67
Лайк 1
Дизлайк 1

Динә Латыйпова: “Юбилей кичәмдә яңа китабымның премьерасы булачак”

“Унсигез яшемдә кияүгә чыктым”

Динә апа, иреннәрегез шундый матур. Ясаткансыз, күреп торам. Сез төрле пластикаларга, инъекцияләргә уңай карыйсызмы?
— Әйе, килешеп торса, ник ясатмаска?! Блеферапластикага кызыгам менә, ләкин Рафаэль абыең каршы. Зыяны булмасын, ди. Ә иренгә каршы түгел ул.  

 Сез гел шулай бизәнергә, матур киенергә ярата идегезме?
— Без яшь чакта әллә нәрсәләр юк иде инде. Шул помадалар сөрткәли идем. Тушьлар бар иде. Шулай да мин студент чактан ук матурлыкны күрә белдем. Мөмкинлек булса, матур пәлтәләр, төрле аяк киемнәрен сатып ала идем. Бүген инде белгәнчә бизәнеп йөрим. Хатын-кыз матур булып йөрергә тиеш дип уйлыйм. Рафаэль, мәсәлән, массажларга йөрүемә бер дә каршы түгел. Үзеңә акча кызганма, ди ул.

Саран кеше түгел, димәк.
— Юк, гомергә акча санаганы булмады аның. Ничек туздырдың, акча кая китте, дип төпченеп сорамый иде.

Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз?
-Медицина училищесын укып бетергәч, унсигез яшемдә кияүгә чыктым. Ул мине эшкә дә җибәрмәде, үзе янында Буада калдырды. Без хәзер 41 ел бергә инде.

Шулай иртә кияүгә чыкканыгызга үкенмисезме
— Үкенмим, шулай да яшьлегем генә бик кыска булуын аңлыйм. Әле ул вакытта дөньяга ал күзлекләр аша карый идем. Ир хатыны булгач, җаваплылыгы да башка. Егетләр белән кафеларга йөргәнем, клубларга барганым булмады. Өч елдан соң 21 яшемдә ике игезәк кыз таптым. Алар белән бергә үстем. 

Рафаэль абый сездән өлкәнрәк дип беләм. Күпкәме?
— Без өйләнешкәндә Рафаэль абыең дөньяны алып бара алырлык ир-егет иде инде. Шуңа күрә мин дә, әти-әниләр дә аңа ышанды. Ул бездә спорт юнәлешендә җиңүләр яулаган хөрмәткә лаек кеше иде. Минем кебек унсигез яшьлек бала-чагалыгы чыгып бетмәгән егет булса, әтиләр бәлкем ризалашмаган да булыр иделәр.

Сез аның беренче хатынымы? Өлкәнрәк булгач, дим инде.
— Дөрес сорау. Рафаэльның йөргән кызлары булган инде аның. Ул бу яктан тәҗрибәле егет иде. Әмма мин аның беренче хатыны. Без өйләнешкәч, аңа хатлар килә иде, тик мин үзем ачмый, аңа бирә идем. Ул нигәдер ертып ат кына, дия иде.Шулай да мин ул хатларны ертмадым да, ачмадым да. Чоландагы китап киштәсенең бер почмагына куйдым. Бәлки алар әле дә сакланалардыр.

Кияүгә чыгарга тәвәкәлләгәч, яшь булуыгызны аңлап, ашыктым дип уйламадыгызмы?
— Рафаэль кулымны сорагач, әтиләр ризалашмас дип уйлаган идем. Никах көне билгеләнгәч, мин инде бу адымның нәрсә икәнлеген аңладым. Мин бит кияугә чыгачакмын! Бу шаярып, иркәләнеп йөрү генә тугел. Шунда әбигә, әгәр кире каксам ничек булыр икән, дигән идем. Әмма әби ярәшкән кызга алай кылану ярамаганны аңлатты. Рафаэль минем өчен абый кебек булды. Дус та була белде. Аннан соң аның артыннан күп кызлар йөрсә дә, ул мине сайлады.

Аны охшатып йөргән кызлар, Рафаэль абыйның өйләнүен белгәч, сезгә хатлар язмадылармы соң? Яки яныгызга килеп, берәр нәрсә әйтмәделәрме?
— Юк, беркем дә бер сүз әйтмәде. Шулайдыр, бәлкем алар мине яратып та бетермәгәннәрдер. Мин бит үзем дә Рафаэльга кияүгә чыгармын дип уйламаган идем дә. Ул әйткән сүзгә көлеп кенә карый идем. Ә ул миңа өйләнде дә куйды. Димәк, никахыбыз язылган булган.

Хисләр булгандыр бит?
— Аның минем артымнан йөрүе минем куңелемә дә хуш килгән курәмсең (көлә). Ахирәт дусларым: “Спорт мастерын чаптырасың!” -дия иде. Безнең чор яшьләре мәхәббәт белән томаланган күзләргә ышанып гаилә кора иде инде. Хәзер заманасы бөтенләй башка. Хәзер бит кызлар да, егетләр дә сайланып кына тормыш кора. Хисләргә генә ышанмыйлар, бюджетын да, фатирын да уйлыйлар. Ә безнең алай мал-туарын карап торган булмады. Чыктык та, сабыр булып яшәдек. 

