«Татар җыры» фестивале эстрада күгендә балкыган артистларны быел да бер сәхнәдә җыячак. Илнат Фәрхуллин да алар арасында бар. Илнат быел «Татар җыры» сынын алтынчы тапкыр алачак.
«Кызым Мәликә сәхнәдә үсәр, мөгаен»
— Илнат, быел синең белән «Татар җыры»нда очрашабыз Аллаһ борса.
— «Татар җыры» сынын быел алтынчы тапкыр алам. «Татар җыры» — бренд инде. Нини гәнә проектлар уйлап тапмадылар, әмма «Татар җыры»н уздыра алмыйлар. 27 ел, бер дә тайпылмыйча, эшләп кара әле! Аннан соң оештырулары да югары дәрәҗәдә. «Татар җыры» фестивале уза гына, киләсе елга әзерләнә башлыйлар. Профессионализм, үз эшеңә тугры булу – бу. Хәзер менә әзерләнү эшләре бара, карарбыз.
— Бу арада балаларың турында бик сөйләгәнең юк. Ник аларны телгә алмыйсың? Бераз пиар булыр иде, безнекеләр шундый тузга язмаган хәбәрләрне укырга ярата бит.
— Мин бу темага кагылышлы сорауларга җавап бирмим, алдан ук әйтеп куям. Пиар дигәннән, бер атна сөйләрләр инде, аннан соң онытыла бит ул. Очсыз пиар миңа кирәкми. Бармактан суырып язылган хәбәрләрнең арттырып сөйләнгәнен хәзер тамашачы да аңлап ала. Сез – журналистларга, арттырып язарга гына куш. Әле алга таба яшисе, иҗат итәсе дә бар бит.
— Хәзер син ничә бала әтисе инде?
— Безнең гаиләдә хәзер барлыгы дүрт бала. Рәхәт! Мин үземне биш бала әтисе буларак күз алдыма китерәм болай…Ничек булыр бит, вакыт күрсәтер.
— Бу сезонда да узган елгы сыман аена егермешәр концерт куярга планлаштырасыңмы?
— Бу сезонда концертлар азрак булачак. Хәзер бит кешенең күңел тынычлыгы юк, концертка барудан кала да мәшәкате күп. Бу – бер. Икенчедән, Мәликә тугач, күбрәк аның белән буласым килә. Ай буе гастрольдә йөрсәм, кызымның үсеп китүен күрми калачакмын. Әле аена унбишәр концерт куйган очракта да, үзебез белән алып йөрергә уйлыйбыз. Кызым Мәликә сәхнәдә үсәр, мөгаен.
— Төркемеңдә дә үзгәрешләр булгандыр?
— Төркемем туксан биш процентка алышынды. Кемдер иҗатка кагылмаган башка төрле юнәлештә үзен тапты, кемнеңдер аерым проект буларак үсәр вакыты килеп җитте. Эстрадада үз урынын табарга теләүче кеше теге яки бу артистның төркемендә эшләп кенә таныла алмый. Әйе, бераз тәҗрибә туплау, артист буларак формалашу өчен кемнеңдер кул астында эшләп карау — әйбәт вариант. Шулай да ияреп йөреп кенә син артист була алмыйсың. Әйтеп үтәргә кирәк: төркемемнән киткән һәрберсе белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык.
— Җитәкче буларак син нинди?
— Миңа җитәкче сүзе, гомумән, туры килми. Кырыкка таба атлыйм инде, тик «штансызлыктан» әле дә арынып булмый. Ярдәм сораган кешегә ничек: «Юк», — дисең инде?! Яхшылыгым аннан соң үземә кыенлык китерә. Эчкерсез булуымны кулланучылар җитәрлек. Барасын да аңлыйм, тик башкача булдыра алмыйм. Мин кайчандыр ярдәм иткән кешеләр миңа аяк чала. Бу сүзләрне үз төркемемдәге кешеләр турында әйтмим, ә, гомумән, әйтәм. Җитәкче кырысрак, җитдирәк кешедер ул.
— Бәлки сиңа психологка барырга кирәктер?
— Мин шушы «юк» дип әйтә белмәвемнең авыру икәнен аңлыйм. Ничек тә булса «дәваланырга» иде, чөнки шушы сценарий кабатланган саен, кешеләргә ышану кими, күңел ката башлый.
— Балаларыңны башкача үстерәсеңме?
— Кырыс һәм дорфа булуга караганда юаш булу яхшырактыр ул. Мин аларны дөньяны яратырга, кешеләргә карата һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтәм.
— Хатының Регинага бәләкәчне карашасыңмы соң?
— Булышам, әлбәттә. Ашарга пешерергә кирәк буламы, юылмаган табак-савыт бармы – барысын да эшли алам, җирәнмим. Мәликәне дә карый алам. Гаилә бердәм булырга тиеш. Көне буе эштә булдым, арыдым, ял итәм әле дип кенә булмый бит. Ә хатының арымыймы?!
— 35 яшьтә әти булу ничек соң?
