«Татар җыры» фестиваленә әзерлек башланды. Без сезне фестивальнең лауреатлары белән таныштыруны башлыйбыз. Бүген безнең кунагыбыз – Татарстанның атказанган артисты Альберт Вәлиуллин.
— Альберт, чәчләрең агарып киткән сыман. Соңгы очрашуыбызда болай ук түгел иде кебек.
— Туганнарым арасында чәчләре иртә агара башлаган ир-атлар бар. Әтиемнең энекәшенең чәчләре армия сафларыннан кайткан чакта ук агара башлаган, диләр. Агарса, агара инде. Агарган дип, салонга барып, чәч буяту миңа килешми. Кайбер кеше, чәче агарса, картаюдан курка башлый. Минемчә, чәч агару картаю галәмәте түгел ул. Кырык яшьнең теге ягына чыксам да, дәрт-дәрман яшьләрнекеннән бер дә калышмый.
— Шулай да сез артист бит. Ә сәхнә матурлыкны ярата.
— Әгәр дә җитешсезлек бар икән, үз эшенең осталары белән аны юкка чыгарып була. Командада, әйтик, оста стилистлар, чәчтарашлар эшләсә, бар да була. Сәхнә таләпчән булырга тиеш. Шул ук вакытта сәхәдән матур күренәм дип, артыгын кыланырга кирәкми. Табигый матурлыкны брәрсә дә алмаштыра алмый.
— Шулай да хәзер төрле пластик операцияләр, инъекцияләр ярдәмендә хатын-кызлар үзләрен тагы да матурлатырга тырыша. Сез моңа ничек карыйсыз?
— Һәрнәрсәдә чама булырга тиеш. Мин дә колакларымны хирурглар ярдәмендә «рәткә» китердем. Хатынымның исә пычак астына ятканы юк, аның бу хакта сүз дә кузгатканы булмады. Аңа Аллаһ үз матурлагын биргән, һәм мин аны шушы матурлыгы өчен яраттым да.
— Шулай да бер кайтып: «Күкрәкләр ясатам әле», — дисә?..
— Сөйләшергә кирәк. Иң мөһиме – зыяны булмасын. Теләге булса, каршы килмәячәкмен.
— Сез Салават абыйның «Ялгыз хатын» җырын үз репертуарыгызга алдыгыз. Ник?
— Ә нигә җырламаска? Мин еш кына бер 20-30 ел элек язылган, башкарылган җырларны тыңлыйм. Аларның җаны бар, сүзләрендә – мәгънә, көйләрендә моң ята. Бүген дә язалар, әмма кайбер яңа җырларның сүзләрен укып карыйм да, җырның нәрсә турында булганын аңлый алмыйм. Шуңа күрә мин ретро-җырларның кабат сәхнәдә яңгыравында бернинди каршылык күрмим. Бары тик шушы җырны беренче булып башкарган кешедән рөхсәт сорау, аның хәер-фатихасын алу кирәк. Рәсми як та мөһим, әмма сөйләшеп аңлашу кешечә була.
— Сез концертларда бу җырны башкарыр алдыннан Салават абыйны телгә аласызмы?
— Яшь буын, минем тамашачым «Ялгыз хатын» җырын Салават Фәтхетдинов җырлаганын белсен, дип, әлбәттә, концертларымда мин бу хакта телгә алам. Һәм ретро-җырларны гына түгел, халык җырларын да онытмаска кирәк. Менә син: «Чәчең агарган», — дисең бит, акыл тагы да арта, дигән сүз ул. Таһир Якупов иҗатына, аның тормыш юлына игътибар бирәм. Тормыш юлы җиңелләрдән булмаган…Ә җырлары – хазинә инде. Мин «Олы юлның тузаны» җырын баянга кушылып кына җырлыйм. Микрофон кирәк инде ул, әмма баянга кушылып кына җырлау тамырларга кайтара.
— Мәгънә, моң кая киткән соң? Ник «көчле» җырлар юк дәрәҗәсендә? Тормышның агымы башкамы?
