256
Лайк 0
Дизлайк 0

«Егетләр солянка»сы: бүләкле «бартер», буйдаклар дефициты һәм «декреттан» кайткан егетләр

Стенадагы плакатлардан «сторисларга»

«Егетләр солянкасы»н элегрәк бик тә популяр булган Илназ Гарипов башлап җибәрде. Илназ сәхнәгә озак еллардан соң кабат балкыган яз кояшы кебек балкып чыкты. Ул кояш шуның белән кадерле дә булыр иде. Илназ да менә бу концертта минем өчен кызыклы җырчыларның берсе булды (алга китебрәк әйтәм, алар бер кулдагы бармак белән санарлык иде, шуңа һәрберсе алтынга тиң). 

Җырчы үзе дә татар концертларын, татар тамашачысын сагынган, күрәсең. Аның популяр чагы минем студент чагыма, журналистикада беренче адымнарымны ясаган «яшел» чагыма туры килде. «Син», «Яратам, бетте-китте» һәм башка җырларын бәлки сез дә хәтерлисездер. Алар радиоларда көне-төне яңгырый иде бит. Белүемчә, ул банкетларда әле дә чыгыш ясый, студиясендә аранжировкалар яза, тавышлар яздыра.

Бу тамашада аны күрү киләчәктә дә актив рәвештә иҗат итүгә кайтуы турындамы? Кайтырга уйласа, менә дигән вакыт. Хәзер бит яхшы җырларга кытлык заманасы. Кеше үткәнгә кайта, моннан 10-15 ел элек язылган җырлар янә популярлаша. Илназ бу мөмкинлекне кулыннан ычкындырмасын иде. 

Хәзер Илназ өйләнгән ир һәм әти, бәлки аның иҗаты да башка төрлерәк булыр. Мин аны никтер шансон башкаручы буларак күрәм. «Эй, чабабыз» җырын хәтерлисезме? Клибы да бар иде. Идеально! 

Кызыксыну уяткан җырчыларны барлауны дәвам итеп… «Эссе» төркеме! Канатландыргыч, рәхәтләнеп биедек. «Авылга, авылга, шәһәрдән таярга» – бусы инде студент чак кына түгел, мәктәптә парта артында утырган вакытлар. «Ләйсәнгә кирәк, Гөлназга кирәк…» җырында минем исемем булмаса да, мин «Алинә кирәк» дип үзгәртеп җырлый идем. Мин генә түгел, башкалар да үз исемнәрен өстиләр иде бу җырга. Әле ул вакытта диварларга плакат элүләр дә модада иде. Җырчыны кумир итеп, гашыйк булулар… Ул плакатлар хәзерге социаль челтәрләр кебек инде. Бүген ул плакатларны «сторислар» алмаштырды. 

Эссе» төркеменең алыштыргысыз солистлары — Айрат Ильясов белән Нияз Вәлиев хәзер яшь егетләр түгел инде. Алар булган ирләр һәм күпбалалы әтиләр (Айратта — өчәү, Ниязда дүрт бала). Без аларны «яшь талант» итеп күреп йөри идек, ә хәзер алар безнең өчен «өлкәнрәк абыйлар» булып киттеләр.

Тандем бик яхшы. Нияз –  профессиональ аранжировщик булса, Айрат сүз остасы, популяр алып баручы. Сәхнәдән ерак китмәгәч, кабат җырчы буларак чыгыш ясау җиңелрәк — велосипедка кабат утыру кебек, бер өйрәнгәч, онытылмый ул.

Айрат сәхнәдән уены-чыны белән: «Декрет ялыбыз тәмам», — диде. Гадәттә, декреттан чыккан хатын-кызларның дөньяны яуларга дәртләре ташып тора бит. Егетләрнеке дә шулай булсын иде! Ир-ат дөньясында да декреттан соң «икенче сулыш» ачыла, диләр. Төннәрен елап уянган балаларны тирбәтүдән курыкмаган егетләргә хәзер зур сәхнәләрне селкетү берни түгел инде!

