Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
– Идрис Мөдәрисович, “Татар җыры” программасына ХХ гасыр башында популяр булган җырлардан тезмә кертү кемнең идеясе иде?
– Август азагында Камил Мәүлетович Гәрәев (“Барс медиа” компаниясе директорлар советы рәисе – авт.) белән, ул Уфага килгәч, бик озаклап сөйләштек. Ул: “Быел проектка 25 ел, димәк, яңа бит ачарга, алга таба атларга вакыт. Безгә берәр яңалык кертергә кирәк”, — диде. Мин шул вакыт аңа тарихка әйләнеп кайтыйк, дип тәкъдим иттем. Тамашачыга татар эстрадасының башлангыч чорында нинди көйләр, җырлар булганын тыңлатыйк, дидем.
– Ни өчен нәкъ менә ХХ гасыр башы?
– Нәкъ менә шул елларда татар мәдәнияте алгы планга чыга. Татар театры, музыка өлкәсендә беренче адымнар эшләнелә. Шул чорның музыкантлары, җырчылары граммофон пластинкаларына языла башлыйлар. Әлбәттә, ул елларда музыка сәнгате өлкәсенең ни хәлдә булуы турында сакланып калган мәгълүмат бик үк күп түгел. Хәзерге тамашачы, гомумән, татар эстрадасының нидән башланганын бик үк белеп бетми. Мин галим буларак бу өлкәдә шактый гына эзләнүләр алып бардым һәм барам, тикшерәм.
– Табылган материалларны бер номер итеп күрсәтүгә күп вакыт киттеме?
– Юк, ничектер тиз арада булдырылды барысы да, чөнки барыбыз да үз эшенең профессионаллары. Октябрь аенда җырларның язмаларын Казанга алып килдем. “Татар җыры” фестивале өчен сакланып калган граммофон пластинкаларында яңгыраган җырлардан сайлап алып бер тезмә төзедек. Оештыручылар белән биш җыр сайлап алдык. Минем белән бергә калган дүрт җырны яшь җырчылар башкарса, яхшы булыр иде, дидем. Казан консерваториясенең опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаббаровага мөрәҗәгать иттек. Студиянең дүрт студентын бу эшкә җәлеп иттек. Казандагы яңа оештырылган CGM Orchestra коллективын танылган дирижер Ильяс Камал җитәкләде. Ул, минем тәкъдимнәремне исәпкә алып, оркестр өчен җырларның партитурасын язды. Тамашачыларның ничек кабул итүләренә карап әйтә алам, бу чыгыш уңышлы килеп чыкты.
– Шулай ук номер дәвамында биючеләр өстәл алдында утырды, биеп тә алды. Бу күренеш тә тарихтан алынганмы?
– Без бу күренешләрне сәнгати яктан арттырып күрсәттек инде, әлбәттә. Ә тарихка күз салсак, татарларның бер өлеше, байлар, урта хәллеләре өчен дә кабакларга бару, анда яңгыраган музыканы, җырларны тыңлау бик үк ят күренеш булмаган. Алар анда үзләре дә җырлаган, күңел ачкан. Кабакларда эчкәннәр дә инде… Яшереп тору урынсыз. Әйткәндәй, Г.Тукай үзенең кайбер әсәрләрендә дә татар тормышындагы бу ямьсез күренешләрне тәнкыйтьли. Ул елларда ачык концертлар куюга рөхсәт ителмәгән бит. Ачык концертлар, әдәби-музыкаль кичәләр 1907 елда “Шәрекъ” клубы ачылгач кына куела башлыйлар.
– Аерым җырчыларга да тукталып үтик. Кемнәр татар эстрадасына нигез салган?
– Без белгәннәрдән: Камил Мотыйгый (Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин), Хөсәин Юсипов, Мирфәйзә Бабаҗанов, Фәттах Латыйпов, ә хатын-кызлардан Мәрьям Искәндәровалар бар. Җырчы-гармунчы Хөсәин Юсипов тумышы белән Түбән Новгород якларыннан була. Ул Мәскәүдә, Санкт-Петербургта таныла. Ә менә җырчы-гармунчы Мирфәйзә исемлесе Троицк шәһәрендә (хәзерге Чиләбе өлкәсе) яшәгән. Тукай ул якларга кымызга барганда, аның белән аралашкан, дигән мәгълүмат бар. Казанга концерт белән килгәндә М.Бабаҗанов Тукай белән Болгар номерларнында да аралашкан була. К.Мотыйгыйга килгәндә, җырчы булып киткәнче, татарлар арасында ул беренчеләрдән булып Уральск шәһәрендә татарча газета, журналлар чыгарган кеше. Беренчеләрдән булып үзенең басмаларында Тукайның шигырьләрен дөньяга чыгара. К. Мотыйгый Габдулла Тукайның остазы булган, диеп әйтергә нигез бар.
– Ул елларда хатын-кызның җырлавын кабул итеп бетермәгәннәрдер?
– Әлбәттә, каршылыклар булган. Дин әһелләре бу күренешне тәнкыйтьләгәннәр генә түгел, гомумән, кабул итмәгәннәр. Мәрьям Искәндәрова Мәскәүдә, Мәкәрҗәдә югары класслы рестораннарда жырлаган, күңел ачу җырларын башкарган кеше. Көнчыгыш биюләрен дә нәкъ ул беренче күрсәткән артистка. Кабул итмичә, үзебезчә әйтсәк, кирәген биргәннәр инде аның.