Сезнең дә сабыр иткән чакларыгыз булдымы?
— Гаилә тормышында сабыр итмичә генә яшәп булмый. Гаилә камыты белән сабырлык йөгәнен дә киясең. Балалар хакына, дисең. Синең балаң башка өйдәге өстәлгә утырса, үзен мескен кебек хис итәчәк. Ә үз әтисенең өстәлендә утырганда, кыз бала – патшабикә, ә ир егет патша була. Чер иткән саен, гаилә таркала башласа…

Яшь чагында Рафаэль абый артыннан йөрүче кызлар бар иде, дисез. Өйләнсә дә, аны охшатып йөрүчеләр бар идеме?
— Әле дә язалар, беләсеңме?! Тик җавабын язу гына миңа кала (көлә).Тормыш булгач төрлесе булды инде сеңелем. Нигә мактанып утырырга… Шулай да мин ишекнең теге ягында калганнарны өйгә кертмәдем. Гаилә учагының утын сүндермәдем, чөнки ул учакта казан кайнады. Казанда пешкән ашны балаларым, туганнарым, ирем ашады. Кайчак ашның тозлырпк чаклары да булгандыр. Тозлы чагын да шулпа өстәдем, житмәгәндә тоз куштым. Калган хатын-кызларга да шулай яшәргә киңәш итәм. Гаилә – ул гаилә, ә калганнары – чүп-чар, ачуым килмәгәе.

“Студиядә эшләүчеләргә күчтәнәч булыр дип, бер капчык бәрәңге дә алып килгән идем әле”

Сез шәфкать туташы, Рафаэль абый физик сәнгать укытучысы булгансыз. Ничек иҗат өлкәсенә кереп киттегез?
— Безнең эшчәнлегебез мәҗлесләр алып барудан башланды. Казанга килгәндә, Буада безне беләләр иде инде. Балалар үсә төшкәч, мин, медицина буенча булган белемем белән генә калмыйм әле, дип, Казанга читтән торып уку формасына укырга кердем. Бер мәлне, Казанга автобуста барганда, шофер кассетадан матур-матур җырлар кушты. Шулчак башыма бер уй килде: ник әле Рафаэльның җырларын да кассетага яздырмаска, дидем. 

Бу ничәнче еллар?
— Бу, кызым, туксанынчы елларның уртасы иде. Шулай итеп кассета яздыра торган студиягә бардым да барлык мәгълүматны белештем. Яздырабыз, иганәче генә кирәк, диделәр. Безнең ул вакытта кассета чыгарырлык акчабыз булмагач, баерак бер танышыбыз тумышы белән Буа районыннан булган күренекле шәхес Раиль Шәһәртдин улы Зыятдиновка мөрәҗәгать иттек. Алар ярдәм итәргә каршы килмәде. Әмма бу хакта әле Рафаэль белми иде. Башта барысын да җайлыйм, аннан соң аңа әйтермен, дидем. Ул шулай булып чыкты да.

Кассетаны яздыргач, ул сезгә популярлык бирдеме?
— Студиядәге тавыш яздыручылар безгә көлебрәк карагандыр инде. Без үзешчәннәр генә идек бит. Шушы студиядә эшләүчеләргә күчтәнәч булыр дип, бер капчык бәрәңге дә алып килгән идем әле. Бер көнне унике җыр яздырдык. Баянда Ирек Гафуров, синтезаторда Марат Миңгалиев, җырлый Рафаэль Латыйпов, сәнгать җитәкчесе Динә Латыйпова — безнең төркем шундый иде. Менә шуннан соң, әйе, популярлашып киттек. Кассеталар ажиотаж белән сатылды. Рафаэльның тавышы халыкка якын иде. Безне концертлар белән чакыра башладылар. Шулай итеп без иҗат тормышында ныклап кайный башладык.

“Әле эшләп торабыз бит…”

Сезнең “Мәк чәчәге” дип аталган китабыгызны укыган идем. Тагын язасызмы?
— Син укыган китаптан соң “Бөкре мәхәббәте” китабы чыкты. Март аенда Казанда концертым булачак. Шул кичәдә “Бүре сукмагы” дип аталган китабымның премьерасы көтелә. Бу әсәрдә мәхәббәт тә, криминал да, хыянәт тә бар. Дуслык темасын да күтәрдем. Укучыма ошарга тиеш Аллаһ боерса.

Китап озак языламы?
— Мин бит туктап-туктап язам. Әйтик, машинада барганда язып алам. Тулаем китапка кереп киттем дип, бикләнеп язганым юк. Шуңа күрә язу озаккарак сузыла. Мин телефонга язам, компьютер алдында утырмыйм. Шул телефонга карап, күзләр дә бетте. Күзлексез булмый хәзер, моңа кадәр яхшы күрә идем. 

Китаплар сатыламы?
— Әйе, төрле төбәкләрдән дә сорыйлар. Язылгач, иҗат итәм.  Китапларны үзегез чыгарасызмы? Аңа акча да кирәк бит. Беренче китабымны иганәчеләр ярдәме белән бастырдык. Ә калганнарын үз көчебез белән чыгардык. Кыйммәт, әйе, ләкин әле эшләп торабыз бит, шөкер, тырышабыз. Әле, бәлки, киләчәктә мин дә, дөнья шау-шуыннан читләшебрәк, бер түгәрәк өстәлгә утырып иҗат итәрмен. Язган булса, бар да Аллаһ кулында.

Концертыгызга әзерлек ничек бара?
— Бу гади концерт кына тугел. Гомер юбилеем уңаеннан ижат кичәбез булачак Тамашачыларыбызны Рафаэль белән уртак җимешләребезне авыз итәргә чакырабыз. Сценарияне узем яздым. Режиссеры танылган сәнгать әһеле Алмаз Гыйльметдинов. Кунаклар куп булачак. Якташлар чакырулы. Әсәрләремнең геройлары да өзекләрдә катнашачаклар. Ретро һәм яңа җырларыбыз яңгырар. Көтеп калабыз!

концерты

Очистить
icon

В выбранном периоде нет никаких событий

6+

Дина и Рафаэль Латыповы

КАЗАНЬ · ФИЛАРМОНИЯ ИМ. ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ · 30 МАРТА 18:30

ОТ 900 РУБ.