122
Лайк 0
Дизлайк 0

Динара Рәхмәтуллина: «Әзер-бәзергә, байлыкка карап кияүгә чыкты, диләр…»

Гомергә кеше кешене сөйләгән. Узган гасырда да, хәзер дә. Динара Рәхмәтуллинаны да сөйлиләр. Ул Ринат Рәхмәтуллинның законлы хатыны. Үзе дә: «Без өйләнештек бит, аннан соң мөнәсәбәтләребезгә дә бер генә ел түгел инде хәзер…» – ди. Укып карагыз әле, бәлки сезнең арагызда да Динараны «чәйнәүчеләр» бардыр. Уйланып алыгыз: ялгышмыйсыз микән?..

 
«Гомерлеккә дип кияүгә чыктым»

Динара, котлыйм сезне. Ринат абый белән законлы рәвештә өйләнештегез.
— Ниһаять, диген. Мин хәзер Ринат Рәхмәтуллинның законлы хатыны. Кемнәрдер уйлавынча, чуылып кына йөрүчесе түгел. Бу – минем икенче тапкыр язылышуым.

Ринат белән бәйле сорауларыма күчкәнче, беренче ирең турында сөйләшик әле.
— Аның турында ни диим инде. Мин 20 яшемдә кияүгә чыктым. Беренче ирем миннән биш яшькә өлкәнрәк. Без озак яши алмадык. Ул начар кеше түгел, безнең карашлар гына үзгә. Әле ул киләчәктә гаилә кора алыр дип ышанам.

Сезнең уртак улыгыз бар. Ярдәм итеп торамы?
— Алимент түли, шулай ук очрашып та торалар. Мин аңа улым өчен рәхмәтле.

Ринат белән яшь аермагыз – 30 ел. Сизеләме?
— Башта сизелер дип уйлаган идем. Мин бит үз акылымдагы хатын-кыз. Шуңа күрә без башта аралаштык кына. Соңыннан, очрашкач, бераз вакыт үткәч, безнең яшь аермабызның сизелмәвенә үзем дә шаккаттым. Ринат белән аралашкан кеше аның нинди икәнен белә. Ул бала белән дә, 20-30 яшьтәге кеше белән дә, үз яшьтәше белән уртак тел таба ала.

Алга таба сизелер микән?Аңа 65-75 булганда, мәсәлән.
— Менә аңа Аллаһ боерса 65-75 булганда кабат сөйләшербез. Менә хәзер сизелми, алга таба да шулай булыр дип ышанам.

«Брачный контракт» төзедегезме?
— Юк, ул килешүләр байларга килешә. Ә безнең килешү төзерлек малыбыз да юк. Ринат аерылгач, бар булганын калдырып чыгып киткән. Авылдагы төп йорт кына аның исемендә. Барысын да бергә төзибез һәм булдырабыз. Аннан соң, язган булса, мин гомерлеккә дип кияүгә чыктым бит.

Хәзер кемнең фатирында яшисез? Вакытлыча арендага алдыгызмы?
— Юк, минем фатирымда бар. Миңа аны әниләр 18 яшемә бүләк иткән иде. Менә яхшы сорау бирдең: мине, әзер-бәзергә, байлыкка карап, кияүгә чыккан дип уйлыйлар бит. Ә без минем фатирымда яшибез!

Ринатның торырлык урыны, фатиры булмавы сиңа комаучаламадымы?
— Акча дип кенә берәрсен эзләсәм, башка кеше белән тормышымны бәйләр идем. Миңа мөнәсәбәтләр, кешенең мине кадерләве мөһим. Аннан соң мин өйдә утыра алмыйм. Мин бит спортсмен. Белемне дә физик культура өлкәсендә алдым. Миңа гел селкенергә, кайдадыр барырга кирәк. Ә, бай кешегә кияүгә чыксаң, ул синең гел кайдадыр йөрүеңне бер дә хуплас.

