Татарстанның атказанган артисты Чулпан Юсупова 2025-2026 концертлар сезонында татар мәдәнияте һәм сәнгате тарихында үз урыннарын булдырган хатын-кызларны искә алырга булган. Алар – Сөембикә, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сара Садыйкова һәм Әлфия Авзалова. Концертта бары тик күңел ачуны, тиз ритмлы җырларга биюне максат итеп куймаган тамашачы өчен Чулпанның бу сезонындагы концерты ошамый калмагандыр. Бераз концерт турында язып үтик.
Татар тарихында төп рольләрне башкарган шәхесләрне искә алуга һәм аларны мәңгеләштерүгә үз ролен керткән Чулпанга рәхмәт әйтик. Димәк, җырчы үзенең иҗаты белән тамашачыларны тәрбияли. Видеолардагы искә алынган фактларга карасак, концертның кайбер өлешләрендә тамашачы үзен тарих дәресендә утырган кеби хис итәргә мөмкин иде.
Юсупованың тавышы моңлы инде, суза ул, боргалый. Аның әнисе Илсөяр апа яшь чагында Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиевалар белән беррәттән гастрольләрдә йөргән җырчы. Язмыш кушуы буенча Чулпанның әтисе Әүхәт абыйны очратып, “җырчылыкны” ташлап, Барда районына күчеп китә ул. Әмма сәләт булгач, еллар үтсә дә, Илсөяр апа әле дә җырлый ала. Чулпанның концертында ул “Керкәле таулары” җырын башкарды. Ябыгып киткән… Билгеле булганча, Чулпанның сеңлесе Энҗе бик авыр хәлдә хәзер. Ул яман шеш белән көрәшә. Ииих, ана йөрәге янадыр инде. Әмма Илсөяр апа биючеләр, журналистлар белән елмаеп кына сөйләште.
Бу концертта минем өчен Чулпанның кече улы Вәгыйзьнең чын артист кебек уенчык гитарада уйнавы ачыш булды. Вәгыйзьгә биш яшь, ул инде зур сәхнәдә.
Чулпанны артык мактыйсы килмәсә дә, әйтергә була инде: бәлки, дистәләп еллар үткәч, ул чорда иҗат итәчәк җырчылар, аны да легендага тиңләр. Ул елларда концертларның ничек куеласын, нинди проектлар буласын берәү дә әйтә алмый. Хәзер исә артистлар үз концертларын куяр өчен режиссерлар белән килешү төзи, команда туплый, җырлар яздыра һәм, әлбәттә, билетларны сатуга куя. Концерт оештыруның иң дулкынландыргыч этабы – билетларның сатылу-сатылмавы турында уйланудыр. Аннан соң, без беләбез бит инде, гадәттә, моңлы, программалырында татар халык җырларын кертүче җырчыларга тамашачы бик агылып йөрми. Чулпанга исә бу концертына булган билетларны сатуда “Барс медиа” компаниясе ярдәм итте. Һәм, шөкер, зал тулы иде. Идеаль картинада җырчы бары тик иҗат белән генә шөгыльләнергә тиештер инде ул. Ә калган административ һәм финанс мәшәкатьләрен “Барс медиа” кебек компания йөкләргә дә була.






«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!