233
Лайк 0
Дизлайк 0

Айдар Рәкыйпов концерты: сөтле чәйле, дәү әниле тамаша

Айдар Рәкыйповның концертына барып кайттым. Минемчә, бу концерт бүгенге көнне татар мәдәнияте һәм сәнгате дөньясында үрнәк була алырдайларының берсе.

Әйдәгез татар эстрадасы белән татар мәдәниятен һәм сәнгатен бер-берсеннән аерыйк. Сүз нәкъ менә мәдәният һәм сәнгать турында бара. Программада халык җырлары дәрәҗәсендә булган ретро-җырлар яңгырады. Хәйдәр Бигичев репертуарыннан «Кайту», Бибисара Азаматова, Әлфия Авзалова һәм башка җырчылар репертуарында булган «Сагындым авылымны», Нәзифә Кадыйрова да, Азат Абитов та башкарган «Исеңдәме, иркәм», Салават репертуарыннан «Урсал тау» җырлары яңгырады. Болар икенче блокта булды. Минем кебек нәкъ менә татар моңының тирәнлеген күрсәтә ала торган шушы җырларга мөкиббән китүчеләрнең күңелләре булды инде. Рәхмәт! Укучылар арасында концертка килмәүчеләр бар. Әйе, Айдар шундый җырларны да башкара. Шуңа күрә киләсе концертларга сез дә килегез. «Кайту» җырын, профессор, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева әйтүенчә, бөтен җырчы да башкара алмый. Бу чыннан да шулай, җырларның диапазонын бераз булса да чамалаганнар моны үзләре дә аңлый. Әле Айдарның иҗат юлы зур дип ышанасы килә. Шуңа күрә ул алга таба әле башка халык җырларын да, үзе алынмаган ретро-җырларны да башкарыр. Көтеп калабыз. Бирелгән сәләтне юкка-барга әрәм итеп йөрмәсен. Һәм, әлбәттә, җырчы буларак үзенең төп миссияләренең берсен – тамашачыны тәрбияләү, татар мәдәниятенең, сәнгатенең нигезендә яткан асыл ташларны барлауны онытмасын.

Җырчы күп төрле жанрларда үзен күрсәтергә тиеш инде ул. Айдарның да репертуарында эстрада таләпләренә туры килә торган җырлар бар. Тиз ритмлы җырлар, биетә торган җырлар. Ансыз булмый. Алтын урталык булуы шатландыра.

Сценарийга килгәндә, артист әйткән сүзләр дә урынлы булды. Сценарий авторы – Гүзәл Зиатдинова. Режиссер – Рафил Галимуллин. Яхшы тандем. Программада театраль күренеш тә булды. Актерларның осталыгы сокланырлык булмаса да, тырыштылар бит. Айдарның дәү әниләргә багышланган җыры яңгыраганда, сәхнәдә дәү әни үзе һәм оныклар булды. Уйландырды. Күзләр дымланды. Барыбыз да дәү әниле балачакка кайттык.

Шулай ук шигырь дә укылды. Шигырьнең авторы гына әйтелмәде. Сүз уңаеннан, җырларның авторлары да телгә алынмады. Әмма бу нечкәлекләр концертның дәрәҗәсен төшермәде. Рухи азык алынганда бу нечкәлекләргә бик игътибар да ителми ул. Кимчелекләр һәм уңай яклар исемлеген төзесәң, икенче исемлек беренчесен юк итә дә куя. Кайбер концертларда, киресенчә, кайсы ягы яхшы булды соң әле дип уйланып утырасың. Ә монда алай булмады.

Чакырылган кунаклар

Айдар кунак итеп профессор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны һәм Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновны чакырган.

Зөфәр абый белән Айдар бергә баскетбол уйныйлар икән. «Тавышы бер дигән. Минекенә охшаган. Юк-бар тавышлар популяр булып китә, ә Айдар шушы популярлыкка озак килә. Әмма сәхнәдә аның гомере озын булачак», — диде Хәйретдинов.

