Казанда Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисты, профессор Идрис Газиевның концерты тамашачылар арасында зур куаныч тудырды. Концертка 1-2 атна кала татар халкының мәдәнияте, сәнгате тормышында кайнаган шәхесләр: “Барасыңмы? Билет алдыңмы?” — диеште. Дөрестән дә, бу кичен филармония концертлар залында билгеле шәхесләр күп булды. Әйтик, залда халык шагыйре Ринат Харис, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, композитор Резедә Ахьярова һәм башка күп кенә танылган исемнәрне күреп була иде. Аларның һәрберсе — татар дөньясы тормышында үз эзен калдырган шәхес. Шушы шәхесләрнең елмаеп исәнләшүләре, җылы һәм нәтиҗәле аралашулар концертта бәйрәм атмосферасын барлыкка китерде.
Программада опера, татар һәм башкорт халык җырлары яңгырады. Тамашачылар арасында еш кына бу ике жанрны күңелсез дип табучыларны, һичшиксез, бу кичәгә китерәсе калган, дим. Идрис әфәнде бу ике, әйе, катлаулы жанрны шултиклем аңлаешлы итеп тамашачыга җиткерә ки, катлаулылыкка урын да калмый. Бик табигый килеп чыга.
Шулай ук эстрада стилендә язылган, ләкиң моңлылыгын һәм зәвыклыгын югалтмаган эстрада җырлары да булды.
Идрис Газиев өчен бу концетта иң куанычлысы — ул үзенең шәкертләрен, Башкортстанның халык һәм атказанган артистларын Казан тамашачысы белән таныштырды. Алар Башкортстанда бик популяр, әмма Казан өчен бу — яңа исемнәр, яңа тавышлар иде. Шушы ир-атлар белән танышкач, Идрис аганың бик хөрмәтле һәм, әлбәттә, мактауга лаек мөгаллим булуын ассызыклап әйтергә кирәк.
Бу концерт татар һәм башкорт мәдәниятләре арасындагы нык бәйләнешне, сәнгатьнең буыннан‑буынга тапшырылуын чагылдырган мөһим бер чара булып истә калды.
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!