261
Лайк 2
Дизлайк 0

Фирдүс Тямаевның стадиондагы концерты: затлы бүләкләр һәм этенү-төртенү

Еллар узган саен, теге яки бу артистның кайсы якка үзгәрүен, үсештә булуын я, киресенчә, бер урында тукталып калуын күзәтү үзе бер хобби кебек. Журналист буларак, эзлеклелек югалмас өчен, мин еш кына концертка яки интервьюга барыр алдыннан җырчының миңа әйткән фикерләрен барлыйм, моңа кадәр куелган концертларын искә төшереп үтәм.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның да «Татнефть» аренада дискотека форматында концерт куячагын ишеткәч, барып карарга тәвәкәлләгәч, хатирәләрне яңарттым. Мин Фирдүс белән 2016 елда Чаллы шәһәрендә үткән концртында таныштым. Ул вакытта мин әле журналистика дөньясына килеп керүче бер сабый идем. Шулай да Фирдүс миңа һәм командама якты йөз күрсәтеп, сорауларыма төпле җаваплар биргән иде. Еракта калган бу 2016 елгы концерттан соң инде күп башка мәкаләләр, интервьюлар язылды. Ә бүген исә мин кабат Тямаев концертыннан репортаж язарга утырдым.

Кеше булдыра алганча, сәламәтлеге, матди мөмкинлекләре рөхсәт иткән кадәр үсештә булырга тиеш. Тиеш дип өздереп әйтү дөрес тә түгелдер инде ул. Шулай да тәмам артта калмас өчен, тырышу-тырмашу кирәк. Менә Тямаев та иҗат юлында тагын бер баскычка өскә менде. Ул стадион хәтле стадионда концерт куйды. Күпләр Тямайның стадионны тутыра алуына ышанмады. Аннан соң, беренче афишаларга карасаң, бу концерт 27 июнь булырга тиеш иде бит. Чара кичектерелгәч, өлгермиләр, билетлар алынмаган, диештеләр. Концертны оештыручылар хәбәр итүенчә исә, чараның кичектерелүе бары тик техник сәбәпләр белән бәйле булган.

Кызык күренеш: Тямаев төшеп бетте, артта калды, башка җырчыларга конкурент була алмый дигән имеш-мимешләр йөргәндә, җырчы стадионда концерт куя. Минемчә, Фирдүс холкы буенча шундыйдыр. Юк, эшли алмассың, дигән саен, шушы сүзләрне «вызов» кебек кабул итеп, алга бару көчлеләргә хас. Аннан соң яңалык та кирәк булгандыр. 10-15 ел бергә яшәгән парлар, әллә тагын бер бәби алып кайтыйк микән, диешәләр бит. Монда да шул ук хәл. Яңа баскыч, яңа үр, истә калырылык тарих.

Концертның аксаган бер ягына тукталыйк әле. Сакчылар әз һәм профессиональ түгел иде. Мин утырган яктагы куркынычсызлык өчен җавап биргән егетне, тәләгем булса, мин тырмашып булса да, аудара ала идем. Стадион бу кичне үзенә 9 меңләп кеше сыендырды. Тамашачының бер егерме проценты салмыш, бер җиде проценты исерек хәлдә булганын да исәпкә алсак, сакчыларның никадәр кирәк булуы аңлашыла. Биюче, администратор ярдәмчесе, груз ташучы һәм башка «Тямай» бандасына кергән егетләр яки ирләр сакчы була алмый. Масштаблы чара иминлек ягыннан контрольдә тотылырга тиеш. Сез интернетта таралган видеоларны караштыргаласагыз, Фирдүс янына сәхнәгә авырлыгы бер 130 килограмм булган ирнең менүен күргәнсездер. Ул лыкым, дөпел исерек иде. Бу ир-атның сәхнәдә булуын күргәч, Фирдүс үзенең командасына усал караш ташлады. Юк, команда гаепле түгел, сакчылар кирәк иде. Аңлавымча, бандада Тямаевның иҗатын, җырларын яратучылар җыелган. Алар сәхнәгә, сәхнә артына алып бара торган юлны саклаганчы, концерт карады. Бу абзый менеп төшкәч, мин кызыксынып, сәхнәгә таба атлагач, минем кулымны нык итеп кысар урынына, танцполда этешкән, инде менә  «чүт» сугышмаган ике егетне туктатсыннар иде алар. Ул әллә ничек болганган, инде яхшылап аякларында тора алмаганнар башкаларга концерт карарга, ял итәргә комаучалады. Бер хатын аптырагач, ирен ташлап, кайтып китте. Бу чарада булган рус кардәшләребез кабат татарның матур гына ял итә белмәвенә инанып кайтып киткәндер инде…

Теге сәхнәгә менгән абзыйны кызгандым инде мин. Айныгач, оятка калгандыр. Әле аны, кулыннан гына тотып, сәхнәдән төшерә алмагач, аягына ябышып, ектылар. Абый-җаным баскычтан башы белән аска төште, чалбары салынды, эчке күлмәкләр күренде. Аны сәхнә артына алып кереп киттеләр, ул абзый башка күренмәде.

