«Китап» радиосы үзенең биш яшьлек юбилеен үткәрде. Радио әдәби-музыкаль форматта эшли, шуңа күрә концерт программасында җырлар да яңгырады, шигырьләр дә укылды. “Барс медиа” компаниясенең оештыру командасы да шушы юбилейның уңышлы үтүендә үз ролен башкарды.
Концертта катнашучыларның саны шактый иде. Димәк, радионың дуслары күп. Берничә җырчының чыгышына һәм аларның яңалыкларына тукталып үтик.
Мәсәлән, Булат Бәйрәмов бу елгы Рамадан аеннан соң бары тик хәләл туйлар гына үткәрә башлаячак икән. “Мәдрәсәгә укырга йөрим хәзер. Болай да кунаклар салгалап утырганда эшләү күңелемә ятмый идек. Хәзер, гомумән, хәрәмле туйларда эшлисем килми”, — ди Булат.
Алга таба Зәринә Хәсәншинаны искә алыйк. Зәринә бу кичне бераз борчулы иде, бераз авырып тора иде кебек. Әле кияүгә чыкмаган, үзе әйтүенчә, янында гаилә корырлык иптәше дә юк кебек. Чибәр инде, елмаюы нурлы.
Ә менә Зәмирә Рәҗәпова шәхси концертына әзерләнә икән. Яңа күлмәкләр тектерә, шигырьләр өйрәнә. Асаф Вәлиев шул ук аклы-кызыллы кәчтүмнән, шулай ук яшьрәк кызлар белән елмаеп сөйләшә.
Бу кичне җырчыларның күбесен һәм мине борчыган бер хәл булды. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның хәле начарланды, кан басымы түбән булды. Күпләр аңа ярдәм итәргә тырышты, берсе дару бирде, икенчесе су чәй ясады, өченчесе кан басымын үлчәде. Шулай да Зөһрә апа үз чыгышыннан баш тартмады. Ике җыр җырларга тиеш булса да, берне генә җырларга тәвәкәлләде. Легендар “Су буенда учак” яна җырын башкарды ул. Сәламәт булсын, үзен сакласын, ул безгә кирәк әле.
Гөлназ Шәрипҗанова бу кичәдә иң чибәр хатын-кыз булгандыр. Йөкле хатын-кыз кояш кебек була ул. Табар вакытын март аена билгеләгәннәр, табиблар белән сөйләшеп куелган инде. “Айбикәгә – 10, Минтимерга 7 яшь хәзер. Барыбыз да бергә көтәбез”, — дип сөйләде Гөлназ.
Раяз Фасиховның кечкенә кызы Венера хәзер төз гәүдәле сылуга әйләнгән икән. Раязның үзен дә күптән күргән юк иде. Ешрак җырласын, югалып йөрмәсен анда.
Вадим Захаров, Зәйнәб Фәрхетдинова, Филүс Каһировлар да бар иде. Башка җырчылар да бар иде. Әйтәм бит, радионың дуслары күп булгач, концерт кую да рәхәт кенә. Сез дә “Барс медиа” оештырган концертлар йөрегез. Җан азыгы алырсыз, матур көйләр тыңларсыз.










Фотолар «Татар Информ» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан тәкьдим ителде
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!