134
Лайк 1
Дизлайк 0

Эльмира Кәлимуллина концерты: үз-үзеңә тугры калу үрнәге

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина Казанда үз концертын куйды. Тамашага «Барс медиа» хәбәрчесе дә барып кайтты.

Эльмира Кәлимуллинаның концерты кайбер җырчыларның «чегына» охшаган иде. Утлар, экраннар юк. Сәхнә түрендә – фортепиано һәм җырчы үзе. Бу шелтә белдерү түгел. Тамашачыларның күбесе шоу, утлы тамаша, шаккаттыру көткән вакытта Эльмира концертларның «камерный» форматын сайлаган. Сайлаган дип әйтү дә дөрес түгеледер инде, ул бары тик үзен ишеткән һәм үз-үзенә тугры калган.

Фортепианода Казан консерваториясенең мөгаллимәсе Болотнова Екатерина һәм танылган композитор Эльмир Низамовлар уйнады. Екатерина концертның беренче бүлегендә сәхнәдә булса, икенчесендә Эльмир Низамов булды.

Программада төрле мюзикллардан опералар, шулай ук Эльмираның үз репертуарындагы җырлар да яңгырады. Концерт ике телдә алып барылды. Җырлар арасында рус композицияләре дә, шулай ук татарча сингллар да булды.

Һәркемнең үз жанры бар инде. Мин үзем болай опера тыңламыйм, шуңа күрә үземнән шушы интелегенциягә бик тә якын булган жанрның белгечен ясап утырасым килми. Бу тармакны мин белмим, кайсы операның кайсы мюзиклдан булуы да минем өчен караңгы. Кечкенә чакта да опера тыңлап караган чагымны хәтерләмим. Эльмира үзе дә опера тыңлап үскән бала түгел. «90 еллар, Түбән Кама шәһәре», — дип сөйләде ул үзе турында. Эльмираның концертында һәр операсын кызыксынып тыңладым, сүзләренең мәгънәләренә дә төшендем. Һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына кабат барырга теләгем уянды. Минем кебек опера жанрыннан ераграк булганнарны җәлеп итә алу – талант.

тыңлап үскән бала киләчәктә кем булыр микән? Өстәвенә Эльмираның ире Евгений да иҗаттан ерак кеше түгел. Ул биюче. Евгений рус эстрадасының танылган артистлары белән эшләгән. Алар иҗади гаилә. Евгенийның йөреше дә үзенчәлекле, очып йөри, диярсең.

Тагын шуны өстәргә кирәк: җырчы улы белән бары тик татарча аралаша. Ире Евгений белән дә татарча аралашырга тырыша ул. «Ирем татар телен минем кебек камил белмәсә дә, сүзләрнең күбесен аңлый», — ди җырчы.

Концертның икенче бүлегендә Эльмираның үз репертуарындагы җырлар яңгырады. Ул җырларны Эльмир Низамов язган. Араларында популяр «Мин сине Ходайдан сорадым» һәм «Улым» җырлары бар иде. Низамов бүгенге көнне Яхиннар һәм Садыйковалар кебек эз калдырырлык итеп хезмәт итә. Ул Россия күләмендә танылган композитор.

Шаушулы татар эстрадасы белән беррәттән Эльмира Кәлимуллина башкарган жырларның да популяр булуы сөендерә. Илүсә Хуҗина, Айгөл Хәйри, Айгөл Кыямовалар өчен үрнәк тә әле ул. Алда язып үткәннәр дә аның кебек «сольный» концертларын куйсын иде. Аңлашыла, мондый проектлар акча эшләү ягыннан уңышлы түгелдер. Әмма рухи байлык турында да онытырга ярамый.

Эльмира «Голос» бәйгесеннән соң танылды. Ул аңа бик яхшы этәргеч бирде, шушы этәргечне кулыннан ычкындырмаган. Мәсәлән, Динә Гарипова бик күренми бит. Эльмира өчен аның әнисе Лилия ханым да сөенә. Мин аның белән сәхнә артында аралашып алдым.

Эльмира сәхнәдә ничә ел булса да, һәр чыгышы алдыннан аның өчен дулкынланам. Һәм, әлбәттә, кызым өчен сөенәм. 2012 елда кызым  «Голос» проектының финалына эләккәч, бер ара ышанып бетә алмаган идем. Безнең арттан этеп торучы танышларыбыз да, бай абруйлы дусларыбыз да юк иде. Ул барысына да үзе иреште.

Сорыйм инде: Эльмира пары итеп рус егетен сайлагач, ни дидегез?

— Башта ризалыгымны бирмәдем. Кечкенәдән аңа үз динең кирәк, дип үстердем. Алар мине ишетте, миңа басым ясамады. Ә киявебез безне шундый хөрмәтли, ул бит игътибарлы. Миңа: «Әнкәй», — дип кенә эндәшә. Эльмираны да ярата ул, гел аңа теләктәшлек белдереп тора. Балалар бер-берсен аңлап һәм санлап яши. Татар егетенә чыгып та төгәл бәхетле булырмын, димә.

Кодагыйлар ни диде?

Алар Эльмира кебек танылган артист Женяга кияүгә чыгар дип уйламаган да.

Евгений үзе дә популяр биюче бит.

Әйе, ул Арбокайте, Анита Цойлар белән эшләгән биюче. Бик талантлы үзе дә. Шигырьләр дә, көйләр дә яза.

Эльмира әни кеше буларак нинди?

Ул, әни булгач тагы да чәчәк атты, нурланды. Кулдан килгәнчә Мурадны карарга мин дә ярдәм итәм. Эльмира алга таба да иҗат итсен. Балам белән бик горурланам. Ул үз-үзенә тугры калсын, үз юлыннан тайпылмасын.