166
Лайк 0
Дизлайк 0

Дуэтлар солянкасы: мәхәббәт концерты

Мәхәббәт бар, дуслар! Арагызда, бәлки, сөюнең барлыгына шикләнүчеләр бардыр. Бер дә икеләнмәгез, бар ул. «Дуэтлар солянкасы»ннан соң шундый нәтиҗәгә килдем.

Кырык яшен тутырган Сөмбел Билалова да шушы фикердәдер. 25 апрель көнне кияүгә чыга икән ул. Мәхәббәт яшькә карамый, диләр бит. Сөмбел Самара ягыннан булган татар егетенә кияүгә чыга. Казанда никах-туйлары булачак Аллаһ боерса. Котлыйбыз!

Концертны Сөмбел белән Байбулат алып барды. Байбулат үзе исә әле өйләнмәгән.

Концертта катнашкан берничә дуэтка тукталып алыйк әле.

Зәринә Хәсәншина белән Илназарны мин үзем дуэт буларак күз алдына китерә алмый идем. Икесе ике төрле кеше кебек. Әмма соңгы рейтингларны карасаң, аларның дуэтлары «топлар» рәтендә. Зәринә үзе бик мөлаем инде. Аның биеп болганулары да сөйкемле. Чибәр инде! Ул да әлегә кияүдә түгел. Кайда адашып йөридер инде бер бәхетле егет?! Илназар исә өйләнгән, ул өч бала әтисе.

«Бүген ярат мине»

Алга таба Рәфинә Ганиуллина белән Разил Камалов исемдә калган. Алар башкарган «Бүген ярат мине» җыры шәп! Шундый сүзләр бар анда: «Син яратсаң, бүген ярат мине, безгә гомер бик аз бирелгән». Нинди сүзләр…Күңелем тулды, күз яшьләрем тәгәрәде. Без кайчак, уйламыйча, сөйгән ярларыбызга, ирләребезгә теләсә нәрсә әйтеп ташлыйбыз шул. Сез дә тыңлап карагыз әле шушы җырны. «Син яратсаң, бүген ярат мине, яратырдай чакта яшибез». Бу сүзләрнең авторы Газиз Кашаф-Үзиле. Гомумән, эстрадада нәкъ менә шундый мәгънәле җырлар күбрәк булсын иде. Камаловлар үзләре дә бу җырның сүзләрен аңлап башкара. Алар хәзер инде бер-берсенең кадерен белерлек яшькә җиткән, күрәсең. Өч малай тәрбияләп үстерәләр. Аннан соң шуны әйтеп үтәргә кирәк: Разил бит баянчы, гармунчы буларак кына күтәрелгән иде сәхнәгә. Хәзер менә җырлый да. Рәфинәнең дә роле бардыр монда. «Мин генә җырлыйм, син уйнап тор», — димәгән бит. Тигезлек телик.

Бер-береңә терәк булу кирәк

Мин хисле бөҗәк инде. Марат Галимов белән Линара Батталова чыгышларыннан соң кабат шуңа инандым. Линара «Кунак кыз» җырын башкарганда бераз сүзләрен онытып алды. Шунда Марат, хатынын бераз кочып, ул җырларга тиеш сүзләрне үзе җырлады. Болар гаилә тормышында да шулай бер-берсенә терәктер. Килешерсез, парын ялгышкан чакта сынала инде ул.

Марат белән Линара башкарган «Кунак кыз» җыры — Хәния апаның «Кунак егет» җыры инде ул. Сүзләрен үзгәрткәннәр. Беләсезме, мәхәббәтле концерт булгач, артык бәреләсе дә килми. Әмма язып үтмичә дә булмый. Ник үзгәрткәннәр микән? Дуэт буларак җырлагач, «кунак кыз» дип җырлау ятышлырак дип уйлаганнардыр. Мин үзем җыр сүзләрен үзгәртмәү яклы инде. Май аенда Марат үзенең концертын куя икән Казанда. Барып карыйсы килә, мөмкинлек булса. Белүемчә, Марат хәзер мөнәҗәтләр дә башкара. Концерты зәвыклы булыр дип өметләнәм.

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова исә шулай ук мәхәббәт турында моңланды. Алар Салават репертуарыннан «Синсез дә яшәп булмый» җырын башкарды. Рафил шулай ук гаилә тормышында төрле чакларның булуын телгә алды. Җәләлиевларның да мөнәсәбәтләре сыналган инде. Алар озак кына бала алып кайта алмый йөрде. Эльмираның миңа сөйләгәне бар ул чакларны. Туганнарның тузга язмаган сорауларын, үзләренең борчылуларын, табибларга йөрүләрен…Шушы җыр ахырында сәхнәгә кызлары Хәятнең чыгуы тамашачыны тагы да ныграк кул чабарга этәрде. Бала – мәхәббәт җимеше. Җәләлиевларның ир белән хатын булуларына икенче елга ун ел була икән. Сәламәт булсыннар.

Гөлүсә – Закир Шаһбан гаиләсендә дә кайгылы көннәр. Әле март аенда гына Гөлүсә апаның әнисе Фәүзия Сафиулла кызы вафат булды. Гаиләнең кайгысын сәхнә артында да уртаклаштылар. Әлбәттә, Шаһбан күз яшьләрен тыя алмады. Шулай да чыгышлары яхшы булды. Тормыш шулай итә инде ул…Гел куанычлы көннәрдән генә тормый.

