Казанда гөрләп «Бер сәхнә» проекты узды. Тамашачы бер кич дәвамында алты җырчының мини-концертын карый алды. Тамашаның иң кызыклы мизгелләре безнең репортажда.
Проектта бу сезонда алты җырчы катнашты – Ләйлә Галиева, Чулпан Юсупова, Рөстәм Асадуллин, Рәдиф Зарипов, Айдар Рәкыйпов һәм Рәфис Кәлимуллин. Алар алтысы да алты төрле. Проект шуның белән кызыклы да. “Бер сәхнә” проекты яңа туган сабый кебек. Ул әле беренче адымнарын гына ясый. Бу – Казандагы беренче концерт.
Серле Рәдиф Зарипов
Беренче булып сәхнәгә Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов чыкты. Ул шәхси тормышына кагылышлы сорауларга, гомумән, җавап бирми икән. Аерылдыңмы – ләм-мим, Казанга гаиләң белән күчтеңме – тынлык. Белүебезчә, ул популяр алып баручы Земфира Байдулдинага өйләнгән иде. Аларның яшь аермалары тугыз ел, ялгышмасам. Земфира әле дә Башкортстанда яши, ә Рәдиф үзенең Казанда яшәвен яшерми. Боларны исәпкә алып, журналистларның күбесе Рәдифнең аерылуын телгә алган иде. Иң кызыгы шунда ки, Рәдиф аерылу турындагы сорауга юк, дип тә җавап бирми. Ни генә булмасын, хәерлесе белән. Бәлки, җырчы бераз вакыт үткәч, шәхси тормышы турында да сөйләргә җөрьәт итәр әле.
Тамашачы Рәдифнең җырларын яхшы кабул итте. Аның харизмасы һәм мәхәббәт турындагы җырлары бер-берсенә туры килеп тора. Ул әниләр һәм, әйтик, туган як турында җырлап та тормас инде. “Язгы чәчкәм”, “төшләремә кергәлә әле”, чөнки “синсез яшәп булмый”, — дип җырлый Рәдиф. Җыр темалары бер булгач, композиция исемнәре истә калмый. Әйе, Рәдифнең мәхәббәт турындагы җыры инде бу, дип кенә әйтерлек.
Моңаймаучы Ләйлә Галиева
Алга таба сәхнәгә Ләйлә Галиева чыкты. Ләйләнең миннән: “Син җырларымны тыңлыйсыңмы, иҗатым ничек сиңа?” – дип сорагач, бераз югалып калдым. Димәк, җырчыга тамашачы фикере мөһим. Ләйлә, гомумән, аралашучан кеше. Аның чыгышына әзерләнүе дә мактауга лаек. Сәхнә артында “быты-быты” сөйләшми икән ул. Киресенчә, Ләйлә ял итә, тавышны җайлый торган төрле махсус күнегүләр эшли. Ул да башка артистлар кебек биш җыр башкарды. Бишесе дә тиз ритмлы иде. Моң-зарларга бирелеп, сузып җырлыйсы килмидер. Аерылганнан соң да типтереп яшәп була, дигәндер. Сүз уңаеннан язып үтим әле, ап-ак биттә саклансын – Ләйләнең аерылуы турында соңгы тапкыр зурлап телгә алуым бу. Үтте-китте, алга таба атлыйбыз. Ләйлә белән бәйле башка төрле яңалыклар язарга язсын.
Энергиясе ташып торган Рәфис Кәлимуллин
Рәфис бу концертта әни темасына җырлаган бердән-бер җырчы булды. Нәкъ шушы “Рәхмәт, әни” җыры мәхәббәт турындагы ушбиш композициядән аерылып торды. Тамашачы да кәрәзле телефоннарны алып куеп, күзләрен сәхнәгә төбәде. Җыр сүзләренең эчтеләген бераз аңларга тырышулары булгандыр. “Кеше бул, дигәнсең, иңнәремә канат элгәнсең”, — дип җырлады Рәфис. Матур сүзләр, яхшы җыр.
