Була бит ул менә тормыш сынауларына бирешмичә, беттем бугай дигәндә дә, сынмыйча, сыгылмыйча, алга таба яшәүчеләр. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова да менә шундыйлардан.
Мин аның чыгышын тәүге тапкыр якынча бер ай элек Уфада үткән «Яшьлек моңнары” концертында күрдем һәм таң калдым. Шушы көннән башлап мин Нәзифә ханымның “фанаткасы». Моңа кадәр мин Зәйнәб Фәрхетдинованы артист, шәхес буларак якын итсәм, хәзер менә Нәзифә ханым да бу исемлектә бар. Сезне дә мөмкин булган кадәр аның белән таныштырыйм әле…
«Артист булу – җитди хезмәт»
— Нәзифә ханым, артист булу сезнең каныгыздадыр инде ул, әйеме? Балачактан ук сәхнәгә тартылдыгызмы?
— Безнең өйдә еш кына төрле җырлар яңгырый иде. Мин шуларны тыңлап, үземчә бии идем. Аннан соң әнием дә матур җырлый иде. Аның тавышы сиксән яшенә кадәр яшь хатын-кызларныкы кебек булды. Шәхес ничек формалаша: илле процент нәселдән килсә, калганы – тәрбиядән. Нәселем дә, тәрбиям дә мине нәкъ сәхнәдә балкуга илтте. Мин балачактан ук җырларны башкача ишетә идем. Минем өчен җыр – ул үзе бер тарих, үзе бер язмыш. Һәр җырга мин үз өлешемне салам. Минемчә, артист җырлаганда, шушы җыр эчендә яшәргә тиеш, аның уйлары нәкъ менә шушы җырда язылган тарих турында булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына тамашачыны үзеңә җәлеп итеп була.
— Әниегез сезнең җырчы булуыгызны хупладымы соң?
— Әлбәттә, хуплады. Алар сугыш чора балалары бит. Элегрәк республика буйлап сәләтле балаларны эзләгәннәр, аларны укырга керткәннәр. Шушы балалар арасына әнием дә эләккән булган, әмма картинәем (дәү әнием – авт.) аны авылдан җибәрмәгән, чөнки алар икәү генә яшәгәннәр. Мине кем карар дип уйлагандыр инде. Шулай итеп әниемнең хыяллары тормышка ашмый калган…Шуңа күрәдер дә минем җырчы булуымны әнием үзе теләде. Нинди генә концертта катнашсам да, һәрвакыт минем өчен куанып торды. Бәлки ул мине җырчы итеп үзенең хыялын тормышка ашыргандыр. Шөкер, Аллаһ аңа минем танылган сәләтле җырчы буларак сәхнәдә балкуымны күрергә гомер бирде.
— Сез үскән чорда җырчы булуны, гомумән, хезмәткә саныйлар идеме?
— Җырчы булсаң, бәхетсез буласың, диюләр безгә туры килмәде. Артист эше эш булдымы, диюләр дә безгә кадәр булган. Ә безнең заманда кызларның күбесе – артист, ә егетләр космонавт булырга хыяллана иделәр. Без танылган киноактерларның фотоларын җыя идек. Шуны әйтәсем килә: артист эше бер дә көлке түгел! Артист булу – җитди хезмәт. Бүген дә шулай ул, элек тә шулай булган.
— Беренче ирегез, дөньякүләм танылган мотоузышчы Габдрахман Кадыров белән ничек танышкан идегез?
— 1974 ел иде ул, туганым. Ул, мине сәхнәдә күреп, миңа гашыйк булган. Мәскәүдән Уфага, филармония сәхнәсендә «Каз өмәсе» дип аталган диплом эшен куяр өчен, Фатыйх Ихсанов исемле режиссер кайткан иде. Нәкъ менә шушы программаны Габдрахман да караган. Ул, сәхнә артына кереп, программаның яхшы булуын, артистларның никадәр талантлы булуын әйткән иде. Менә шулай итеп без таныштык та…
— Ул сездән өлкәнрәк иде бит. Сезне үзенә ничек карата алган иде?