— Бөтен гаиләләргә дә 35 яшьтә кабат ата-ана булырга киңәш итәм. Баш үз урынында кебек, тормыш кыйммәтләре дә дөрес. Без хәзер Регина белән дә гел хискә бирелеп кенә эш итмибез. Шушы яшемә җитеп, гаиләнең никадәр кадерле булуын аңладым. Нинди генә хәл булмасын, утырып сөйләшү яклы мин. Кычкырышып, төрле сүзләр әйтеп, нидер дәлилләргә тырышу миңа туры килми. Әмма мин ялганны яратмыйм. Гарчә, алдаланганны кем кабул итсен инде?! Әгәр дә ялган сизсәм, өстәлгә дә китереп суга алам.
— Регинаның сине алдаганы булдымы? Хатын-кыз кайчагында барысын да иренә әйтеп бетерми. Мәсәлән, акчаны кая тотканын.
— Регинаның акчага артык исе китми аның, бар ни, юк ни. Хатыным көннәр буе «маркет-плейсларда» утырмый. Ул мине бер алдаган иде, ялганы акча белән бәйле түгел иде. Регина шушы очракны әле дә хәтерли һәм үзенең хаклы булмавын белә. Мин аңа ул чакта миңа барысын да ачыкан-ачык сөйли алганын аңлаттым. Ир белән хатын – бер гаилә, димәк, алар бу дөньяда бер-берсенә иң якын кешеләр булып яшәргә тиеш.
— Артистка халыкны җәлеп итәр өчен ни кирәк?
— Харизма һәм репертуар. Артистның үзенең «фишкасы» булса, тагы да яхшы. Үз йөзеңне табарга кирәк. Халык җырларын яки ретро-җырларны, асылын, нигезен үзгәртмичә, чыгарырга кирәк. Ул җырлар да сәхнәдә яңгырасын. Әмма һәр җырчы үз җырын тапсын иде.
— Вәсвәсәгә («соблазн» — рус.) каршы тора аласыңмы?
— Мин бик җаваплы кеше. Өч көнлек очсыз хискә каршы торырга миңа нәкъ менә шушы җаваплылыгым һәм хатыныма, балаларыма, үземә карата булган хөрмәтем ярдәм итә. Танышларым арасында хатыннарына хыянәт итүчеләр бар. Шушы ирләрдә хатыннарына хыянәт итү диагноз буларак кереп оялаган.
— Намусың чистамы?
— Чиста дип уйлыйм. Утыра, ди, монда берәү миндә намус бар, дип. Аны Аллаһ кына төгәл беләдер. Мин үзем белгәнчә дөрес яшәргә тырышам. Башкаларга карата да яхшы мөнәсәбәттә мин, дин ягыннан да белгәнчә дөрес яшим кебек. Әйтик, акча эшлим дип кеше башыннан йөрмим. Бәлки акчасын да эшләп булыр аның, ә менә күңел тынычлыгы югалыр. Начар гамәл эчеңә кереп урнаша да таракан кебек сине әкрен генә кимерә башлый. Аллам сакласын.
— Без синең белән бер җиде еллап таныш. Син байлык артыннан бик кумыйсың, әйме?
— Һәрнәрсәнең үз вакыты. Кемдер йорт ала да шушы йортны төшерә башлый. Кредитларга батып, мунчасын төзи. Тагын интернетка видео куя. Матур тарелкалар алалар да тагын куялар… «Показушность».
— Бәхет өчен кешегә аз да җитә.
— Күңел тынычлыгы, гаиләңнең бердәмлеге, иминлеге җитә. Өйгә ашкынып кайтам. Көтәр кешең булу — чын бәхет. Бала тулы йорт, сөекле хатыным бар, шөкер. Ә артист кешегә алга таба иҗат итәр өч үз тамашачысының булуы кирәк.
— Син популярлыгыңның иң югары ноктасына җитмәгәнсеңдер әле?
— Аерым проект буларак мин биш ел эшлим. Әле барысы да алда дип күзаллыйм. Узган сезонда Казанда барлыгы җиде концерт куйдым. Үзем булдыра алганның утыз процентын гына эшләдем дип уйлыйм. Башымдагы идяларның агымын күрсәң…
— Шушы идеяларны чынга ашырыр өчен нәрсә кирәк?
— Акча. Иганәчеләрем юк бит. Баерак танышларым бар, әмма мин кешедән акча сорый белмим. Хәтта тәкъдим иткәннәре дә бар. Юк, дим, бар да яхшы, дим. Хәзер мин 10-12 ел элек язылган җырларымны чыгарам. Алар әле дә актуаль.
— Тамашачы хозурына тәкъдим ителмәгән җырларың тагын бармы?
— Муеннан…Әле аларның вакыты җитмәгәндер. Янәдән команда тупларга кирәк булачак. 2013 елдан бирле минем белән эшләгән тавыш операторы да китте. Ул арыды, гаиләсен сагынды. Артист кеше гаиләсен күрми ич инде ул, балаларының үскәнен дә сизми кала. Мин ул яткан карьера өчен генәянучы кеше түгел. Баланс кирәк. Балалар мине күреп үссен иде. Бүген мин беренче чиратта әти һәм ир, шуның белән мин бәхетле дә.
В выбранном периоде нет никаких событий
КАЗАНЬ · Концертный зал им. И.Шакирова (МВЦ КАЗАНЬ ЭКСПО) · 19 ДЕКАБРЯ 17:00
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!