27
Лайк 0
Дизлайк 0

Алия Төхвәтуллина беренче тапкыр «Татар җыры»нда

“Татар җыры” сәхнәсендә тәүге тапкыр Алия Төхвәтуллина чыгыш ясады. Алия үз тамашачысын булдырып килүче җырчы. Ул иҗат юлын Ришат Төхвәтуллин төркемендә башлаган иде. 10-11 еллар элек Ришат төркемендә Фәридә Газзалова, Гөлсирин Абдуллина кебек җырчылар да бар иде. Әйтергә кирәк, Ришат үзенең төркемендә булган һәр артистка эстрадада үз урынын булдыруда ярдәм иткән җырчы.

Билгеле булганча, Алия Ришатның хатыны да. Алия үзе инде күптәннән аерым проект буларак үсәргә хыялланган икән. Шушы максатларына ирешүдә Ришат аңа ярдәм итә.

“Алия сәхнәдә булганда, үзем җырлауга караганда, тагы да ныграк борчылам. Яхшы гына җырлап чыксын, каушамасын, дим. Әкрен генә, үз дәрәҗәсен югалтмыйча, тамашачысын булдырсын иде”, — ди ул.

Шулай ук Ришат сүзләренчә, хәзер танылу өчен тавыш белән талант кына җитми. Аның фикеренчә, видеолар төшерү, социаль челтәрләр алып бару да кирәк. “Артистның хәл алырга да вакыты юк хәзер. Элегрәк елына бер-ике җыр иҗат итсәң, шушы җырлар белән ел әйләнәсе гастрольләр дә йөреп була иде. Хәзер исә җырдан тыш та, тамашачылар белән гел элемтәдә булырга кирәк”, — дип сөйләде җырчы.

Алия, чыннан да, өметле җырчы. Өстәвенә ярдәм итеп, киңәш биреп торырлык Ришат та булгач, максатларына һичшиксез ирешерләр кебек тоела. Ришат исә бу өлкәдә акула кебек, килешерсез.