1104
Лайк 0
Дизлайк 0

Азат Фазлыев концерты: ихлас монологлар һәм балалар белән горурлану хисе

Азат Фазлыев Казанда үз концертын куйды. Тамашадан сезгә репортаж тәкъдим итәбез.

Концерт башланганчы ук сәхнә бизәлешенә игътибар иттем. Күп тә түгел, әз дә түгел. Һәр нәрсәдә алтын урталыкны табу әйбәт инде ул. Азат белән Алсу Фазлыевларны, гадәттә, дуэт буларак кабул итәләр. Азат дигәч, Алсу күз алдына килә, һәм, киресенчә, Алсу дигәч – Азат. Ә бу концертның афишансыннан концертта төп рольдә нәкъ Азат булуы аңлашыла иде. Алсу исә чакырылган артист ролендә иде.

Азатның ничек җырлавын, сәләтле артист булуын язып тору кирәкмидер дә. Тамашачысы бу хакта болай да белә. Мин концертта яңгыраган монологларга тукталырга телим. Миңа ул монологларның ихласлыгы ошады. Әлбәттә, ул сүзләр алдан ук сценарийга туры китерелеп махсус язылган, ятланган иде. Әмма алар Азатка туры килеп тора. Күрәсең, концертның режиссеры Марсель Мәхмүтов Азатның тамашачыга ни әйтергә теләвен белгән. Монологлар менә шулай әйтсәм, тамашачыга ошар, дип язылмаган. Берничә монологка аерым тукталыйк.

Энергиясе ташып торган Азат

“Бүгенге концерттан һәрберегез бер еллык энергия алып кайтырга тиеш. Өегездә шушы концертка килмичә калганнарга да җитсен. Минем йөрәк ялкынын су сибет тә сүндереп булмый. Сүндерәсе дә түгел. Сез дә минем белән яныгыз”, — дип сөйләде Азат.

Җырчының энергиясе, чыннан да, бер меңлек залга җитәрлек. Татар эстрадасында тирләп-пешер җырлаучы Филүс Каһиров кына бардыр, дигән идем мин. Азат та шундыйлар рәтендә икән.  Азат та шыр тир була. Ихласлык – бу. Бирелеп җырлау, диик инде.

Әгәр дә эшеңне яратып башкарсаң, шушы хезмәт синең үзеңә дә икеләтә энергия, өчләтә уңай эмоцияләр бирә. Азат белән дә шулай. Тамашачы каршында басып торганда ул үзе кайф ала. Арымый, энергия туплый кебек.

Азаттан гаилә кагыйдәләре

Азат белән Алсу унсигез ел ир белән хатын статусында. Балигъ булу яше – бу. Әле барысы да алда булуын аңлый торган вакыт. Шулай ук тормышка караш та формалашкан була бу яшьтә. Фазлыевларда да шулайдыр. Алар өч бала тәрбияли (балаларына соңрак тукталырмын). 

Алсу Фазлыева да сәхнәгә чыкты, шулай ук дуэт җырлар да яңгырады. Азат хатынын бизнес-вумен, үрнәк булырдай әни һәм сөекле тормыш иптәше, дип тамашачыга тәкъдим итте. Алсу Азат артында тыл кебек тора. Концертта күп җырламаса да, бу тамашага әзерләнгәндә ул да күп көч куйган.

Тагын бер монологында Азат гаилә кагыйдәләрен дә телгә алды. Аның сүзләренчә, хатын-кызларны аңларга кирәк түгел, аларны бары тик яратырга кирәк. Шулай ук җырчы көнләшү темасына да тукталды. “Башкаларның ничек яшәгәнен карарга яратабыз…Элек менә андый мөмкинлек булмаган. Шуңа күрәдер бәлки элек барысы да ничектер тынычрак, бәхетлерәк булган. Бар нәрсә дә көнләшүдән барлыкка килә. Көнләшүгә вакытыгызны әрәм итмәгез…үз тормышыгызга вакыт калсын”, — дип сөйләде ул.