…Язып үтик. Концертның бу өлешен театральләштерелгән диючеләр булды. Әгәр дә мәгәр, бу исерекне уйнаган абзый артист икән, мин ышандым, курыктым, борчылдым һәм кызгандым. Димәк, яхшы уйнаган…

Бер тәкъдим: тугыз мең кеше җыелды, дип әйтү горур яңгыраса да, иминлек ягыннан кеше санын җиде меңнән дә арттыру кирәкмәс. Биергә урын юк, ул этелгән-төртелгән яшь кызларны күргәч, сыта күрмәсен инде, өстенә атлана инде хәзер дип борчылып утырган тамашачылардан бу киңәш.

Махсус хәрби операциядә һаләк булганнардан

Концертта махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр дә бар иде. Тумышы белән Лениногорск шәһәреннән булган, хәзер гаиләсе белән Әлмәттә яшәгән Муса исемле батырыбыз Фирдүс Тямаевка рәхмәтен белдерде. «Татарстанга ялга кайттык, Фирдүс абыйның концертына да килергә насыйп булган. Без аның белән яу кырында таныштык. Аның ярдәме безгә нык тиде. Ул матди яктан да ярдәм итте, шулай ук минем кебек МХОга киткән егетләрне җыр аша тынычландыра, юата белде. Ул безгә «кунакка» килгәч, без булдыра алганча аны зурлап каршы алдык. Фирдүс абый, баянда уйнап, егетләр янына керде, рухи көч өстәде, дип әйтергә дә була», — дип сөйләде Муса.

Актив рәвештә махсус хәрби операциядә катнашкан ватандашларыбызга ярдәм итүче Мөслим егете Рүзәл Минхаҗев сәхнәдәдән җырчыга МХОда катнашкан егетләрнең соңгы бүләге итеп Татарстан флагын бүләк итте. Флагта «Фирдүс абый, рәхмәт», — дип язылган иде.

Артист үз тамашачысы өчен үрнәк булырга тиеш инде. Әгәр дә меңләгән кеше сине күзәтә икән, син аларны үз артыңнан алып барасың, дигән сүз. Сәхнә артистларга карата таләпләпне бик югарыдан куя. Шуңа күрә дә һәркемгә артист, ягъни әйдәп баручы булырга язмаган.

Тансык бит…

Мин үзем стадион сәхнәсендә Тямаевның хатыны, җырчы Резидә Әхмәтвәлиеваны һәм Фирдүс төркемендә унөч ел эшләп киткән биюче Альберт Әхмәтовны күрергә шат булдым. Альберт белән дә, Резидә белән дә сәхнә артында аралашып алдым. Сөйләшүләрнең һәрберсен аерым язып үтәр алдыннан Фирдүснең кабат Резидәгә тәкъдим ясавы турында искә алып үтик.

Гаилә мөнәсәбәтләре кайчан сынала? Юклык вакытында, сынаулар ишек шакыганда, шулай бит? Тямаевлар гаилә корып җибәргәндә, аларның тормышлары бүгенгедәй мул булмаган. Фирдүс сөйгәненә зу-ур чәчәк бәйләме дә, бриллиант белән бизәлгән йөзек тә бүләк итә алмаган. Менә хәзер бер дистә еллап вакыт узгач, тугыз меңлек тамашачы алдында җырчы хатыныннан янәдән кулын сорады. Әлбәттә, Резидә Фирдүскә кабат: «Әйе», — дип җавап бирде. Киләчәктә дә тигезлектә гомер итсеннәр. Сыналган мөнәсәбәтләрнең кадере бермә-бер артыграк ул.

Ә хәзер интервьюларга күчик. Башта бу концертның примадоннасы Резидә Әхмәтвәлиевага тукталыйк.

         «Фирдүс концертлардан, алкышлардан беркайчанда баш тарта алмастыр»

Бүген нинди хисләр кичерәсез?

— Дөресен генә әйткәндә, мин бүгенге бәйрәмнең масштабын аңлап та бетерә алмыйм кебек. Минем инде өч ел сәхнәгә чыкканым юк. Шуңа күрә бүген мин үземне имтиханда кебек хис итәм. Куркыта да, дулкынландыра да. Әлбәттә, Фирдүс белән горурланам.

