Бу язмадагы фикерләр минеке, һәм шушы фикерләр өчен матбугат чарасы җавап бирми.
Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин арасында булган тарихка күз салыйк. Алар 4-5 ел элек уртак тел тапты, дуслашты. Ике уртак җыр да язды җырчылар. «Соңгы бию» һәм «Үбим әле» җырларын сез дә беләсездер. Журналистларның, тамашачыларның төрле сорауларына җавап бирмәде алар. Бергә булуларын да төгәл әйтмәде, имеш-мимешләрне дә кире какмады.
Яратышу, кавышу, аерылышу – болар барысы да һәр кеше тормышында була торган хәлләр. Сезнең арагызда да андыйлар бардыр, безнең арада да бар. Марат белән Ильмираның хәзер бергә булмаулары турындагы мәгълүмат бөтен инернетка чәчелде. Журналист буларак кызыксынып постларның берсенең комментарийларын укып алдым. Берәү: «Тапкансыз проблема, егетләребез үлә…» – дип язган. «Аерым кайгы – кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен», — дип җырлыйлар бит. Шулай да аерым кайгы җиңелләрдән булмый шул, ә мөнәсәбәтләрнең таркалуы, гомумән, күтәрә алмаслык йөк кебек тоелырга мөмкин.
Мин Нәгыймованы хатын-кызларча кызгандым. Ышангандыр, планнар коргандыр…Хатын-кыз үзен көчсез хис иткән чакта нишли? Елый, тыпырчына башлый, менә болай иде бит ул, алай түгел иде, ди. Бәлки аерылышуларын, кайчандыр бергә булуларын Ильмира бик күпертмичә генә, бер җөмле белән генә әйткән булса, мондый ажиотаж да булмаган булыр иде. Үтеп китәр иде бу мәгълүмат. Юк шул, сүз артыннан сүз әйтелде, җөмлә артыннан җөмлә язылды.
…Уфада үткән «Татар җыры»нда әтиле-уллы Гафаровларның тавышын бутау сәбәпле, килеп чыккан аңлашылмаучанлыктан соң миңа төрле сүзләр яздылар. «Син шушы тавышларны да аера алмаган булдыксыз журналист», — диделәр. Мин дә телефонны алдым да «җылап» аудиолар яздырдым. Алай түгел бит, болай, дидем…Ильмира да үз дөреслеген елап, үпкәләп бар дөньяга сөйләде.
Ильмира Марат белән төшкән фотоларын, видеоларын куйды. Моны күрсәтәм, тегеләй итәм, диде. Кызгандым. Үбешкәннәрен дә тыкты. Монысы, гомумән, уйланылмаган адымы булгандыр. Пиар өчен булсын, дип уйланылган алдым булса, үземне кызганырга кирәк инде монда. Мин кешене башкачарак күрәм шул. Әгәр дә Нәгыймова бу адымын, учакка утын ташлыйм, дип ясаса, моннан соң янына киләсем юк. Эмоцияләргә бирелгән булса, иих, балакай, дия алам. Ильмира тормышымда, дөресрәге безнең гаилә тормышында бер урын алып тора ул. Җырчы минем туемда чыгыш ясады. Ул җырлаганда мин әтием белән салмак бию башкардым. Ул безгә тигез гаилә тормышы теләгән иде. Мин дә аңа үз чиратымда мәхәббәт, тынычлык һәм хатын-кыз бәхете телим.
Без – хатын-кызлар шундый эмоциональ инде. Марат Яруллинны мин соңгы тапкыр Әнвәр Нургалиевның Казандагы концертларының берсендә күрдем. Марат йөргән кызы белән килгән иде дип аңладым. Алар икесе дә антракт вакытында түгәрәк өстәлгә утырды, чәйләр эчте. Ильмира бу вакытта хатын-кыз буларак өзгәләнгәндер инде, ә Марат концерт карарга килгән. Без хатын-кызлар берәр егет хатыбызны укымаса яки укып җавап бирмәсә, бәргәләнә башлыйбыз бит. Ир-егетләр уйлап та бирми.
Интернетта төрле кеше төрлечә язды. Җырчылар да бераз шаярды, тамашачылар я Нәгыймованы, я Маратны яклады. Русланны да искә алдылар. Тамашачы үзен кайчак барысын да белгән эксперт кебек саный, киңәшләр бирә. Әмма бу тарихта кем яклы булу дигән сорауның булуы да мөмкин түгел. Ильмира да, Марат та очрашып йөрүләрен яшерде, журналистлар бу хакта төгәл белсә дә, бер сүз язмады. Дөресен генә әйткәндә, бәхет тынычлыкны ярата, дигәндәй, алараның да шыпыр кына бергә бәхетле булуларына мин сөенгән идем. Озын сүзнең кыскасы шул, Ильмираның, бераз үзен түбәнсетеп, артык эмоциональ, бәлки көчсез булуын кабул итик без. Кемдә булмас…
Шулай ук Ильмира социаль челтәрләрендә Марат Яруллинга үзе язып биргән җырларны башкаруны тыям дип язган иде. Сүз «Минем серем», «Соңгы бию» һәм «Үбим әле» җырлары турында бара. Марат Яруллин үзе бу хакта әле бер сүз дә ишетмәгән, ягъни алар махсус оешмадан рәсми хат алмаган. Гомумән әйткәндә, Яруллин үзе дә, аның абыйсы Ринат та Ильмираның социаль челтәрләрен карап бармый икән, чөнки алар «кара исемлек»тә.
Нәгыймованың беренче ире Руслан Кираметдинов үткән атнада узган җыр сезоны ябылышы концертында бар иде. Берәр сүз әйтер микән, дип көттем. Болай сораганда: «Миңа барыбер», — ди инде ул. Әмма барыбер үк түгелдер инде…Руслан: «Чаллыдагы бер концертка Рәсим Низамов та килгән иде, болар да бар иде, шулай ук баҗай да бар иде», — диде. Зал көлде инде…Бу «баҗай» диюе ишеткәч, мин Нәгыймованы кабат кызгандым. Аннан соң Руслан «Кадеремне белдең микән?» дип җырлады. Монысын да ул: «Бу җырны репертуардан алырга дип уйлаган идем, җырлыйм әле», — диде. Мин кабат Ильмираны кызгандым. Ииих, юлына аны, балаларны бәхетле итә алырлык кеше очрасын иде. Чибәр бит ул, акыллы. Җырлавы да «ничава». Әмма аның бу постлары, видеолары, әйтелгән сүзләре пиар өчен булса, эшләр харап икән, Хәмдия. Менә шул.
Алинә Айдарова
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!