— Яхшы текстлар бар, аларны эзләп таба гына белергә кирәк. Вазыйх абый Фатыйхов, Гөлүсә Батталова һәм башкалар…Кемдер бәлки мәгънәгә бик игътибар да биреп тормыйдыр. Һәр җырчының үз тамашачысы бар бит. Әмма мин җырның сүзләрен тикшерәм, кат-кат укыйм. Тамашачым да, мин үзем дә сүзләр һәм көй ягыннан камил булган җырлар яклы. «Шырдый-бырдый» җырлар болай да җитәрлек.
— Сезнең репертуарда «шырдый-бырдый»лар юкмы? Сез төрле мәҗлесләрдә бик чыгыш ясамыйсыз кебек?
— «Шырдый-бырдый» җырлар сайлаучы артист кына банкетларда эшли, дигән сүз түгел. «Күзләреңдә сөю күрдем» җыры, мәсәлән, туйларга бик туры килә. Мине чакыралар, мин генә банкетларга йөрүче җырчы түгел. Үз вакытында, ягъни студент чакта күп йөрелде, җитте.
— Ни өчен банкетларда җырламыйсыз? Сез үзегез турында шундый югары фикердәме?
— Юк, мәҗлесләрдә чыгыш ясамавым дәрәҗәм белән берничек тә бәйле түгел. Таныш-белешләрне котлап кайта алам. Әмма мин банкетларда чыгыш ясап, акча эшләүче артист түгел. Мин еш кына бу хакта башка интервьюларда да әйтеп үтәм: «Сәхнә – минем өчен рухи яктан баю». Кайчандыр чынга ашмаган хыялым артыннан килдем, дисәм дә дөрес булыр. Сәхнә мине башка дөньяга алып китә, ул дөньяда мин ял итәм, анда тормыш мәшәкатьләре, акча санау юк. Бәлки, минем җырлавым барысының да күңеленә ятмыйдыр, әмма да ләкин үз тамашачым бар. Мин аларга форсаттан файдаланып үз рәхмәтемне белдерәм.
— Хыялыгыз чынга ашкан, дип әйтергә була. Туктарга уйламыйсызмы?
— Дәвам итәргә уйлыйм әле. Тамашачы да иҗатымны кабул итә бит, җырларымны көтеп ала. Паравоз кебек алга таба барырга исәп. Ихтыяҗ кына булсын. Артист тамашачыга кирәк булмаса, аның иҗат итәргә дәрт-дәрманы бетә. Кризис, диләр бит, ә иҗат кешесенә төшенкелектән арыну икеләтә кыен.
— Төшенкелеккә бирелми генә яшәмисездер?
— Кабаттан сәхнәгә чыгар алдыннан кирәк микән, юк микән дип өч ел дәвамында уйландым. Шушы уйлар белән уяна идем һәм нәкъ шушы уйлар белән йокыга тала идем. Гаиләм дә бар бит. Хатыным белән киңәшләшә идем, уй-фикерләрем белән уртаклаша идем. Сәхнәдә иҗат итә башлавыма мин бик җитди карадым. Хәзер дә шушы җаваплылыкны сизәм. Кайбер кеше мине тиз арада танылды дип уйларга мөмкин, әмма бу бер дә алай түгел. Уйлануларым башымда кайнап чыгып, суынгач, билгеле бер стратегия барлыкка килгәч кенә, сәхнәдә Альберт Вәлиуллин исемле җырчы барлыкка килде.
— Дулкын булып килеп кердегез бугай шул.
— Мин өч ел элек Казанда беренче концертымны да әкрен генә, куркып кына куйган идем. Ихтыяҗ булмас дип курыктып. Һәм мин тамашачыга иҗатымның кирәк булмаячагына әзер идем хәтта. Егерме ел элек кире кактылар ич мине, бу юлы да шулай булуы ихтимал дип уйлый идем.
— Егерме ел элек танылып китә алмавыгызы ничек кабул иткән идегез?