— Габдрахман ярата һәм яраттыра белүе, күзләренең матур һәм мөлаем булуы, кешеләргә карата мәрхәмәтлелеге белән мине үзенә караткандыр. Ул үзебезнең телгә гашыйк иде. Ирем бит шәһәр баласы иде, ә, олыгая бара, кеше барыбер тамырларына, моңга-җырга тартыла башлый.
Кызганыч, ул 52 яшендә үк вафат булды. Безгә уналты ел гына бергә яшәргә насыйп иткән. Әмма шушы уналты ел тормышымдагы иң бәхетле мизгелләр белән тулы. Нишләтәсең бит, димәк, шулай язылган. Ирем үлгәч, тагын унатлы ел кайнанамны карадым. Ирем үлде дип, үз дөньям бар дип, Габдрахманның әнисен ташламадым. Ул, үз бәхиллеген биреп, минем кулларымда 94 яшендә җан бирде.
— Яшь аермасы сизелмәдеме? Габдрахман әфәнде сездән 13 яшькә өлкәнрәк булган.
— Юк, аермабыз бер дә сизелмәде, чөнки аның күңеле һәрвакыт яшь булды. Аннан соң аны халык та бик хөрмәт итә иде. Ул җанатарлары белән яхшы мөгалләмәдә булыр иде. Син кем дә, мин кем, дип беркемгә дә өстән караганы булмада аның.
— Сез аның беренче хатыны булмагансыздыр…
— Юк, туганым, мин өченче хатыны булдым. Әмма шунысы мөһим: балалар да үзара, без дә алар белән аралашып торабыз. Безнең арада бернинди бүлеш-тарткалаш юк. Мин ГабдрахмJ$@анга кияүгә чыкканда ул инде ярышларда катнашмый иде, бары тик казый буларак кына йөри иде. Без башта сирәгрәк күрешә идек: я ул – ярышларда, я мин гастрольләрдә була идек. Соңыннан Габдрахман минем труппамның директоры булды, чөнки безнең ешрак бергә буласыбыз килде. Гаилә булгач, гаилә булсын, дидек.
— Татарстан җырчылары белән аралашып торасызмы?
— Без Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Фердинанд Сәләховлар белән бик дус яшәдек. Шулай ук Салават та безне еш кына үзенең концертларына чакыра иде, әле дә аралашып яшибез. 1980 елларда Ганс Сайфуллиннар «Дуслык күпере» дип аталган концерт оештыралар иде. Татар һәм башкорт артистлары шушы концертларда бик теләп катнаша иде. Стадионнар җыя идек бит! Ииих, рәхәт чаклар. Айдар Фәйзрахманов та безнең белән йөри иде. Ә менә Зәйнәб Фәрхетдинова әле чыгып кына килә иде. Ул безнең өчен сеңлебез кебек иде, аны сөеп кенә йөртә идек. Менә хәзер нинди җырчы булды. Зөфәр Хәйретдиновның, Фирзәр Мортазинның бик популяр чаклары ул. Без әле дә Зөһрә Сәхәбиева, Фердинант Сәлахов белән аралашып торабыз. Башкортстан һәм Татарстан җырчылары гел дус булсыннар иде.
— Хәмдүнә апа нинди кеше иде?
— Хәмдүнә һәрвакыт дөресен туры бәреп әйтә иде һәм кирәк вакытта кочаклап юата да ала иде. Ихлас күңелле кеше иде ул. «Ииий, апаем», — дип кенә эндәшүен әле дә хәтерлим. Һәм без бер-беребезнең җырларын башкарырга ярата идек. Ул минекеләрен – Татарстанга, мин аныкыларын Башкортстанга алып кайта идем.
— Артист булып танылу яхшы инде ул, әмма….Ничегрәк әйтим микән?! Ни өченден кайчакта артистлар тормышта бик бәхетле булмый кебек. Бәлки элегрәк артист булсаң, бәхетле булмыйсың, дип әйтелгән сүзләрдә хаклык булгандыр?.. Сез әйтеп үткән Хәмдүнә апаны алсак, мәсәлән.
