Әнвәр Нургалиев илленең теге ягына чыкты. Яшь баруы, сентиментальләшә башлаган чорга килеп җитүе сизелә. Мин үзем, дөресен әйтик, Әнвәр Нургалиевның фанаты түгел. Кеше буларак хөрмәт итәм, әйе. Ул кайчан шалтыратсаң да, җавап бирә. Аның хатыны Ирина ханым белән дә аралашу җиңел бирелә. Әмма мин тумыштан моңлы бөҗәк булганмын инде…
Ярый, монысы субъектив мәсьәлә. Әнвәрнең концертлары күбрәк тиз ритмлы, күбесенчә шул ук бер мәхәббәткә багышланган җырлардан тора иде бит (мин шулай дип беләм инде, концертларына еш йөрмим). Хәзер алай түгел. Ул лирик җырлар да, халык җырларын да башкара икән. «Акъяр»ны, гомумән, баянга гына кушылып җырлады. Балачакка, ялгыз килеш басып калган туган йортка, әти-әнигә багышланган җырлар да булды. Әнвәрнең концертларында да елыйлар икән.
Кеше кайда гына гомер итсә дә, нинди үрләргә ирешсә дә, ул барыбер яше барган саен тамырларны искә төшерә, үткәнен сагына, туып-үскән йортына кайта. Хәтта туган йортының бусагасын атлап үтүгә тилмерә башларга да мөмкин кеше. Кабат Тукайны искә алыйм әле. Быел аның туыына 140 ел бит. Шуңа күрә бөек шагыйрьне ешрак искә алсаң, мәслихәт, ди. Тукай ни дип язган?» Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем», — дип язган ул. Сүзләре рас килә инде. Әле Әнвәр абый бер җитмешләргә җитсә, мөнәҗәтләр башкарыр, көт тә тор.
Шулай итеп, Әнвәр дә елата ала икән. Үзе лирик җырлар тупланган блок тәмамлангач: «Булды, бетте, бүтән еламыйбыз», — дисә дә, тамашачы соравы буенча гына түгел, күңел кушуы буенча иҗат итсен иде. Артист халыкны тәрбияләргә тиеш бит инде. Халык бит ул…Надан, дип әйтәсе килми…Абау, ямьсез сүз. Җырчы тамашачыдан: «Халык җырлары ошыймы, әллә инде «Кочаклама яратмыйча»мы?» – дип сорагач, халык нәрсәне сайлаганын үзенез чамалыйсыздыр…Ярар, бар, Алинә, колачыклар ки дә, халык җырларын үзең тыңла.
Әйтәм бит, мин Нургалиевның фанаты түгел. Әмма «Авыл көе» белән «Акъяр»ны сузгач, Әнвәр абый да атказанган һәм халык җырчысы исеменә лаеклы икән, дидем. Моңа кадәр башкарылган җырлары тавышының тирәнлеген күрсәтә алмагандыр. Бу чыгышы белән үзе дә: «Менә ничек җырлый беләм», — дип әйтте кебек. Антракт вакытында танышларым белән гапләшеп алган идем, алар да миңа: «Карале, халык җырларын башкара икән», — диде. Әнвәр абый, бу җырлар “кочаклама яратмыйча» яки “яратма кочакламыйча» түгел инде. Маладис, абый!
Ярый, алга таба атлыйбыз.
«Бүгенгесе кадерле»
Шул халык җырлары темасын дәвам итеп… «Яшьли күңелемне салдым, гомергә сөярмен, дип» – бу сүзләр «Акъяр көе»ннән. Әнвәр абый, җырдагыча, Ирина ханымга яратып өйләнгән. Ул моны интервьюларының күбесендә әйтә, миңа да шул ук сүзләрне әйтте.
Ирина ханым да: «Безнең мөнәсәбәтләр сыналган инде. Әнвәр абыең гел болай популяр җырчы булмады бит. Ул «дворник» булып та эшләде. Шул вакытта без бушлай тулай торакта яшәдек. Мин беркайчан да: «Безгә бу җитми, теге җитми», — дип әйтмәдем. Булганына шөкер итеп яшәдек. Безнең тормыш кыйммәтләре башка. Сөйләшеп утырулар, гаилә белән бергә барулар – менә болар кадерле», — ди.
Кызлары Элина да бай кеше күзләми икән. «Әни, минем менә сезнең кебек тормыш корасым килә, ди кызым. Ул бит безнең мөнәсәбәтләрне белә. Без балаларыбыз өчен үрнәк гаилә – шуңа сөенәм», — дип сөйләде Нургалиевның хатыны.