Стадионда концерт куярга иде, дигән фикер кайчан һәм кемдә барлыкка килде?

— Концертлар сезонында Фирдүс командасы белән УНИКСта чыгыш ясый бит. Менә шушы концертлар вакытында ирем дискотека форматында концерт куйып карыйсы килә, дигән иде, ялгышмасам. Булып чыкты Аллаһка шөкер, тырыштылар.

Фирдүс миңа бер-ике ел элек концертларның санын киметермен, дигән иде. Киметүгә бер дә охшамаган әле.

— Арыды, әйе, аяклары да сызлый. Ул бит ял итә белми, яхшылап йоклаганы да юк. Концертларны киметергә кирәктер, дип әйтеп куя инде ул. Әмма ул шушы чыгышлардан күпме энергия ала, ул җыр һәм иҗат белән яши торган кеше. Сәхнәгә гашыйк булгач, ул концертлардан, алкышлардан беркайчанда баш тарта алмастыр.

Сез хәзер медицина хезмәткәре дә. Ник кабаттан укырга керергә булдыгыз?

— Балалар белән өйдә утыргач, миңа аралашу җитми башлады, үземә өстәмә берәр шөгыль табасым килде. Медицина белән бәйле уку йортына кереп карарга тәвәкәлләдем. Шушы идея килгән көнне үк нинди документлар кирәк булуын, укырга керер өчен нинди имтиханнар тапшырырга кирәк икәнен белештем дә, икенче көнне уку йорты бинасының ишекләрен ачып та кердем. Насыйп булгач, барысы да тиз арада хәл ителде дә куйды.

Сез кичләрен укыдыгызмы? Балалар кем белән калды?

— Әйе, кич укыдым. Әнием эштән кайту белән укырга чыгып китә идем. Әнигә рәхмәт, ул булышты.

Кире сәхнәгә кайтырга планлаштырасызмы?

— Тамашачы мине көтә икән бит, шундый рәхәт. Шулай да беренче чиратта мин өч бала әнисе. Хәзер менә мәктәп чоры башлана, дәресләр хәзерләргә кирәк. Иҗат итү дә, артист булу да җиңел түгел, тик әни кешенең хезмәте дә җиңелләрдән түгел. Әле җырлый башлыйм дип әйтер өчен кыюлыгым җитми, мин әзер түгел.

Кызыгызга ничә яшь булды инде? Кабат әни булырга планлаштырмыйсызмы?

— Оох, мин әлегә кабат әни булырга әзер түгел. Мәрьямгә 2,4 яшь. Кызыбыз бик елак һәм тыңгысыз булды. 1,5 ел дәвамында кызым яхшылап йокламады. Әле менә күптән түгел генә кешечә төннәрен йоклый башладым. Янәдән көч җыярга кирәк.

Мин үзем дә ике малай әнисе. Өченчесе кыз булса, тагы да шатланыр идем кебек…

— Аллаһ ничек язган инде. Без көннәрне санамадык, кыз булсын дип туры китерер өчен нидер эшләмәдек. Шулай язган булган. Кыз бала – кыз бала инде. Аны гел сыйпап, яратып кына торасы килә. Менә елак булуы гына борчыды. Без аны табибларга да күрсәттек, өшкерттек тә. Елагач, берәр җире авырта микән дип уйлыйсың бит инде. Була шундый елак балалар, дия иделәр. Хәзер тфу-тфу, йоклыйбыз. Үземне дә кайгыртыр вакыт җиткәндер. Хәл алырга, ял итәргә кирәк. Җырла инде дип әйтү җиңел бит. Артист хезмәтенең катлаулы булуын онытмасыннар иде.

Резидә концертта ире белән «Бергә булыйк, җаным» дуэтын һәм «Умырзая» җырын башкарды. Җитми калды. Мин әле тагын чыгыш ясар дип көткән идем. Хатын-кыз я гаиләсен, я иҗат юлын сайлый инде. Гаиләсен диюем, көндәлек, ягъни иртән уянганда да, төнлә йоклап киткәндә дә өйдә балалар белән булуны әйтүем. Артистлыкны сайлаган хатын-кызларга бу бәхет бик сирәк татый дип беләм.

Альберт Әхмәтов: «Үземне сәхнәгә беренче тапкыр чыккан кебек хис иттем»

Фирдүс Тямаев төркемендә унөч ел эшләгән Альберт Әхмәтов бу концертта чыгыш ясаса да, аны алга таба да концертларда күреп булачагын төгәл генә әйтә алмады. Аның сүзләренчә, Фирдүс белән алар Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова төркемендә танышканнар. Фирдүс бу төркемдә алып баручы буларак эшләсә, Альберт, билгеле булганча, биюче булган.