Азатның мин ишетмәгән бер җыры бар икән. “Безнең сөю бер җыр булып дәшеп торсын”, — дип җырлады ул. Матур сүзләр! Шушы җыр дәвамында Елизавета исемле биюче кыз ялан аяк килеш сәхнәгә чыкты. Азат шушы номер аша бию сәнгатенең дә кечкенә бер спектакль була алуын күрсәтте. Гадәттә, сәхнәдә артист булганда, биюгә бик игътибар итмиләр бит инде. Шәхсән мин бу чыгыш дәвамында Азатның җырлавын тыңладым гына. Ә күзләрем Елизаветада булды. Биюче кыз мәхәббәт хисен җанландыра алды. Ул бәргәләнде, сугылды, язмышның төрле сынаулары аша үтте, ләкин ап-ак килеш, саф килеш кала бирде. Мәхәббәт тә шулай бит, килешерсез. Афәрин.

Артистлар бераз гына вампир инде алар…

Азат сәхнәдә яши. Әле дә ярый җыр өлкәсен сайлаган. Популярлаша алмаган чакларда, танылыр өчен, акча кирәк дип уйланган чакларда да сәләтенә тугры калган. “Сәхнәдә хисләр белән яшим. Бу хисләр сезгә дә таныш. Шушы хисләрне сезнең күзләрегездән тартып алам”, — диде ул.

Азат үз тамашачысы белән бер дулкында. Хисләр, чыннан да, бөтенебездә дә бер инде ул. Сездә дә, миндә дә шул ук бер хис. Җыр тыңлап, моңланабыз, елап алабыз, шатлыклы мизгелләрне искә алабыз.

Аннан соң  менә нәрсәгә игътибар иттем: Азатның репертуарында бары тик үз җырлары гына. Бу мактауга лаек. Башкаларның җырларын башкару модага кереп китте бит хәзер. Мәңгеләштерәбез, киләсе буынга тапшырабыз, дисәләр дә, үз җырыңны табу, аны яздыру һәм тамашачыга тәкъдим итү – катлаулырак юл.

Татар халык җырлары да программада юк иде. Бу да репертуар тупланган булу белән бәйледер. Шулай да киләсе сезоннарда мин Азаттан берәр халык җырын көтәм әле. Мөмкинлеге бар бит. 2025 елның язында ул “Татар җыры” фестивалендә Идрис Газиев, Альберт Вәлиуллин белән бергә “Әллүки”не сузган иде. Бу – тамашачы буларак фикерем.

Күз яшен күрсәтү ирсезлек билгесе түгел

Фазлыевларның балалары да сәхнәгә чыкты. Уртанчы уллары Ильяс шулай ук монолог сөйләде. Аңа 12 яшь, ул “Апуш” театр студиясенә йөри. Ильясның чыгышы “стенд-ап” форматында булды. Ул уртанчы балалар турында сөйләде. Татарча камил сөйләшә!

Өлкән уллары Аяз бал биюләре белән шөгыльләнә. Ул партнеры Екатерина белән бию башкарды. Шушы биюдән соң Ильяс та, парның кечкенә кызлары Зифа да сәхнәгә чыкты. Азатның күзләрендә горурлык хисе балкыды. Сәхнә артында исә балалары өчен горурланып Алсу басып торды. Әни булгач, мин Алсуның күзләреннән үк балалары белән горурлануын таныдым.

Азат шулай ук балачагын да искә алды. “Ә бит кайчан гына үзебез дә бала идек…”, — диде ул. Җырчы балачагы белән бәйле хатирәләрне искә алды: әни кочагында табылган тынычлык, тәмле икмәк исе, кәгазьдән ясалган очкыч…кызганыч, бу исемле “соңгы тапкыр әнине кочу” пункты белән тәмамланды. Белүебезчә, Азатның әнисе Зөлфирә апа 2019 елда яман шеш белән көрәшүдән соң вафат булды. Тамашаның бу урыны сентименталь иде.

Азат үзе дә: “Шулай күңелләрне җебетеп, күзләрне юешләтеп алырга да кирәк…ансыз булмый…” – диде.

Концерт – җанлы бер спектакль инде ул. Әйе, сценарий да, программа да бар. Әмма хисләрне, эмоцияләрне “бикләргә” кирәкми. Минемчә, Азат Фазлыевны тамашачы да нәкъ менә шушы ихласлыгы өчен якын итәдер. Журналистларны тикшерәләр, тырнак астыннан пычрак эзлиләр, дияргә яраталар бит. Әйе, концертны дикъкат белән күзәтсәм дә, кимчелек күрмәдем. Чөнки концертта ихласлык хөкем сөрде. Алга таба да уңышлар телим. Начало формы