— Хәмдүнә сәхнәдә бәхетле булды инде ул. Артист гомерен сәхнәгә багышлый. Шушы сәхнә дип яшисең дә, шуның белән бәхетле буласың. Хәмдүнә соңгы көннәренә кадәр сәхнәдән төшмәде, халыкның яраткан җырчысы булды. Әле дә аны хөрмәт белән искә алабыз.
— Ә сез?..
— Мин үзем дә бәхетле! Төрлесе булды, әйе…Габдрахманны да җирләдем, газиз кызымны да җиргә иңдердем. Шушы авыр чакларда нәкъ сәхнә миңа таяныч булды! Әле дә ярый тамашачым бар иде. Кызым безне ташлап киткәч, кулымда ике яшь бала калды. Алар өчен яшәргә кирәк дип алга таба атладым. Оныкларыма алты һәм дүрт яшь иде.
— Хәзер сез музыкант Гали Алтынбаев белән бергә яшисез, бергә иҗат итәсез.
— Гали белән безне нәкъ менә шушы сәхнә ярәштерде дә. Без хәзер 25 ел бергә инде. Ул булмаса, бәлки мин хәзер җырлап та йөрмәс идем, туганым…Гали миңа көч бирде, җырларга, иҗат итәргә кирәк, диде. Кеше гел имән кебек түгел бит инде ул. Сынасы да килеп куя кайчак…Әмма тамашачы үзе, Галием һәм сабыйларым мине янәдән терелтте.
— Сез сәхнәдә хәзер ничә ел инде?
— Быел 55 була Аллаһ боерса. Көненә өчәр концерт куя идем. Программамда якынча 25 җыр була иде. Бер көнне 75 җыр башкара идем, дигән сүз бит бу. Заллар шыгрым тула иде. Ярый әле артист булганмын, дим. Һәм мин бит халык җырларын эстрадага якынлаштырып башкара идем, туганым. Мин сәхнәгә чыкканда бию күренеше бик юк иде. Ә мин биедем! Һәр җырдан мини-спектакль булдыра идем. Хәзер дә шулай.
— Бии башлагач, сезне тәнкыйтьләделәрме соң?
— Артың белән болгама, диләр иде…1971 елда сәхнәдә биесеннәр әле! «Переворот» кебек иде бит ул. Казанда үз концертымны куйганнан соң, Хәйдәр Бигичев миңа: «Нәзифә, син бит эстраданың революционеры», — дигән иде. Әлфия апалар, Илһам абыйлар, Фәридә Кудашевалар җырларны халыкчан стильдә башкаралар иде, ә мин шушы җырларны халыкка башкачарак тәкъдим итәргә булдым. Мин сәхнәдә җырчы гына булмый идем, актриса буларак чыгыш ясый идем. Хәзер дә, 72 яшьтә булсам да, тырышам, куелган планканы төшерергә һич тә ярамый. Мактана дип уйламасыннар инде, әмма сәхнәгә эстрада стилен мин керттем. Үзгәреш һәрвакыт авыррак кабул ителә инде ул. Әмма тамашачы барыбер үзгәрешкә дә күнегә. Сәхнәдә яшәргә кирәк, туганым. Мин сәхнәдә яшим!
— Яшь җырчыларга әйтер киңәшләрегез бармы?
— Яшьләр шуны истә тотсыннар иде: сәхнә – ул банкет залы түгел. Концерт бары тик күңел ачу чарасы гына булып калмасын иде. Халык җырларына ешрак алынсыннар, татар һәм башкорт халкының җыр-моң сандыкларында күпме байлык ята. Әмма көйләрен заманлаштырам, дип үзгәртмәсеннәр иде. Данлыклы композиторлар калдырган материаллар белән эшләсеннәр, эзләнсеннәр. Хәзер дә матур җырлар бар, әмма алар бөтенесе дә бер төрле кебек миңа. Кайбер җырларны бер-берсеннән аерып булмый. Хәзер бит кайчак яшьләрнең тавышларын да аерып булмый. Һәм тагын бер нечкәлеккә игътибар итәргә кирәк: җыр сайлый белү – бик мөһим. Җыр артистның үзенә, тавышына, күңел халәтенә туры килергә тиеш. Һәр җырчы үз җырын тапсын иде.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!