– Сезнең һәм җырчы егетләрнең киемнәре дә туры китереп сайланган иде бугай.
– Мин үзем махсус яңа сюртук (татарча әйтсәк, күкрәкчә??? ) тектердем. Тегүчеләргә Камил Мотыйгыйның фотосын күрсәттем дә: “Менә шушындый кирәк”, — дидем. Туры китереп тектеләр.
– Беренче пластинка татарларда ничек барлыкка килгән соң?
– 1901 елның 23-26 июнь көннәрендә Казанга Англиядән “Граммофон” компаниясенең белгечләре килә. Алар татар җырларын пластинкага яздыра. Югарыды әйтеп үттем, бу елларда бит әле “Шәрекъ” клубы да, театр үзе дә юк. Алар мәдрәсәләрдән бәет, мөнәҗәт әйтүчеләрне эзли. Ул вакытта кабакларда популяр булган Измаил Абдрашитов исемле гармунчыны да яздыра алар. Казандагы хәзерге Кремлевская урамында XIX-нчы гасыр азагы XX-нче башында бер гостиница була – Номера Франции. Граммофон пластинкаларына яздырылу менә нәкъ шушы гостиницада алып барыла. Татарларда граммофонга язылу 1914 елга кадәр бара. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач туктала. Национализация башлангач, Англиядә, Германиядә нигезләнгән компанияләрнең Россиядәге бүлекчәләре юкка чыгарыла. Әйткәндәй, 1901 елда язылган бер генә пластинка барлыгы ачыкланды. Америка Конгрессының библиотекасында саклана ул. Бу пластинка – безнең өчен бәясез табылма. Әлбәттә, ул язмаларның сыйфаты мактанырлык түгел, шулай да без үзебезнең тарихыбызны белергә тиеш. Граммофон пластинкаларын шулай ук Франция милли библиотекасында табу бәхете тиде. Казандагы шәхси коллекциялрдә сакланып калган пластинкалар да безнең өчен кадерле.
– Беренче татар җырчыларына бер дә җиңел булмагандыр дип уйлыйм мин.
– Башларга беркайчан да җиңелләрдән булмаган. Патша жандармы рөхсәте белән генә гастрольләрдә йөрергә, концерт, спектакльләр куярга яраган. Аннан соң алар бит махсус белем алмаганнар, укымаганнар, үзләре белгәнчә җырлаган, биегән, гармуннарда уйнаган. Безнең ничек җырларга, үзебезне ничек сәхнәдә тотарга кирәк булуының үрнәге бар, ә аларда берни булмаган. Алар “башлап йөрүчеләр”, шуңа күрә дә без аларны белергә һәм искә алырга тиешбез.
– Сез бу материалларны каян туплыйсыз?
– Галим кеше бит мин. Үзем кызыксынучан кеше булгач һәр чак эзләнүдәмен. Мәгърифәтчелек белән шөгыльләнәм, дисәм дә, арттыру булмас. Һәрнәрсенең нигезе бар бит, без шушы нигезне дә белергә тиеш. Тарихны белмәгән килеш алга таба атлау ярамый. Шуңа күрә тарихны өйрәнергә, беренче чиратта, музыка мәдәнияте тарихын өйрәнергә кирәк, дип үземә максат куйдым. Газета-журналлардан, төрле мәкаләләрдән, афишалардан мәгълүмат алам, граммофон пластинкалардагы булган җырларны, көйләрне өйрәнәм, аларга реконструкция эшлим, торгызам, ул җырларны үземнең репертуарга кертәм. Бу – минем гыйльми эшем дә, җырчы буларак, башкаручанлык иҗатым да. Һәм, әлбәттә, шушы белгәннерне халыкка җиткерү, тамашачыга күрсәтү – минем өчен зур теләк.
– Совет чорында булган сәнгатьне дә тамашачыга күрсәтергә теләгегез бармы?
– Киләчәктә, әлбәттә. Татар музыкасының алыплары булган Сәлих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин кебек шәхесләрнең иҗатына мөрәҗәгать итеп, аларның да җырларын үзенчәлекле итеп “Татар җыры” сәхнәсендә күрсәтү теләге көчле. Бу юлы халык бик яхшы кабул итте бит, димәк, тарихтан ваз кичәргә ярамый. Бу эшне дәвам итәргә кирәк! Сакланып калган бу мирасыбыз ул бриллиант кебек!
– Димәк, үзегез “Татар җыры”нда куелган бу номердан кәнагать калдыгыз?
– Канәгать кенәме соң?! Камил әфәнде Гәрәевка зур рәхмәтемне белдерәм. Ул бит иң беренче булып бу турыда сүз кузгатты. Тирән фикер йөртүе өчен рәхмәт. Аның кебек абзыйлар булганда, җыр сәнгате әле алга таба барачак, димәк.
– Үзегез бүгенге татар эстрадасын тыңлыйсызмы?
– Әйе, төрле вакыт була: кайчак тәнкыйть белән дә тыңлыйм, кайчагында сөенеп куям. Җырларның эчтәлеге булсын иде. Талантлар күп, аларны күрә белергә һәм күтәрергә генә кирәк. Җырчы буларак үзләренең төп бурычларын – татар рухын саклап калуны, татар халкына хезмәт итүләрен онытмасыннар иде.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!