«Фирдүс үз тырышлыгы белән алга таба бара. Аллаһ Тәгаләгә ышанып эшләсәң, барысы да була. Мин төркемнән аякны сындырып киткәч, күпләр кире кайтуымы көткән. Насыйп булгач, бер елдан соң кабат сәхнәгә тугыз мең тамашачы алдына чыктым. Әлбәттә, дулкынланам. Үземне сәхнәгә беренче тапкыр чыккан кебек хис иттем», — диде Альбрт. 

Тямаев — продюсер

Ильмира Нәгыймова да бар иде. Ул хәзер Тямаев канаты астында эшләячәк, дип аңладым. Байрак тоткан кеби горурланып: «Мин сәхнәдә 18 ел», — дигән Ильмирага продюсер ник кирәк булды икән?! Аның үз йөзе, үз репертуары бар бит. Чишенерләрме, киенерләрме — образ нинди якка үзгәрер? Фирдүскә әйтеп үтим әле: Ильмира хаҗ кылган кеше ул. Видеолар, фотолар күп куйды. Шуны онытма инде, яме, алай-болай, продюсер булгач, гөнаһасы сиңа төшмәсен.

Берничә режиссердан ишеткәнем бар: формалашкан артист белән эшләү җиңел түгел, яңа гына театр дөньясына килеп кергән кешедән теге яки бу геройны «әвәләү» уңайлырак. Тямаевка ничек булыр? Ильмира аны гына тыңларга теләрме, сүзләренә колак салырмы?

Мин конфликтлар яратмыйм, конфликтлар турында язу да рәхәт түгел. Я Раббым, Ильмира белән Фирдүс арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан дип язулардан үзең ярлыка. Амин!

Зәвыклы бүләкләр һәм рус җыры

Иганәчеләр дә булды. Суыткыч, ике мотоцикл, IPhone телеофны, Мальдив утрауларына юллама, телевизор, электросамокат һәм башка бүләкләр уйнатылды. Кемдер Тямаев белән бер көн дә үткәрәчәк әле. Әйбәт!

Тямаев концертны «Ай, былбылым» җырыннан башланды. Халык җырының шундый зур аудитория алдында башкарылуы сөендерә инде. Бер Сәйдәш исемле тамашачы белән аралашып алдым. Ул: «Төрле рус артистлары, Казанга килеп, стадионнарны шаулата бит, безнекеләр дә артта калмасын. Масштаб зур, тавыш һәм бизәлеш ягы югары дәрәҗәдә. Бу татарларның алга таба баруы турында бит инде», — диде ул.

Чыннан да, эчкә үткәнче, яшьләрнең, килгән тамашачының сөйләшүенә бераз игътибар иттем. Татарча сөйләшәләр, аралашалар. Балалар да бар иде, плакатлар ясап килгәннәр. Без рус эстрадасыннан техник мөмкинчелекләр ягыннан, сыйфат ягыннан бер дә калышмыйбыз.

Русча да җырлый беләбез. Рус җырын татарча, дисәм дөресрәк булыр. Фирдүснең:  «Тый заходи в мой дом», — дип җырлавы колакка сеңеп калды. Фирдүс үзе бу концерт дәвамында адреналин ала алды микән? Дискотека форматы башкачарак бит инде ул. Минемчә, бу концертта Тямаев үзен тулысынча тамашачысына багышласа да, аңа шушы энергия кире кайтмагандыр. Кешеләр биергә, ял итәргә килгән иде. Дискотека форматының максаты да шул. Миңа үземә УНИКСтагы Тямаев күбрәк ошый. Ул этенүләр-төртенүләр, исерек егетләрнең бер-берсе белән эләгешеп алулары минем күзләрем өчен түгел. Никтер башта шушы егетләрне күргәч, аннан соң стадионда эшләүче 60-65 яшьләрдәге ап-ак чәчле ябык кына сакчы абзыйга күз ташлагач, борчылу хисе уяна иде миндә. Артымда утырган МЧС егетләренең: «Сугышырлар микән?», — диюләре тагы ла шүрләтә иде. Кайбер кеше чамасын белми инде…Үзенең ялын үзе«б*клый» да куя.

Шулай да молодец Тямаев, бу чын тарих, һәм мин дә тугыз мең тамашачы белән беррәттән шушы тарихның шахиты булдым. Рәхмәт!