Кеше һәрвакыт яңалыкка омтыла. Сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә дә яңалыкларсыз булмый. Һәр артист үз тамашачысына башка төрлерәк җыр тәкъдим итәргә, я концерт программасына төрле үзгәрешләр кертергә тырыша. Бу – тамашачыны тагы да кызыксындырыр һәм җәлеп итәр өчен эшләнә.
“Барс медиа” компаниясе дә бер урында гына тормый. Болай да проектлар ягыннан ким куймаган компания 2025-2026 елгы сезонда тамашачысы хозурына яңа “Бер сәхнә” проектын тәкъдим итте. Бүген без “Бер сәхнә” проекты турында бәйнә-бәйнә сөйләргә әзер.
Физика кануннарына күз салсак, гадиләштереп әйткәндә, бер-берсенә охшамаган матдәләр һәрвакыт бер-берсенә тартыла. “Бер сәхнә” проекты кысаларында тупланган командадагы җырчылар шулай ук бер-берсенә охшамаганнар, ләкин алар бер-берсен тулыландырып тора. Алар – Рөстәм Асадуллин, Чулпан Юсупова, Айдар Рәкыйпов, Рәфис Кәлимуллин, Рәдиф Зарипов, Ләйлә Галиева. Бу алты җырчының һәрберсенең дә үз тамашачысы, үз карашы һәм үз репертуары бар. Бер концерт дәвамында нәкъ менә шушы алты җырчының концертында булган кебек хис итәчәксез үзегезне.
Алга китебрәк әйтим әле, язманың ахырында татар җырына мөкиббән китүчеләр өчен “татлы” яңалык бар, шуңа күрә язманы укып бетерергә тырышыгыз.
Проектка чакырылган җырчылар белән таныштырып үтик әле.
Рөстәм Асадуллин
Рөстәм Асадуллин белән таныштырыйк. Ул да бу проект составында. Рөстәм гаиләсе белән Чаллыда яши, әлегә алар Казанга күчәргә планлаштырмый. Соңгы бер ике елда популяршып китсә дә, Рөстәм инде күптәннән иҗат итә. Аның нәкъ менә хәзер танылып китүе өметләнергә, хыялланырга беркайчан да соң булмавы турында сөйлидер. Вакытында ул Булат Нигъмәтуллинга җыр язып биргән. Сез ул җырны беләсез! “Онытма гына мин сагынам, мин сине һаман да яратам”, — дип җырлана ул җирдә. “Шушы җыр язылгач, мин аны үзем дә башкара алганмындыр инде, ләкин мине ул вакытта тамашачы белми иде. Ә минем җырны танытасым килде, шуңа Булатка бирдем”, — дип сөйләгән иде берсендә Рөстәм.
Әмма Рөстәм хәзер үзе дә популяр! Җырчы сәхнәдә кыска вакыт дәвамында үз образын булдырды. Бу – талант һәм Аллаһ билгеләгән вакыт. Әгәр дә Рөстәм сәхнәдә үз-үзен тотышын уйлап чыгарган булса, махсус башкалардан аерылып торырлык итеп хәрәкәтләнсә, кылана, дияр идек. Әмма бу – аның үзенең халәте. Ул үзе дә бик еш кына интервьюларда шулай ди.
Мин берсендә аннан хатыныгыз белән талашканда яки, киресенчә, матур сүзләр әйткәндә, шулай ук селкенәсезме дип сораган идем. Ул: “Юк, мин аның белән булганда башка төрле селкенәм”, — дигән иде. Быел аларның бергә гомер итүләренә ун ел була, сүз уңаеннан. Алар өч малай тәрбияли. Әле ул кабат әти булырга теләр иде. Димәк, яңалыклар көтәбез.
Чулпан Юсупова
Татар эстрадасында йодрык тотып җырлаган бер артист бар. Ул – Чулпан Юсупова. Барда якларыннан ул. Усал инде, туры сүзле. Вакытында аны татар дөньясының легендасы Әлфия Авзалова белән чагыштыралар иде. Әмма ул хәзер, еллар үткәч, үзенең йөзе барлыгын дәлилләде инде. Ул да “Бер сәхнә” проектында катнаша.
Чулпан сүзләренчә, бу проект бик үзенчәлекле, чөнки һәрбер артист үзен күрсәтә ала. “Җыелма концертларда ике җыр белән генә иҗатны чагылдырып булмый, ә биш җыр башкаргач, тамашачы иҗатың белән якынрак таныша”, — ди ул.
Соңгы арада Чулпанның тормышында сынаулар да булды. Аның бертуган сеңлесе яман шеш белән көрәшә, туганнан туган абыйсы бакыйлыкка күчте, шулай ук якын дусты да үлде. Шулай да Чулпан, хезмәтенә тугры калып, иҗат итүен дәвам итә. Ул ике малай әнисе. Ә онытып торам, Татарстанның атказанган артисты да әле ул. Репертуарына килгәндә, баштарак ул урта буын тамашачысы өчен иҗат итсә, хәзер исә 25 яшьлек тамашачыларны да җәлеп итәргә тырыша.
