Айдар Галимов — “Татар җыры”ның рекордсмены! Килешерсез, ансыз “Татар җыры”н күз алдына да китереп булмый. Быел үткән тантанада ул кече кызы Айгизә белән чыгыш ясады. Алар “Әти кызы” җырын башкарды.
Җырчы белән “Барс медиа” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Камил Гәрәев белән алар инде күптәнге дуслар. Нәкъ менә Камил Мәүлетович Айдар абыйга иң беренче компакт-диск бүләк иткән булган. Сәхнә артында Айдар абый белән аралашып алдык.
– Камил Мәүлетович сюрпризлар ясарга ярата. Якынча утыз ел элек аның миңа Мәскәүдәге концертымда диск бүләк итүе – минем өчен зур сөенеч иде. Хәтерлим, ул аны Швейцариядән алып кайткан иде. Инде ничә еллар үткән, ә без әле һаман да дуслар.
– 25-30 яшьләрдә дуслар саны шактый була. Еллар үтү белән дуслар азаядыр ул?..
– Еллар үткәч, чын дуслар кими. Утыз яшьләрдә дус дип күпләрне, аңламыйча, уйламыйча, күпләргә әйтәбез. Тора-бара тормыш үзе кемнең кем икәнен күрсәтә. Хәзер ике-өч кенә иң кадерле дустым бар. Әйтик, йөз дустан менә ике-өч кеше генә калды.
– 1995 елларда бүгенге көнне татар эстрадасының менә шушы дәрәҗәгә күтәрелүенә ышана идегезме?
– Бу хакта уйлана идем. Үзем дә татар җырының үсешенә өлеш кертергә тырыштым. Әле ун елдан тагы да алга таба атларбыз дип ышанам. Моң саклансын – менә монысы мөһим. Заман белән дә бергә атларга кирәк.
– Яшьләрнең иҗатын тыңлыйсызмы?
– Әлбәттә, кайчакта сокланам, кайвакытта бераз тәнкыйть күзлегеннән дә карыйм. Әмма тәнкыйтьне әйтергә тырышмыйм. Бер мәлне яшьләр юкка чыгып алган иде, хәезр менә шушы бушлыкны юкка чыгарып, талантлы яшьләр иҗат итә, молодцы. Мин дә алардан өйрәнәм, үзем дә эзләнәм әле. Кайчакта дусларча гына киңәш форматында килеп әйтә ала.
– Үзегез татар халык җырларын башкарасызмы?
– Әлбәттә, үзем баянда уйнап, җырлыйм.
– Сезне туйларга чакыралармы? Кыйммәт аласызмы?
– Чакыралар, тик мин еш ризалашмыйм. Акчасына килгәндә, бу нечкәлекләр белән финанслар өчен җавап бирүче директорым шөгыльләнә. Кайбер вакытта: “Бер җыр гына җырлап китсәгез иде…” – диләр. Бер җырчы, биш җырчы – бәясе үзгәрми. Мин бит барыбер үземне, көнемне аларга багышлыйм, планнарымны читкә куям. Тамашачылар кайчак безнең эшне аңлап кына бетермиләр. Артистларның хезмәтен дә кадерләсеннәр иде.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!