 «Эссе» төркеме — безнең яшьлекнең саундтрегы. Алар башкарган җырлар яңгырый, һәм син яңадан шул елларга кайтасың. Әмма хәзер алар яңадан җырларга әзерләнә — һәм бу яңа саундтрег, бәлки, заман буынынның да күңеленә керер.

Халык артистының корсагы һәм сәхнә артындагы «бартер»

Концертта шулай ук Татарстанның халык артистлары Вил Усманов һәм Асаф Вәлиевлар да бар иде. Бу сәхнә ветераннары үзләренең дәрте һәм дөньяны селкетерлек энергиясе белән әле дә яшь егетләрдән калышмый.

Вил әфәнденең Ислам исемле ике айлык оныгы бар икән. Миңа сәхнә артында телефоннан фотоларын да күрсәтергә өлгерде. Бәләкәч дәү әтисенең корсагында тыныч кына ята иде. Халык артистының корсагында яту һәркемгә дә татыймый шул…

Вил абыйның җыр башкару стиленә аерым тукталасы килә. Ул һәр сүзне, һәр авазны һәм иҗекне үлчәп, дөрес итеп, зәвык белән башкара. Хәзерге яшьләр кебек җырның соңгы иҗекләрен авыз эчендә чәйнәп, чүплеккә атмый, матур итеп, нәзәкатьле итеп ноктасына кадәр җырлап бетерә. Чын классик мәктәп! Ул башкарган «Юлымда синең эзләрең» җырына кырык ел була икән инде. Үткән гомер, аккан сулар, диген.

Ә менә Асаф абый исә бу кичтә чын мачо икәнен тагын бер кат исбатлады һәм концерттан куенына бүләк кыстырып кайтып китте. Сәхнәдән: «Мин сезгә үбү бүләк итәм!» — дип әйтүе генә булды, залдагы бер ханымның түземлеге сыналды, күрәсең. Ир-атның вәгъдәсен сүздә генә калдырырга яратмый торган татар хатыны туры сәхнә артына ук килеп җиткән. Вәгъдә ителгән үбүне дә алган, «җылы рәхмәт» йөзеннән бүләген дә тоттырып киткән. Бартер, җәмәгать, чиста бартер! Асаф абыйның үбүенең бәясе бар – белеп торыгыз, ул бушка үбешеп йөрми.

Сәхнә артында «шпионлык»: Кемнәр әле һаман өйләнеп җитә алмый?

Тамашаның исеме үк «Егетләр солянкасы» булгач, мин дә… берәр өйләнмәгән, буш егет юк микән дип күзләдем. Юк, юк, үзем өчен түгел, мин кияүдә. Яшь кызларга мәгълүмат эзләдем. Бәрәкәлла, эстрадабызда «дефицит» заманасы башланган: бөтенесе диярлек я каты кулларга эләгеп өйләнгән, я инде аерылышырга өлгергән! Сәхнә артында нибары дүрт өйләнмәгән егетне барлап алдым.

Беренчесе — ИлГәрәйнең электрогитаристы, Кукмара егете Нияз. Ул әлегә рәсми рәвештә буш, әмма йөрәк капкалары ябык: кызы бар икән, «Насыйп булса, бер-ике елдан өйләнергә уйлыйм», — дип өметләндерде. Җырчы Игорь Дмитриев та рәсми рәвештә буйдак санала, әмма ул да үз сөеклесенә тәкъдим ясаган иде инде. Туй белән генә никтер озаклыйлар кебек, араларында берәр «кара мәче» үтмәгәндер дип ышанып каласы гына кала. Блогер Равил Закиров та әлегә иректә. Ә менә алып баручы Байбулат исә һаман да өйләнеп бетә алмыйча җәфалана. Нидер яшерә бугай ул, мөгаен, «Бәхет тынычлыкны ярата», — дигән кагыйдә белән яшидер, үзенекен кычкырып әйтергә ашыкмый.

