“Татар җыры” сәхнәсендә иң истә калырлык номерларның берсе 2000нче еллар башында популяр булган Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динарның “Ышан бары йөрәк авазына…” җырын башкару булды. Хәтерләсәгез, бу композицияне мәрхүм Хәния Фәрхи белән Дәниф Шәрәфетдинов үзе башкарган иде. “Татар җыры” сәхнәсендә әлеге җырның башкарылуы Хәния Фәрхи рухына дога булып ирешсен.
Ни кызганыч, Дәниф Шәрәфетдиновның бүгенге көнне сәламәтлеге мактанырлык түгел. Күзенә берничә операция кичерсә дә, табиблар аның күрү сәләтен саклап кала алмаган. Дәниф абыйның бер күзе генә бераз яктылык күрә. Шулай ук йөрү белән дә проблемалары бар.
Динар өчен “Татар җыры” сәхнәсендә әтисенең җырын башкару бик җаваплы. “Шушы тәкъдимне ишеткәч, башта югалып калдым. Әллә ризалашмаска микән дә, дигән идем. Бик җаваплы! Әтием дә борчылып торды, ул үзенә дә җырчы буларак гел таләпчән иде, шуңа күрә миннән дә җырларны бары тик югары дәрәҗәдә башкаруымны сорый”, — ди яшь җырчы.
Дәниф абый белән элемтәгә кергәч, ул Динар өчен горурлануын һәм аңа бары тик уңышлар теләвен әйтте. “Әле мәктәптә укыганда, Динарны без табиб булыр, дигән идек. Артист булу юлын сайлагач, яхшы җырчы булсын, дим. Сайлаган юлыннан тайпылмасын”, — диде Дәниф Шәрәфетдинов.
“Татар җыры” тамашачысы Динарның бу чыгышын җылы кабул итте. Дәнифнең улы икән, дип әйтеп куючылар булды. Динар әйтүенчә, ул үзен татар эстрадасы дөньясында күрми, аңа классик һәм опера җырлары якынрак. Ул бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. Шулай да без татар эстрадасы бары тик тиз ритмлы җырлар белән чикләнмәс, ә Динар кебек опера, классик җырларын башкара алучыларны да үз колачына алыр. Ничек кенә булмасын, киләчәктә Динарга уңышлар телибез.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!