Нургалиевлар уллары Рафаэльның да өйләнүен көтәләр. Эксклюзив! Әнвәр Нургалиевның инде бабай (алар ягында картәти) буласы да килә икән! «Безнең инде барысы да бар, тормыш җайланган. Тулаем үземне бәхетле хис итәр өчен, миңа оныклар гына кирәк инде хәзер», — диде Әнвәр абый.
«Хәзер безнең тормышның шундый рәхәт чагы. Мәхәббәтнең ни икәнен аңлаган чак. Гаилә тормышының тәмен беләм мин хәзер. Бу тормышта хатыныңнан да якын кеше булмый икән. Әйе, әти-әни исән булганда, алар да якын. Әмма менә мин хәзер икесен дә җиргә сыендырган кеше. Шушы авыр мизгелләрдә синең яныңда бары тик хатының гына була», — ди җырчы.
Шулай ук Нургалиев әйтүенчә, гаилә тормышында сүзгә килүләр, ызгышлар та булып ала. «Менә шушы ызгышлардан соң мөнәсәбәтләрнең кадере арта гына. Яшьрәк чакта бездә дә төрле чаклар булды. Әмма менә бүгенгесе ничек кадерле», — ди ул.
Әнвәрнең концертына җырчылардан, эстрадага якын кешеләрдән Марат Яруллин, Илнат Фәрхуллин, Марат Мухин бар иде.
Бу исемлекне болай гына китермәдем. Әнвәр абый социаль челтәрләрдә Уфада җырчыларның бер-берсенең концертларына сирәк йөрүен әйтеп үткән иде. Казанда йөриләр, ди ул. Шәхси сөйләшүебездә бу темага аерым тукталдым.
«Татарстанда җырчылар, җыелма концертларда катнашканда да, гел бергә иҗат турында сөйләшәләр. Татар җырчылары бер-берсе белән аралашып тора, тәҗрибәләре белән уртаклаша. Башкортстанда да башка җырчының концертына йөрүчеләр бар, әмма бу бик сирәк күренеш. Татарстанда кечесенә дә, олысына да баралар. Бәлки ул синең өчен шатланырга гына да килмидер. Синең концертыңа килгән җырчы бәлки кимчелекләреңне эзләргә киләдер, ә бәлки синең нинди яңалык кертүеңне белергә киләдер», — ди җырчы.
Әнвәр сүзләренчә, ул Марат Яруллин белән бик дус. «Без Марат белән әле ул Татарстанда танылмаган чакта ук танышкан идек. Мин Мәскәүдә җырлаганда, ул алып баручы булып эшли иде. Мин аңа «энекәш» дип эндәшәм. Шулай ук аранжировкалар язучы Марат Мухин белән дә без якын мөнәсәбәтләрдә. Соңгы ун елда ничә җыр яздык бергәләп», — дип сөйләде ул.
«Олыгайды, картайды, дип уйламагыз»
Командага күз салыйк. Ике бас-гитарис, клавишларда, бәрмә уен коралларында уйнаучылар, бэк-вокалист Лада һәм баянчы Рамил Зиазетдинов. Бәрмә уен коралларында уйнаучы кыз башына калфак кигән иде. Биючеләрнең дә костюмнары милли бизәкле иде. Бу да Әнвәр абыйның күзаллавыдыр инде. Калфак, милли бизәкләр…Әле бер блогында үзе дә жилеттан чыккан иде. Бу классик образ инде. Без бит Әнвәр абыйны «яшьләрский» киемнән күрергә ияләшкән. Шулай чалбар-кәчтүмнән чыккан кеше, чыннан да, бабай булырга әзер инде!
Әнвәр абый үзе дә бу концертында: «Олыгайды, картайды», — дип уйламагыз, диде. Без аралашканда әле мин дә кулланмаган бер сленгны кулланып сөйләшкән кеше турында картая икән бу, дип әйтеп булмый иде. «Пипл хавает», — диде ул. Бу сүзләр «тамашачы йөри, тыңлый” дип әйтүе иде. Киләчәктә дә шулай булсын. Киләсе елдагы концертын карагач кына, Әнвәр абыйның нинди якка үзгәрүен күрә алырбыз. Әле насыйп итеп бабай статусына ия булгач, тагы да хисчән булып куймасмы…
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!