Калганнар исә — барысы да тәртипле, никахлы һәм балалы ирләр. Нәкъ менә шушы концертта минем өчен зур ачыш булды: татар эстрадасының иң тыйнак, чибәр һәм оялчан җырчысы Рамил Галимҗановның… дүрт баласы бар икән бит! Бу матур гаилә хәзер Әлмәттә гомер итә. Заманча әрсезлектән, сәхнәдәге ясалма шау-шудан күңел арыгангамы — Рамилнең шушы тыйнаклыгы аны тамашачыга аеруча якын итә. Иҗатын хөрмәт иткәнгә, 5 ноябрьдә узачак аерым концертына бармыйча калып булмас, мөгаен.

Язмыш сынауларын ирләрчә күтәргән Самат Нәбиуллин да бу кичтә бар иде. Аның ике улы бар: берсенә — 13, икенчесенә 6 яшь. Самат бүгенге көндә аерылган, ә балалары аның белән яши. Әйтү генә җиңел: төп эшендә дә эшләп, концертларда да чыгыш ясап, шул ук вакытта ике малайга берүзең әти дә, әни дә булу — җиңелләрдән түгелдер, һичшиксез. Мондый ирләргә сокланырга һәм кул чабарга гына кала!

Айнур Каюмов исә әле күптән түгел генә өйләнде, яшь парның бәләкәчләре әлегә планнарда гына. Ә менә Айрат Рәкыйпов нәкъ менә быел әти статусын алды — улына әле өч кенә ай тулган. Алып баручы Ренат Галиаскәрнең дә Камал исемле кечкенә улы әнисе белән бергә сәхнә артына әтисенә көч бирергә кереп чыккан иде. Кыскасы, солянка нинди генә кайнар булмасын, татар артистлары гаилә кыйммәтләренә тугры калып, матур итеп, бергәләп гомер итә белә. Бу исә бүгенге заманда аеруча зур соклану уята!

Аюкай да, тиенкәй дә: Гөлүс Хәбибрахманов нигә «милый»?

Сәхнә артындагы күзәтүләремне йомгаклап, Гөлүс Хәбибрахмановны да аерым телгә алмыйча мөмкин түгел. Ул бигрәк күңелгә ятышлы, заманча әйтсәк, үтә дә «милый» инде үзе! Концерт дәвамында аңа карап утырдым да, эчтән генә уйлап куйдым: балам балалар бакчасын тәмамлаганда, чыгарылыш кичәсенә алып баручы итеп нәкъ менә Гөлүсне чакырыр идем!

Аның бала җанлы, эче-тышы бер булган самими кеше икәне әллә кайдан, күз карашыннан ук күренеп тора бит. Ул сәхнәдә дә, өендә дә балаларны чын күңелдән яратып, алар телендә сөйләшә беләдер. Мондый артист кечкенә тамашачылар алдында кирәк икән — аюкай да, кирәк икән — шук тиенкәй дә була алыр иде, сынатмас иде! Сәхнәдә әрсезлек, кырыслык җитәрлек заманда Гөлүснең мондый йомшаклыгы һәм яктылыгы җанга рәхәтлек бирә.

Ринат Рахматуллинга да әйтер сүзем бар. Ул бу арада еш яшь хатыны Динара белән мактана башлады әле. Анда гына диярсең яшь хатын… Ирлегеңне күрсәтәсең килсә, 55 яшьтә кабат әти булып куй — менә монысы чын хайп булыр иде! Хәзер 50 яшьтән соң хатын-кызлар да бала табарга курыкмый, сиңа да артта калу бер дә килешмәс. Димәк, яңалыклар көтәбез.

…Менә шулай, безнең егетләр сәхнәдә дә, тормышта да «тузан туздырырга» һәрвакыт әзер! Киләсе очрашуларга кадәр.

Перейти к верхней панели