Айдар Рәкыйпов
Айдар Рәкыйпов 2020 елларда бик популяр иде. Әмма соңыннан, продюсеры белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу сәбәпле, ул зәңгәр экраннардан югалып торды, концертларда бик еш катнашмады. Көч җыеп алуы булгандыр, чөнки хәзер ул җиң сызганып эшләргә әзер кебек. Айдар өйләнде – аның хатыны элегрәк маникюр ясау буенча мастер иде (мин үзем аңа йөри идем). Хәзер исә ул фотога төшерү белән шөгыльләнә дип беләм.
Айдар да бу проектта катнаша. Бу концерт аның өчен бик яхшы мөмкинлек. Аны бераз оныткан тамашачыга үзен искә төшерә алачак ул. “Сылукай” кебек популяр җырларын башкарыр дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, тиздән үзенең концерты да көтелә. Бер 6-7 ел элек Айдарның грим бүлмәсендә татар халык җырын башкарганын хәтерлим. Ул шулай сәхнәгә чыгарга әзерлә иде. Вәт тавыш, дигән идем шулчак. Айдар, югалма инде син, яме.
Ләйлә Галиева
Ләйлә Галиеваның популярлашып китәр чагы җиткән. Күпләр аның “Каенкаем, дускаем” җырын ишетеп булса да беләдер. Ләйләнең танылуын күпләр җырчы Рөстәм Галиевтан аерылуы белән бәйли. Бәлки, ул, чыннан да, аерылып, чишелмәгән мәсьәләләрдән арынгандыр. Шулай да Ләйлә әле алга таба кияүгә чыгарга теләвен дә әйткән иде. Монысын киләчәк күрсәтер инде.
Ләйлә ике кызы белән Уфада яши. Татарстан буенча гастрольләргә йөри башлаган дип беләм. Сүз уңаеннан, аның командасында элегрәк Вадим Захаровта эшләгән саксафончы Айрат Закиров та эшли. Ләйлә сүзләренчә, Айрат аның командасының “изюминкасы”.
Ләйләне күбрәк 30-45 яшьтәге хатын-кызлар тыңлыйдыр. Мактыйм әле: аерылгач, ул елап-бетеп, “аерылдым, бетте, үлдем” дигән сүзле җыр яздырмады. Шушы җыр белән тамашачысына: “Бар да ок”, — дип әйтә кебек. Күңеленең төрле чагы бардыр инде, аерылуны кичкән кешеләр генә аңлар хәлен. Шулай да мең кат сөйләмәде, журналистларның да сорауларына артык эмоцияләргә бирелмичә генә җавап бирде. Бер пар бар бит татар эстрадасында – инде аерылганнарына ярты гомер узды, һаман чәйнәшәләр, Төркия сериалындагы кебек. Молодец, Ләйлә!
Рәдиф Зарипов
Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зариповны сайлап оештыручылар бик дөрес эшләгәннәр. Яшь кызларны җәлеп итәр өчен менә дигән ысул. Бер концертта күргән идем: Рәдиф җырлаганда, кияүдә булмаганнарның күзләре йолт-йолт итә башлый. Озын буе, көр тавышы белән ул кызларны үзенә гашыйк итә.
Рәдиф белән якыннан таныш түгел мин, аралашканым юк. Шуңа күрә артык сүз дә яза алмыйм. Шәхси концертына да барганым юк, шуңа да бу проект кысаларында аның чыгышын дикъкат белән караячакмын. Шушы биш-алты җырын тыңлап, алга таба үзенең концертына барырга кирәкме-юкмы икәнен дә ачыклап булыр.
Рәфис Кәлимуллин
Рәфис энергиясе әле дә ташып торган җырчы. Ул сәхнәгә чыккач, гадәттә, тик утырып булмый. Моңы бик юк инде аның, ул моны үзе дә яшермичә әйтә. Әмма ул үз тамашачысын тапкан. Кеше буларак та, Рәфис һәрвакыт диярлек күтәренке кәефтә. Кайчан шалтыратсаң да, елмаеп җавап бирә ул. Ул өйләнгән, бер кызы бар.
Соңгы арада ретро-җырларны яңарта дип беләм. Мәсәлән, “Япь-яшь чаклар бар иде”, “Биеп кал” һәм башкалар. Яңарту әйбәт инде ул, шулай да Рәфиснең үз җырлары да күбрәк булсын иде. Еллар үткәч, яшь җырчылар, киресенчә, аның җырын яңартып яздырсын иде.
Менә шушы алты җырчы. Бу проект кысаларында алтысы да тамашачыга иҗатларының нинди булуын, репертуарларында нинди җырлар керүен күрсәтә алачаклар. Бер кичә дәвамында алты “сольный” концерт карый алачаксыз. Иң татлысы ахырда, дигән идем бит. Менә язам: баянга кушылып, татар халык җырын да башкару программага кертелгән. Төгәл кайсы җырчының башкаруын әйтмим, килгәч, күрерсез. Очрашканга кадәр!
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!