— Бу тормышта һәр кешенең үз – урыны, һәм һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Әйдә уйлап алыйк әле, менә мин бүген азмы-купме популяр артист, диик. Егерме ел элек популяр булып киткән артистларның күбесе хәзер сәхнәдә күренми. Күрәсең, ул чорда аларның сәхнәдә балкыр чаклары булган, ә миңа алга таба башка юнәлештә үсәргә язган. Шөкер, мин үземне бизнес юнәлешендә таптым. Әмма никадәр уңышлы, абруйлы бизнесмен булсам да, иҗат, җыр минем күңелемдә беркайчан да сүнмәде.
— Сез, үзегез әйтеп үткәнчә, уңышлы бизнесмен. Нәфесегезне тыя алмаганга үзегезне тәнкыйтьләгән чакларыгыз буламы?
— Кара: мин ун ел дәвамында бер машинада йөрим. Яхшы япон машинасы. Теләгем булса, мин машинаны ел саен алмаштыра алам. Йөри бит, нигә тияргә аңа?! Миңа, гомумән алганда, акча күп кирәк түгел. Гадәттә, мин акчаны проектларга тыгам. Алга таба атлар өчен кешенең хыялы, максаты булырга тиеш. Мин холкым буенча акчаны капчыклап өйдә саклап ята торган кеше түгел. Инвестиция яклы мин.
— Киемнең сыйфатлысын сайлыйсызмы?
— Киенергә яратам инде мин. Иҗатка килгәндә, бу яктан мин үземә бик таләпчән. Яшермим, гардеробымда кыйммәтле киемнәр бар.
— Мәсәлән, бүген киеп килгән аяк киемегез ничә сум тора?
— Мин бу аяк киемемне ташлама белән 50-60 меңгә алган идем. Мактануым түгел бу. Син сорадың – мин җавап бирдем. Бер-ике меңгә алган идем, дип алдалап утырасым килми. Мин эстрадага килеп баемадым, киресенчә, җырчы булыр өчен башта баедым.
— Ай-һай татарча матур сөйләшәсез. Телегез тагы да камилләшкән.
— Татар җырчысы татарча сөйләшергә тиеш. Артист үз өстендә гел эшләп торса гына, дәрәҗәгә ирешә ала. Татарча яхшы сөйләшкән дусларым, танышларым белән күрешсәм, мин һәрвакыт аларга: «Татарча аралашыйк», — дим. Китап укып, телемне тагы да шомарту миңа туры килми. Мин кемнеңдер татарча сөйләшүен тыңлап, үземә яңа сүзләр, яңа сүзтезмәләр табам.
— Быел сезне «Татар җыры» сәхнәсендә кабат күрәчәкбез.
— «Татар җыры» фестивалендә өченче тапкыр катнашам. Тамашачы хәзер бик акыллы: ул сыйфатны таный белә, тере тавышны кадерли. «Татар җыры» сыйфат ягыннан алдынгылыкны бирми. Костюмнар, биюләр, сценарий, дисеңме… Мин үз-үземә таләпчән булгач, проектларга, концертларга җаваплы караучыларны хөрмәт итәм. Булыр әле, димиләр, тырышып эшлиләр. Ел нәтиҗәсе, диләр бит. «Татар җыры»нда катнашкач, алга таба тагы да иҗат итәргә көч, дәрт барлыкка килә.
— Соңгы соравым. Әтиегез сезнең сәхнәдә балкуыгызны күрмәде. Ул исән булса, ни дияр иде микән?
— Сөенер иде дип уйлыйм. «Молодец», — дияр иде. Ә башкача мөмкин дә түгел, һәр ата-ана үз баласына яхшылык кына тели. Мин дә үз улым өчен җан атып йөрим. Әтиемнең безнең арадан китүенә тиздән беренче сентябрь көнне 35 ел булачак. Мин эчкерсез итеп иҗат итәм. «Кайф», рәхәтлек алам. Әле шуңа өстәп җырларым тамашачыга да яшәү көче, өмет чаткысы, мәхәббәткә ышану хисе бирсә, миннән дә бәхетле артист булмас. Иҗатым тамашачага кирәк икән, димәк, барысы да юкка түгел.
В выбранном периоде нет никаких событий
КАЗАНЬ · Концертный зал им. И.Шакирова (МВЦ КАЗАНЬ ЭКСПО) · 19 ДЕКАБРЯ 17:00
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!