«Авылга, авылга, шәһәрдән таярга”, — дип җырлаган «Эссе»төркемен сез дә хәтерлисездер. Айрат Ильясов белән Нияз Вәлиев ерак 2005 елда нәкъ шушы исем белән сәхнәдә чыгыш ясый башлый.
Әмма 2010 елларда төркем таркала. Айрат Ильясов татар эстрадасында алып баручы ролен үти башлый (ул Татарстанда иң популяр һәм профессиональ алып баручыларның берсе), ә Нияз исә башка җырчыларга аранжировкалар ясый башлый. Әмма бу тарихның азагы түгел. Унбиш еллап үтсә дә, Нияз белән Айрат янәдән дуэт буларак җырларга ниятләгән.
«Куркып булса да, эшләп карарга булдык»
— «Эссе» төркеме таралса да, сез Нияз белән бу еллар дәвамында дус идегезме, аралаша идегезме?
— Нияз белән без сүзгә килеп таралашмадык. Нияз кеше буларак бер дә конфликтка керә торганнардан түгел. Акчаны төгәл бүлә алмыйча аерылышмагач, башка сәбәп буенча бер-беребезгә ачу хисе сакламагач, шушы еллар дәвамында аралашып тордык. Атна саен аралаша идек дип әйтә алмыйм. Яшерен-батырын түгел, елына бер тапкыр гына шалтыратышкан чаклар да булды.
— Бүгенге күзлектән «Эссе» төркеменең иҗатын ничек бәялисез?
— «Эссе»төркеменең җырлары сыйфат, аранжировка якларыннан бүгенге көндә дә актуаль. Димәк, без дөрес юнәлештә эшләгәнбез. Һәм бу безнең генә фикер түгел. Без алга таба да нәкъ шушы стильдә эшләргә планлаштырабыз.
— Киләчәктә үз концертыгызны куярга теләр идегезме?
— Берәр ретро-җырчы белән һәм шулай ук берәр яшь җырчы белән коллаборация булдырып, концерт куярга иде. Әмма ул концерт «мощный»булырга тиеш. Экран, утлар ягыннан мөмкинчелекләр җитәрлек. Үзем дә шул өлкәдә эшләгәч, барысын да беләм. Концертыбызны шоу-программа кебегрәк күрәм.
— «Авылга», «Сиңа кирәк түгел» җырларын хәтерләүчеләр хәзер инде әти-әниләр. Сезне онытмаган тамашачы өчен иҗат итәчәксезме?
— Әйе, алар өчен иҗат итәчәкбез. Килешәм, хәзер күбесе инде әти-әниләр. Ниязга бер мәгълүмат ирештерделәр: ялгышмасам, Чаллыда ир-егетләр лицее булган, һәм шушы уку йортында һәр иртә «Тырыш, улым»җырын яңгыратканнар. Безнең җырларда үскәннәр өчен кабат иҗат итәчәкбез. Һәм, әлбәттә, яңа тамашачыларыбыз да булса, без шат кына булачакбыз.
— Янәдән эшли башлау идеясе кемнеке? Кайчан бу турыда сөйләшә башладыгыз?
— Бу юлы бергә эшли башлау идеясе минеке булды. Нияз артыннан бер ике-өч ай йөрдем, эшләргә кирәк, дидем. Ул башта көлеп кенә карады, тик соңыннан ризалашты. Әмма 2005 елда бергә җырлыйк, дип Нияз тәкъдим иткән иде. Хәзер менә кабат, куркып булса да, эшләп карарга булдык.
— Сезнең инде максатларыгызның күбесе чынга ашкандыр. Сез популяр алып баручы, ир, әти. Матди яктан да сезнең бар да яхшыдыр. Нигә кабаттан җырларга булдыгыз? Без җыр яздырыр өчен генә күпме акча кирәк, диләр.
— Әйе, Аллаһка шөкер Нияз үз өлкәсен тапты, минем дә яратып эшли торган шөгылем бар. Мин, әйтеп китүеңчә, алып баручы. Шулай ук мультимедиа, ягъни концертларда балкыган утлар, акустика, тавыш буенча да эш алып барам. Нияз саунд-продюсер буларак үсте. Әмма кешегә һәрчак ниндидер яңалык кирәк. Адәм баласы гел үсештә булырга тиеш. Дөнья күрмичә, өйдә генә яту миңа туры килми. Безгә «движуха»җитмәгәндер. Ә җырлар яздыруга килгәндә, акча кирәк, әйе. Әле яздыруын яздырырсың, шушы җырны тамашачыга да җиткерергә кирәк бит. Ротацияләр очсыз түгел. Әмма барыбер эшләп карарга кирәк.
— Сез үзегезне акча китерә торган проект буларак күрәсезме?
— Акча эшләү минем өчен беренче урында түгел. Безнең янәдән бергә җырлый башлавыбыз бары тик күңел өчен. Әлбәттә, әгәр дә иҗатыбыз акча да китерсә, тагы да яхшырак булыр. Бәлки, мәҗлесләргә чакыра башларлар, мәсәлән. Тик кабатлап әйтәм: бу бик мөһим түгел.
— Кайбер җырчылар шоу-бизнесны сүгә, икейөзлелек бар, ди.
— Бөтен артистта та бер төрле түгел. Кем белән эшләвеңә карап сүз йөртеп буладыр. Начар милләт булмый, ә менә начар кешеләр була, диләрме әле. Монда да шул ук хәл. Артистлар арасында да бик яхшы кешеләр бар!
— «Эссе» төркеме таркалгач, аерым җырчы буларак үсәргә теләмәдегезме?
— Үземне аерым артист буларак күрмәгәнмендер. Мин-минлегем юк, ә менә ялкаулыгым бар. Артист булу кырыйдан гына караганда җиңел кебек. Нияз белән эшләү миңа рәхәт, без бер-беребезнең учагына утын сала беләбез.
— Сез үзегезнең җырчы буларак сәләтегезне ничек бәялисез?
— Уртача гына бәяли алам. Идеаль матур тавышлы җырчы дип әйтә алмыйм үзем турында. Әмма җырчы бит ул тавышы белән генә бәяләнми. Критерийлар җитәрлек. Шулай ук мин үземне бер сәләтсез җырчылар рәтенә дә кертмим.
— Әгәр дә тагы да популярлашып китә алмасагыз, максатыгызга ирешмәсәгез?..
— Ник эшләп карамадык икән, дигән үкенеч булмаячак. Монысы мөһимрәк. Киләчәк күрсәтер әле.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!