23
Лайк 1
Дизлайк 0

Ләйлә Галиева: “Бер малай алып кайтырга хыялланам”

Ләйлә Галиева соңгы ярты ел эчендә популярлашып киткән җырчы. Аның белән аралашып алдык.

“Мин үкенмим”

Аерылгач, сезнең кебек үк хәлдә калган хатын-кызлар язамы?

– Язалар. “Ничек шундый карарга килдең, ничек аерыла алдың?” – диләр. Без бит бу фани дөньяда бер генә тапкыр яшибез, дим. Шушы сүзләрнең чын мәгънәсен, унбиш ел үткәч кенә, аңладым. Башта кыенлыклар үтеп китәр кебек иде, түзеп карарга кирәк дип уйладым. Гаиләне саклап калырга тырыштым – монысы мөһим. Әмма һәрнәрсәнең дә чиге бар бит. Ир үзе дә, хатын-кыз да гаилә дип, балалар дип тырышса, гаиләне саклап калып буладыр да. Үзең генә тырышасың икән, бер мәлне арыта ул.

Сез гаиләгезне саклап калыр өчен барысын да эшләп карадыгыз, димәк?

– Соңгы бер өч ел бар көчем белән тырыштым. Һәм бер мәлне сабырлыгым бетте…Йолдызланды, баеды да иреннән китте дип уйлаучылар да ялгыша. Күбесен эшләп карадым, төрле юллар белән гаиләбезне сакларга тырыштым – килеп чыкмады. Аерылганыбызга бер ел үтте инде менә.

Аерылганга үкенмисезме?

– Ник иртәрәк шушы адымга бармадым микән, дим. Башкаларга аерылган хатын-кыз тормышы ал да гөл, диясем килми. Һәркемнең үз юлы һәм язмышы. Әмма мин үкенмим.

Бүгенге көнне Рөстәм белән нинди мөнәсәбәттә сез?

– Аралашып торабыз. Балаларны да аена бер үзенә алып тора ул.

Әле тагын кияүгә чыгарга планлаштырасызмы?

– Әлбәттә, әле бер малай да алып кайтырга хыялланам. Мине, эшемне аңлаган, балаларымны кабул итә алырдай кешем табылсын иде.

Моңа кадәр Вадим Захаровта эшләгән саксафончы Айрат Закиров хәзер сезнең командада эшли икән.

– Мин Айратның Вадимда эшләвен белми идем. Миңа саксофончы кирәк иде, һәм бер көнне Айратны интернет челтәрләрендә күрдем. Үзем яздым аңа, командамда эшләргә тәкъдим иттем. Ул ризалашты, һәм хәзер ул командамның йөзек кашы. Аннан соң Рөстәм абый Закировның улы булуын, бераз сәеррәк тә булуын белдем. Рөстәм абый белән без гел элемтәдә, аралашып торабыз хәзер.

Сезнең командада гел яшьләр. Үзегезгә ничә яшь?

– Миңа 39, командамда иң карты мин. Чыгыш ясаганда командамдагы егетләр белән күзләр кыскалап уйныйм. Сәхнәдә артист булырга кирәк. Алар да минем белән үзләренчә уйнаган була.

Үзегездән бер ун елга яшьрәк егет белән мөнәсәбәтләргә керә алыр идегезме?

– Миңа язучылар арасында андыйлар бар. Аралаша алыр идем дип уйлыйм.

Кайсылары белән сезгә рәхәтрәк, уңайлырак: яшьрәкләр беләнме, әллә инде өлкәнрәкләр беләнме?

– Яшьрәкләр белән уңайлырактыр. Миңа үз яшемне беркем дә бирми. Мин үземне бер утыз яшьләрдә кебек хис итәм.

Хәзер якын кешегез бармы?

– Бар инде, язалар. Тормыш итәрлек кешемне очратмадым әле. Куркыта да бераз. Үзең дә әйтеп киттең, командамда яшь егетләр. Концерттан соң төнлә кайтып керсәң, ир көнләшми калмастыр. Мөгаен минем белән бергә концертларда, банкетларда йөри алырлык кеше кирәктер миңа. Аннан соң мине Ләйлә Галиева буларак түгел, ә нәкъ менә Ләйләне яратучы, хөрмәт итүче кирәк.

Ләйлә нинди ул?

– Беркатлы, ачык, ышанучан. Инде яшем барса да, азаккы әйберемне дә кешегә бирә алам мин. Таҗны да кияргә кирәк кайчагында, таптап китүләре бар. Үземнең кадеремне белергә тырышам