Алинә Кәримова декабрь аенда узган “Татар җыры” фестивалендә беренче тапкыр “Алтын барс” премиясен алган иде. Татар шоу-бизнесы сәхнәсендә татар моңының тирәнлеген күрсәтә алырдай җырларның да урын алуы сөендерә. Алинә үзе дә татар сәнгатенең һәм мәдәниятенең нәкъ менә йөзек кашы кебек.
— «Чиялетау» җырын нәкъ менә инструменталь ансамбль белән башкардыгыз, бу кемнең тәкъдиме иде?
— Бу җырны нәкъ шушы форматта җырлауны “Барс медиа” компаниясе тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, каршы килмәдем, чөнки тере уен коралларына җырлау, гомумән, башкача илһамландыра. Безнең тамашачылар да тере тавышка һәм тере уен коралларына кушылып җырлауны кабул итсен иде. Әлфия апалар, Хәйдәр Бигичев кебек легендар җырчыларыбыз шулай җырлаган бит. Менә шушы чорны кире кайтарырга иде.
— Инструменталь ансамбль белән эшләү ничек бирелде сезгә?
— Музыкантлар арасында инде моңа кадәр бер сәхнәдә эшләгән танышларым бар иде. Без алар белән берничә тапкыр гына репетиция ясадык Музыкантлар профессиональ дәрәҗәдә уйнагач, бер-беребезне тиз арада аңлап алдык.
Әле киләчәктә дә “Татар җыры” сәхнәсендә инструменталь ансамбль белән бергә төзелгән номерлар булыр дип ышанабыз.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!