Рафаэль һәм Динә Латыйповлар 41 ел бергә инде. Бер гомер бит бу! Әмма аларның күзләре әле дә мәхәббәт белән тулы. «Еллар үтсә дә, үзеңне сөям», — дип җырлаулары хактыр.
Безнең сайтта Динә апа белән зур язма чыккан иде. Укымаган булсагыз, карап алыгыз. Без Рафаэль абый белән дә аралашып алырга булдык.
«Динә холкы буенча сабыр кеше. Тормыш булгач, төрле чак була. Сүзгә дә киләсең, аңлашылмаучанлыклар да барлыкка килә. Әмма без озак сөйләшми тора алмыйбыз. Дүрт дистә дәвамында кулга-кул тотынышып бергә атлагач, бер-беребезне өйрәнеп беткәнбез инде. Аннан соң без тәүлек дәвамында бергә бит. Эштә дә, өйдә дә. Сүзгә килеп алсак та, ничектер тиз арада суынабыз», — ди Рафаэль абый.
Шулай ук җырчы үзенең хатынын да мактады. «Ул һәр ситуациядән чыгу юлын белә. Сабыр һәм тыныч булуы аңа гел ярдәм итә. Тәмле итеп ашын да, камыр ризыгын да пешереп куя. Бергә тәмләп чәйләр эчәбез», — ди ул.
Латыйповлар гаиләсе ике игезәк кыз тәрбияләп үстергән. Кызлары икесе дә әни инде хәзер. «Игезәкләр карау – берьюлы ике бала карау бит инде ул. Әлбәттә, мин Динәгә ярдәм итә идем. Әле ул вакытта кер юу машиналары да юк иде бит. Үз кулларым белән балаларның киемнәрен, биләүләрен дә юа идем. Бу – хатын-кыз эше, ә монысы – ир-атныкы, дип булу дөрес түгел дип уйлыйм. Тормыш бит, ярдәм итәргә кирәк», — ди гаилә башлыгы.
Рафаэль абый кызларын бәләкәй чакларында өшкергән дә әле. Менә бит! Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәмнәрендә Рафаэль абый да, Динә апа да бер-берсенә бүләк бирешәләр. «Бүләк – игътибар бит ул», — дип сүзен тәмамлады җырчы.
Сүз уңаеннан исегезгә төшерик әле: 30 март Тукай ис. филармония залында Динә һәм Рафаэль Латыйповларның концерты булачак. Очрашканга кадәр.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!