183
Лайк 0
Дизлайк 0

Илнат Фәрхуллинның хатыны Регина: «Сабыйга исемне дә уйлап куйдык»

Илнат Фәрхуллин да тиздән әти булачак! Хатыны Регина үзе йөкле булуы турында социаль челтәрләрдә хәбәр итмәсә дә, йөклелеген инде яшерә алмый. Эче түгәрәкләнгән СөбхәнАллаһ. Бу хәбәрне Илнатның концертларына йөрүче тамашачы да белеп алды инде, чөнки Регина тамашаларда үзе дә катнаша. Алар Илнат белән туйларына дип махсус яздырылган җырны башкара. Регина белән әңгәмә кордык.

Синең беренче улың олы инде. Йөкле булу онытылганмы?
— Самир 14 яшь тулса да, мин барысын әле дә хәтерлим. Йөкле булган чакны оныту мөмкин түгелдер ул. Әмма медицина өлкәсендә үзгәрешләр бар.

Үзеңне ничек хис итәсең?
— Аллаһка шөкер үземне яхшы хис итәм. Самирны көткәндә, мин алты айлык вакытка кадәр биеп йөргән идем. Хәзер дә өйдә утырмыйм. Илнатның командасында өч айга кадәр биедем. Әмма хәзер дә аның белән гастрольләрдә йөрим, концертта чыгыш ясыйм һәм, әлбәттә, иремә ярдәм итәм. Йөкле чакларымның бер генә аермасы бар: әле авырлы булуымның беренче атналарында гел баллы ризыклар ашыйсым килде. Самир белән алай булмаган иде.

Аркаларың авыртмыймы? Аякларың?
— Арка ягыннан болай да проблемаларым бар. Койрык сөяген (копчик) дә сындырганым булды. Димәк, арканың авыртуы белән без инде күптәнге танышлар.

Беренче УЗИга Илнат белән бергә бардыгызмы?
— Әйе, без гел бергә йөрибез. Шулай кирәк дип уйлыйм, Илнат үзе дә теләк белдерә.

Илнатка йөкле булуыңны ничек хәбәр иткән идең?
— Беләсеңме, башта югалып калдым. Шуңа күрә махсус сюрприз да оештыра алмадым. Үзем бәхетнең җиденче катында булгач, шул ук мизгелдә аңа сөйләп бирдем. Ул ял итеп ятып тора иде. Бүлмәгә йөгереп кердем дә яңалыкны сөйләп бирдем. Кулларымда тест иде. Ул хәзер шаярып: «Ник башкачарак хәбәр итмәдең? Сюрприз ясарга иде», — ди.

35 яшьтән соң кабат бала алып кайту куркытмыймы?
— Башта куркып калган идем. Хәзер инде шатланам гына.

Ничек уйлыйсың, Илнат бәләкәчне карашыр микән?
— Әлбәттә! Илнат өйдә булса, бала аның белән булачак. Һич шигем юк: ул балабыз өчен иң яхшы әти булачак.

Әле гастрольләрдә озак йөрергә планлаштырасыңмы?
— Март айларында йөрим әле. Миннән тормый бит. Хәлем китә башласа, йөрмәскә дә мөмкинмен. Барысы да Аллаһ кулында. Сәламәтлек бик мөһим.

Баланы имезергә планлаштырасыңмы? Самирны ничә яшендә аердың?
— Әлбәттә, минем имезү теләгем бар. Әмма имезу вакытының озынлыгы миннән генә тормый бит. Самирны өч ай имезгән идем.

Сабыйга исем уйлап куйдыгызмы?
— Әйе, киңәшләшеп сайладык. Әмма әлегә әйтмим әле. Башта исән-сау котылыйм Аллаһ боерса.

Ничәнче ай соң инде хәзер? Кайчанрак көтәргә?
— Бу соравыңа әлегә җавап бирәсем килми. Белми калмассыз.