Сәнгать төрле була, тамашачы да төрле. Татар эстрада сәхнәсендә рэп та үз урынын алып тора. Казанда егерме алтынчы тапкыр узган “Татар җыры”нда рэп башкаручы Нурминский да чыгыш ясады.
– Рэп татар эстрадасында үз урынын югалтырга тиеш түгел бит?
– Мин ни өчен яшьләрнең рэп стилендә җырлауга тартылмауларын аңлап бетермим. Бәлки минем генә ишеткәнем юктыр, әллә татар телендә рэп башкаручылар чыннан да юкмы? Рэп үз урынын югалтырга тиеш түгел. Язып карарга, башкарып карарга кирәк. Ишеткәнем бар: минем рэп стиленең әтисе, диләр. Мин моның белән килешмим. Татар рэперлары татар эстрадасы сәхнәсенә күтәрелсен иде.
– Кабул итмәсләр дип куркалардыр?
– Бәлки, булышучы, дөрес юл күрсәтүчеләр юк бит. “Барс медиа” компаниясенең мине “Татар җыры” проектына чакырулары рэп башкарырга теләүчеләр өчен бәлки күрсәткеч булыр. Шушы дәрәҗәле сәхнәдә чыгыш ясавым аларны илһамландырсын иде.
– Сезгә дә ярдәм итүче булмадымы?
–Юк инде… Башта рэп җырлау минем өчен хобби гына иде. Шушы шигырьләр аша үз сүземне дөньяга әйтә идем. Минемчә, күңелем кушканча эшләгәнгә, мин бүгенге көнне сәхнәдә үз урынымны булдырдым. Ун ел элек авылларга гастрольләргә чыккан идем. Кеше йөри иде бит! Заллар тулы була иде. Үз хатыным белән дә концертларның берсендә таныштым. Шуңа күрә яшьләр дә курыкмасын, үзеңне сынап карау кирәк.
– Сезне татарлар тыңлыймы хәзер?
– Тыңлыйлардыр. Әмма русча иҗат итә башламасам, татар сәхнәсендә тагы да югары үрләргә менгән булыр идем дип уйлыйм. Хәзер аудиториямдә күбрәк рус тамашачысы.
– Алга таба татарча иҗат итәргә телисезме соң?
– Әлбәттә! Хәзер, беләсеңме, татарча иҗат итәр өчен күпме хисләрем, сүзләрем җыелып килде. Берәр еллап татарча язганым юк иде. Әмма тамашачы ун ел элек язылган җырларым хәтерли.
– Заллар җыясызмы?
– Рус телендәге программам белән, әйе. Әле менә сентябрьдә башланган турым тәмамланды гына. Бөтен Россияне әйләнеп чыктык. Әйтеп китәргә кирәк: Пермь, Оренбург якларында татар телендә язылган композицияләрне сорап алалар. Һәм мин бик теләп аларны башкарам. Омск якларында мине татар оешмалары бик яхшылап каршы алды, рәхәтләнеп татарча аралаштык алар белән.
– Русча иҗат итсәгез дә, татарча яхшы сөйләшәсез.
– Без хатыным Алсу белән өйдә гел татарча сөйләшәбез. Әле ярый Мөслим кызына өйләнгәнмен. Ул якларда татар теле Казан диалектыннан аерылып тора, хәзер аларча “сөйләем”. Кайчагында русча начаррак сөйләшә башладым бугай дип уйлап та куям.
– Әти булырга хыялланасызмы?
– Иң зур теләгем шул. Эшлибез, тырышабыз!
– Казанда яшисезме?
– Әйе, Мәскәүдә бер өч тапкыр яшәп карадым. Мине Казан җибәрми. Татар булгач, Татарстанда яшәү дөресрәктер.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!