Кеше сөйли инде..
— Сөйләсеннәр әйдә. Алар бит безнең мөнәсәбәтләрне белми.

Мәхәббәт бар?
— Бар, чын әйтәм. Бер бер-ике ай бергә булсак, әле икеләнер идем, бәлки. Ә без 2023 елдан бергә. Мин аны колониядән дә көттем, акчасы булмаса да, кияүгә чыктым. Аннан соң без бит тәүлегенә егерме дүрт сәгать бергә: эштә дә, өйдә дә.

Ринатка кияүгә чыгуыңны белгәч, гаиләң, туганнарың ни диде?
— Алар шок хәлендә калды инде. Мин аларның хисләрен аңлыйм. Хәзер әни белән дәү әни дә Ринатка карата яхшы мөнәсәбәттә. Буш вакыт булган саен, авылга кайтабыз. Ачык йөз белән каршы алалар, елмаеп озаталар.

Синең улың да Сабада яши бугай? Ник аны үзең янына алып кайтмыйсың?
— Улым Сабада балалар бакчасына йөри. Әнием дә, дәү әнием дә аны карый.

Балалар бакчасы Казанда да бар инде…
— Концертлар, банкетлар булганда, аны кем белән калдырыйм соң? Ул авылда яшәгәч, аның өчен күңелем тыныч. Һәм без еш кайтып йөрибез. Күңелем гел балам янына ашкына. Шулай ук акча да җибәреп торам. Гыйнвар аенда Ринат блефаропластика ясатты, концертларыбыз булмады. Ул вакытта улыбыз безнең белән Казанда торды. Киләчәктә улымны мәктәпкә Казанда бирергә планлаштырам. Ринат та улымны ярата, үз баласы кебек кабул итте аны.

Улыңны сагынып елаган чакларың буламы?
— Була инде, бала бит…Кайтуларның китүләре дә бар, диләр бит. Улым Камил елап кала, балакаем. Йөрәк өзгәләнә инде шул чакта. Ииих, шушы концертлар белән шәһәрдән-шәһәргә йөрисе булмаса, аңа тиешле тәрбия бирә алсам, үзем белән алып китәр идем дә…Әмма баланы да уйларга кирәк. Аңа авылда яхшырак, аны тәрбиялиләр, балалар бакчасына йөртәләр. Бик сагынам, бик. Хәзер безнең тырышуыбыз, эшләвебез баланың якты киләчәге өчен, дим.

Ринат синсез генә чыгыш ясый алмыймы?
— Мин аның администраторы да, продюсеры да. Ул, төрмәдән чыккач, нәкъ мин аны алга таба эшләргә кирәк дип канатландырдым. Мин булмасам, ул авылга кайтып киткән булыр иде. Ә мин аңа өметләндем, аның әле дә тамашачысы булуын дәллиләдем. Ринат популяр автор-башкаручы бит. Аның «Картайма әле, әнкәй», «Тормыш кибаты» җырлары әле дә хитлар!

Син Ринатның балалары белән нинди мөнәсәбәттә?
— Без талашып, нәрсәдер бүлеп йөрмибез. Мин бит Ринатны хатыныннан аермадым. Алар 2018 елда ук аерылышканнар, ә без 2023 елла таныштык. Ринатның кызлары яхшы тәрбия алган. Бер гаилә булмасак та, яхшы мөнәсәбәтләрдә. Киләчәктә дә шулай булсын.

Әле кабат бала алып кайтыр идеңме?
— Белмим. Башта аякка басарга кирәк. Әле улымны да Казанга алып килә алмыйм. Балага узуын узармын да, сабый тугач, аны карарга кирәк бит. Кабат әни булсам, эшемне калдырып торырга кирәк булачак.