Яшь гаиләләр

Яшь гаиләләрдән концертта Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова катнашты. Яшьләре илледә булса да, алар әле яшь гаиләләр рәтендә. Лилиянең  егерме яшьлек улы бар, Винарисның да бер малае бар. Шулай да Винарис Лилиягә: «Карап алырбыз әле, бәлки безгә дә бәләкәч кирәктер», — диде. Шунда Лилия уены-чыны белән: «Карасаң да, юк инде хәзер, карамасаң да, юк», — диде.

Ринат белән Динара Рәхмәтуллиннарның законлы рәвештә өйләнешүләренә әле бер ай гына. Болар, гомумән, яшьләр инде. Динараның сәхнәдән җырлавын беренче күрүем булды. Ояла инде. Сәхнә артында ул үзен бик ачык тота, сәхнәдә исә тыйнак кына басып тора. Ринат абыйның: «Минем хатын инде бу», — диюе Динараны яклау кебек булды. Аларның яшь аермалары – 30 ел. Байтак инде, шуңа күрә кайбер татар апалары-әбиләре өчен бу башка сыймаслык күренеш. Ә Ринат абый үзен исә бик иркен тота. Тәҗрибәсе күренә инде. Тамашачы янына залга төшеп, ул 1994 елда язылган «Юк, юк, ташлап китмә син» җырын башкарды. Бу җырны күпләр белә, тамашачы кушылып җырлады.

Рәхмәтуллин бу җырның тарихын да сөйләп үтте. «Беренче хатыным чыгып киткәч, язган идем бу җырны. Ул аннан соң кире әйләнеп кайтты кайтуын, әмма 2018 елда без аерылыштык», — диде. Менә ул бу җырны кабат яңа аранжировка белән җырлады. Әмма хәзер кире кайтулар була алмый инде, Ринат абый кабат Динарага өйләнүен әйтеп үтте. Әле күптән түгел генә Динарадан интервью алган идем, укып алыгыз.

Тагым кемнәр бар иде?

Шулай ук Хәертдиновлар, Гөлсирин белән Азат та булды. Рамил белән Рамилә өч бала үстерә. Кечкенә улларына алты ай гына әле. Бәләкәчне өлкән балалары карап калган. Азат белән Гөлсирин исә бер кыз үстерә. Кызларын үзләре белән алып килмәгәннәр иде. Тигезлектә карап үстерсеннәр.

Азат белән Алинә Кәримовлар да бар иде. Алинә узган ел Хәния Фәрхи җырларыннан торган концерт куйган иде. Шуннан соң күпләр Алинәне Хәния апа белән чагыштыра башлады. Ә чагыштырырлык урын юк икән, чөнки Кәримованың тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы үзенчәлекле. Ул җырламый, ә сәхнәдә оча кебек. Җырлавы да күбәләк очкан кебек җиңел. Тирән ноталарны да ул җиңел генә башкара. Азат белән сәхнә артында театр дөньясы турында сөйләшеп алдык. Кәримовлар спектакльләргә йөри икән.

Гомумән, алганда Кәримовлар татар эстрадасының йөзек кашы кебек. Алар, би-ик популяр булабыз әле дип, бер көнлек җырлар башкармый. Алга таба да үз юлларыннан тайпылмасыннар.

Динә — Рафаэль Латыйповлар исә гаилә стажы буенча иң тәҗрибәлеләре иде. Алар инде кырык бер ел бергә. Сүз уңаеннан, майның уникесе алар кабат үз концертлары белән Казан тамашачысын куандырачак. Март аенда куйганнар иде инде бу программаны. Халык яхшы кабул иткән иде. Үзем дә булдым ул концертта. Сезгә дә карарга киңәш итәм, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый.

Онытып торам. Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрамов та бар иде. «Мин сине яратам» дип җырлады алар. Сез бүген парыгызга бу сүзләрне әйттегезме әле? Әйтмәсәгез, өлгерегез.

Парлы язмышлар насыйп ит

Болары гаилә дуэтлары иде. Дуэт буларак формалашканнар арасында Чулпан Юсупова белән Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова белән Рәсим Низамов бар иде. Бу җырчылар дуэт та башкарды, үзләре дә берешәр җыр җырлады.

Рөстәм: «Ник чыкмыйсың бакчабызга, сириннәр чәчәк ата», — дип ретро-җырны искә төшерде. Чулпан «Тип әле, йөрәгем», — диде. Ә дуэт буларак алар Алсу Хисамиеваның «Дәшмә миңа» җырын башкарды. Мин Алсу Хисамиева белән элемтәгә керергә тырышып карадым, булмады. Ул хәзер намазда һәм журналистлар белән аралашмый. «Дәшми миңа, соң инде» җыры мини-спектакль кебек. Мондый җырлар сәнгатьтә күп булмый.

Сиринә Зәйнетдинова белән Рәсим Низамов башкарган «Болытлар агар инде» җырын Рәсим абый 2001 елдан бирле үзе генә башкара иде. Рәсим абый: «Автор Сәүбән Чуганаевтан үзем барып алдым бу җырны», — диде.

Дуэтлары уңышлы булып чыккан. Кемнең идеясе булгандыр шушы ике моңлы тавышны бергә кушу?! Миңа билгеле булганча, Сиринә бу җыр белән кызыксынган, һәм алар аны дуэт буларак башкарган. Мин бу композицияне үзем дә көн саен диярлек машинада барганда тыңлыйм.  «Ходаем, түземлекләр бир ялгыз калган ярларга» дигән сүзләр бар бу җырда. Ялгыз калырга язмасын. Дуэтлар солянкасыннан соң һәр адәм затына шуны теләдем. Тамашачылар арасында да 95 процент кеше парлап килгән иде. Матур күренеш бит. Ходай үзе парлы язмышлар насыйп итсен барыбызга да. Амин.