Зөфәр Хәйретдинов юмор хисле кеше. Сөйләшкәндә дә сүз артыннан кесәгә керми ул. Легендар «Су буенда учак яна» җырын башкарыр алдыннан да: «Берегез дә белми әле бу җырны», — дип игълан итте. Мин дә, башкалар да хәзер яңа җыр башкарылачак дип көткәндә, барыбызга да таныш булган җыр көе яңгырады. Ничә яшь тә булса да, шушы юмор хисен саклап калуы бик килешә Зөфәр абыйга.

Венера Ганиева исә Айдарны укытучысы буларак мактады. Сүз уңаеннан, Венера Ахатовнага җитмеш бер яшь икән. «Җитмеш плюс бер. Бер дә куркыныч түгел икән. Әле дә менә сезнең каршыгызда басып торуым белән бәхетле мин», — диде Ганиева.

Рәкыйпов бакалавриатны да, магистратураны да тәмамлаган. Аның җырлау манерасында да укыган җырчы булуы сизелә. Лилия Хәмитова бер аралашканда: «Җырчылар мәдәният һәм сәнгать уку йортларының коридорын булса да үтәргә тиеш», — дигән иде, аның сүзләре белән килешәм мин. Белемле җырчы белемле инде ул.

Командага килгәндә, тере уен кораллары булды. Биючеләр дә урынлы биеде. Бу яктан Айдар үзе һәм аның командасы бик җаваплы караган эшкә. Булса, булсын, булмаса, юк дип кенә эшләмәгәннәр.

Сөтле чәй һәм симәнке

Айдарның беренче эше урам себерүче булган икән. Ул Уфада укыганда «дворник» булып эшләгән. Чын авыл егете инде ул. Эш белеп үскән. Шуңа күрәдер дә тамашачыга якын ул. Шәһәребезнең чисталыгы өчен җавап бирүчене (бу хезмәткәрләрнең профессиясен матур итеп языйк әле) тамашачы арасыннан табып, аңа көрәк бүләк итте Айдар.

Шулай ук сиксән яшьтә булучы тамашачылар да йөри икән Айдарның концертларына . Җырчы мын татар әбиләре кебек киенгән, ягъни матур итеп яулыгын бәйләгән бер ханым янына төште дә аңа чәчәк бәйләмен сузды. Шушы ханым Айдарга рәхмәт әйтте. «Радио тыңлаганда җырлавыңны ишеткән идем. Язган булса, концертыңа барам, дидем. Язгач, килдем, мең рәхмәт», — диде әбекәй. Айдарның күңеленә май булып яткандыр бу сүзләр. Киләчәктә эшләргә, тырышырга хисапсыз көч биргәндер.

Айдар сөтле чәй эчәргә, китап укырга һәм симәнке чиертергә ярата икән. Аңа авыл сөтен бүләк иттеләр, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ әфәнде җырчыга китаплар бирде. Шуны язып үтәргә кирәк: Айдарның тамашачысы да итәгатьле.

Күз тимәсен өчен генә…

Айдарны мактадык инде, шулай да берничә кечкенәәә генә кимчелекләрен язып үтәм әле. Гел мактасаң, күз тию бар. Концертта шулай булды да бугай. Без бер төркем кеше утыра идек. «Матур җырлый икән бу, булдыра икән бу», — дип әйтешеп утырдык та, Айдар беренче бүлекнең соңгы ике җырын тулысынча башкара алмады. Һава җитмәдеме, сүзләрен «йотты», кайбер өлешендә җырламыйча басып торды. Шушы ике җыр тиз ритмлы иде. Биеп җырларга тырышты ул. Бәлки, тиз селкенеп, җырларга авыррак булгандыр. Башка концерт барышында мактамаска сүз куештык.

Кимчелекнең беренчесе: концертта карлар турында бер җыр булды, шушы җырдагы бер-ике сүзне аңламадым мин. Менә алар – «карлар яна, карлар яңа…әллә син дә кара». Әллә дөрес ишетмәдем, әллә, чыннан да, шулай җырлый. Аңламадым.

Аннан соң әллә каушаудан Айдар гел диярлек сценарийда язылган сүзләрне сәхнәгә куелган махсус экраннан укыды. Сценарий сүзләрен генә түгел, кайбер җырларда шул экраннан күзен алмады. Ятлап бетерергә вакыты булмаган, күрәсең. Әле күптән түгел генә өйләнде бит. Яшь хатыны белән гел бергә буласы киләдер.