Рәфиснең биш җырыннан икесе рерто-җыр иде. Габделфәт Сафинның “Япь-яшь чаклар”ы нәкъ Рәфис өчен язылган җыр кебек. Җырчының сәхнәдә үз-үзен тоту манерасына, бию хәрәкәтләренә һәм хәтта мимикасына да туры килә бу җыр. Менә артистлар җыр бүлә, дибез. Тыныч кына итеп сөйләшсәң, килешсәң, кеше җырын да гаугаларсыз башкарып була икән бит. Рәфискә берәр пособие чыгарырга кирәк бу хакта. “Бәхәсләшмичә генә кеше җырын башкару буенча ун киңәш” – менә әсбапның исеме.
Моңлы Айдар Рәкыйпов
Айдар Рәкыйпов интеллигент инде. Ап-ак рубашка, кара костюм. Сәхнәгә чыккач, беренче итеп башкарган җыры да нинди бит! Марсель Галиев сүзләренә язылган “Кайту” җырын башкарды ул. Наил Сәгъдиев баянда уйнады. Оох, молодцы оештыручылар! Тамашачы арасында һәрвакыт төрле жанрны якын итүчеләр була. Иманым камил, нәкъ менә шундый озын көйле, “пачти” татар халык җыры була алырлык композицияләрне тыңлап булмасмы, дип килүчеләр дә булгандыр. Айдар андыйларның теләкләрен үтәде.
Рәкыйпов Казандагы концертына әзерләнә икән. Ул үзе дә сәхнәдән тамашачысын бераз моңланыр өчен, рухи азык алыр өчен концертына чакырды. Айдарның иҗатын яратучылар өчен мәгълүмат: 25 март Тукай ис. филармония залы. Без дә булабыз анда, сез дә килегез.
Түфлиләрен өйдә онытып калдырган Чулпан Юсупова
Татарстанның атказанган артисы Чулпан Юсупова белән бер кызыклы хәл булды концертта. Ул сәхнәгә киеп чыга торган түфлиләрен өендә оныткан. Җырчы бу хакта чыгышына биш җыр калганда белде. Ооох, дип куйды. Шулчак ире Фиданга шалтыратып түфлиләрне концертлар залына алып килүне сорады. Һәм, беләсезме, Фидан биш җырлык вакыт арасында түфлиләрне алып килергә җитеште! Фидан супермен кебек концертлар залына килеп җитте, сөйгән ярын “коткарды”. Алып баручы Рамил Шәрәфиевка да рәхмәт инде. Ул да бераз вакытны суза алды. Менә мәхәббәт!
Юсупова да әкренләп популярлыкның яңа баскычына менеп бара. Үзе дә, бу арада банкетлар күбәйде, башка эшләр дә өстәлеп тора, ди. Әмма ул аңлый, әле тырышасы алда. Шулай әкрен генә табылган бәхет кадерлерәк тә ул. Чулпанга уңышлар телибез.
“Фа,фа” дип җырлаучы Рөстәм Асадуллин
Рөстәм Асадуллин, гомумән, башка төрле артист. Ул сәхнәдә йөрми, ә йөзә. Яңа җыр яздырган. Исеме – “Фа, фа”. Тиздән интернет мәйданчыкларына чыгарга тиеш, диде, кызык өчен булса да, тыңлап карарсыз әле. Мин никтер шушы “фа,фа”дан кала башка сүзләрен хәтерләмим. Җырчы үзе бу җырның хатын-кызларның төрле чакта төрле була торган холыклары турында, диде.
Топ-5 иң популяр җырлар рәтенә кергән “Яшьлегем” җырын да башкарды артист. Бу җырны руслар да тыңлый. Шулай ук Рөстәм Зиннур Сәфиуллин иҗат иткән “Бәхет төне” җырын да яңарткан. Хәтерләсәгез, бу җырны ул Сәидә Мөхәммәтҗанова белән “Татар җыры” сәхнәсендә башкарган иде.
Асадуллин сәхнәгә чыккач, тамашачы сихерләнгән кебек аңа карый. Беләсезме, әйе, аны кемнәрдер аңлап бетерми, кемнәрдер җырчымы инде бу, дип шелтәли. Әмма аның заллары тулы! Ул үзе бик тыныч кына йөри, сәхнә артында коллегалары белән аралаша. Тәнкыйть белән шетләгә дә шулай тыныч кына карыйдыр ул. Киләсе очрашуыбыз да сорармын әле аннан бу хакта. Ә бүгенгә менә шулар.






«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!