Син чибәр хатын-кыз. Фигураң да матур, йөз-кыяфәтең дә төшеп калганнардан түгел. Яшь егетләр дә артыңнан йөргәндер?
— Булгалады инде. Әмма аларга карата хисләрем юк иде. Без, Ринат белән танышкач, ул әле авариягә эләкмәгән иде. Бер сүз белән әйткәндә, аның тормышы үз җае белән бара иде. Ә менә шушы авариядән соң, нәкъ менә проблемалы чагында үзен генә калдырасым килмәде.

Егетләр әле дә язамы?
— Беләсеңме, миңа теләсә нәрсә язучылар арасында егетләр күп. Ярый, апаларың-әбиләрең язар инде, эшләре юктыр. Ә ир-атның мине сүгеп язуын мин аңламыйм. Аларның комплекслары бардыр. 25 яшьлек кызларны үзләренә карата алмыйлардыр әле.

«Ринат минем өчен ир дә, әти дә, дус та»

Син әтисез үстеңме?
— Миңа ике яшь булганда әти белән әни аерылган. Әле дә әти исән, ул махсус хәрби операциядә бугай хәзер. Ә мин үги әти белән үстем. Ринат әти белән дә уртак тел таба алды. Алар бер яшьтә «пачти».

Әтиеңә үпкә хисе бармы?
— Элек бар иде. Балалар бакчасында миңа: «Синең үз әтиең», — юк дип әйткәннәре бар иде. Менә Ринатны очраткач, үпкә хисем бетте, чөнки мин хәзер кечкенә принцесса кебек яшим. Принцесса дип, әзергә-бәзер яшәвемне әйтмим. Мин дә тырышам. Ә кайбер сорауларны Ринат бары тик үзе хәл итә. Мин аңа салына алам. Элегрәк исә «мужик» кебек барысын да үзем хәл итә идем. Ринат минем өчен ир дә, әти дә, дус та.

Психология ягыннан карасаң, бәлки шуңадыр да сиңа өлкән кеше кирәк булгандыр?
— Әйе, килешәм. Ринат мине яклый, миңа каршы сүз әйтергә бирми.

«Ринат төрмәгә утырганчы, никах укыткан идек»

Колониядә утырганда аның янына йөри идеңме?
— Әниләргә Казанга укырга барам, дип аның янына чыгып китә идем. Атна саен йөрдем, Алинә. Берсендә шундый буран булды. Ринат утырган колония урнашкан авылдан чыгып китеп тә булмый иде. Юллар юк иде. Мине төрмә хезмәткәрләре төрмәдә 5 көнгә калдырды.

Төрмәдә кунып та кала идеңме? Сорыйм инде, яме, Ринат турында сине сексуаль яктан куллана дип уйламаган идеңме?
— Юк, андый уйларым юк иде. Без бит, ул утырганчы, никах укытып куйган идек. Мин төрмәгә аның хатыны буларак бара идем. Өстәвенә ул бит чын төрмә түгел. Ринат бер авыл эчендәге җирлектә (поселение – русча) алты ай яшәде.

Әллә, мин әйтәм, беренче уртак төнегез дә төрмәдә булды микән…
— Авариягә кадәр дә таныш идек инде без. Аны колониягә алып китәргә ике көн калганда Ринат миңа тәкъдим ясады. Без никах укытып өлгердек.

Дәрте җитәме соң?..
— Җитә инде. Мин дә аңа энергиямне, яшәү дәртен бирәм.

Ринат эчәме?
— Хәзер юк. Ул үзгәрде. Менә тамашачыга да шушы фикерне җиткерәсем килә. Кабатлап әйтәм: Ринат үзгәрде! Аракы эчеп, концертларын кичектергән чаклары булган бит инде аның. Тамашачыларын шулай югалткан инде ул…Әмма бу хәлләр инде үткәндә калган. Хәзер шушы хаталарны төзәтәбез. Тамашачылар әле үзе дә Ринатның үзгәрүен күрәчәк, аңа кире ышаначак. Хатадан беребез дә хали түгел бит, шуңа күрә концертларыбызга килегез. Ринатны үзегез өчен, гомумән, башка яктан ачачаксыз.