155
Лайк 0
Дизлайк 0

Булат Бәйрәмов: «Яшь бару белән акыл керә, һәр мизгелнең кадерен белә башлыйсың»

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева – татар эстрадасында популяр гаилә дуэтларының берсе. Аларның «Җаныкаем» җыры татар җырлары арасында әле дә топлар рәтендә. Булат белән Ләйсәннең гаилә корып җибәрүләренә 23 ел була быел.

Ләйсән сәхнә артында, гадәттә, тыныч кына сөйләшә, таныш-белешләре белән гел исәнләшә, матур гына аралаша. Ә гаиләдә нинди микән ул?

«Ләйсән холкы буенча эмоциональ, хисчән. Тыныч кына, шыпырт кына  йөрми ул. Тере кеше кебек төрле чагы була. Аннан  соң миңа аның тыныч кына йөрүе кирәк тә түгел. Тычкан кебек тавыш-тынсыз йөрсә, бик күңелсез булыр иде миңа. Мин аны нинди бар шундый яратам. Менә синең аша кабат мәхәббәтемне җиткәрим әле», — ди Булат.

Ләйсәннең иң тәмле итеп пешергән ризыгы – мантый икән. Дөресен әйткәндә, Булатка хатыны тәмле итеп пешергән ризыкларны санарга кушсаң, ул сәгатьләр дәвамында сөйли алыр иде. «Күп җирләрдә ашаганым бар мантыйны, ләкин Ләйсәннең мантыйларына җитми инде менә. Башкалар берүк үпкәли күрмәсен. Бәрәңге тәкәсен дә тәмле пешерә. Бик шәп, тәмле килеп чыга. Борщ! Менә борщны да тәмле пешерә. Һәм эремчекле пирогны да! Русча әйтсәк, «королевская ватрушка». Йомшак килеп чыга ул аның! Катыгы да тәмле. Уңган инде ул. Аннан шуны аңларга кирәк: ул без өйләнешкәндә алай ук алай ук оста түгел иде. Ә менә хәзер, еллар үтү белән, уңды». – дип сөйләде җырчы.

Булат сүзләренчә, өлкән кызлары Таңсылу белән Зифаны карау күбрәк Ләйсәннең җилкәләренә төшкән. «Өлкән кызыбыз Таңсылу бәләкәй булганда, мин, гадәттә, төнлә эшли идем. Шуңа күрә өйдә булсам, төннәрен сабый уянса, аны караштым дип әйтә алмыйм. Киресенчә, башка бүлмәдә йоклый идем. Зифа белән дә ярдәмем бик тимәгәндер. Ә менә Зәйнәбне карадыыыым. Олыгая бара, күңел дә нечкәргәндер, хатын-кызның үзенең дә шәхси вакыты булырга тиешлеген аңлаганмындыр. Ләйсәнне эшләре буенча җибәреп, Зәйнәб белән өйдә үзем генә дә кала идем», — ди ул.

Гаиләдә төрле чаклар була бит. Сүзгә килгән очракта Булат беренче эндәшә икән. «Булгалый инде ул…Читтән караганда гына, һәркемнең гаиләсе идеаль кебек тоела. Безнең дә төрле чаклар була. Әмма хәзер өйләнешкән чактагы кебек талашмыйбыз. Акыл керә инде ул, яшь баргач. Һәр мизгелнең кадерен беләбез без хәзер, Аллаһка шөкер», — дип сөйләде Булат.