Татар эстрадасында рэп юнәлеше бу арада юкка чыкты. Бер ун ел элек әлеге юнәлеш популяр иде. Соңгы ике ай эчендә интернет киңлекләрендә Сәйяр исемле башкаручы барлыкка килде. Дөресрәге, ул эстрадага кире кайткан. 2010 елларда Сәйяр татар эстрадасында балкып алган булган икән инде.
«Әти-әнигә дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт»
— Сәйяр — ул сезнең үз исемегезме, әллә махсус сайланган тәхәллүсме?
— Минем белән күп еллар дус булган бер егет тә Сәйяр исемен тәхәллүс дип уйлаган. Әмма бу минем үз исемем. Безнең гаиләдә, гомумән, «с» хәрефенә башланган исемнәр популяр. Әтием Сәүбән, абыем Сәйдәш, балаларым Самина, Сөләйман һәм Селим.
— Кызганыч, мин никтер сезнең үзегез белән дә, иҗатыгыз белән дә таныш түгел. Сез башкарган рэпларны тыңлаганда да, эстрадада, нәкъ менә рэп юнәлешендә үзгәрешләр булуы көтелә икән, яшьләр бар икән дип уйлап куйган идем. Баксаң, сез тәҗрибәле башкаручы икән бит.
— Татар эстрадасына бер кереп чыккан идем инде мин. 2009 елда Инсаф исемле дустым белән иҗат итә башлаган идек. Әмма 2013 елда иҗатыбыз тукталды. Менә якынча 13 ел үткән, һәм мин кабат иҗат итәргә булдым. Әмма бу юлы үзем генә эшләп карыйм.
— Ни сәбәпле дуэт буларак эшләмисез? Инсаф сезгә үпкәләмиме?
— Нинди үпкәләү инде, без бит бала-чага түгел. Үзем генә эшләү уңайлы миңа. Билгеле бер проект буларак үсәр өчен стратегия кирәк бит. Үзең генә булганда, теге яки бу сорауларга җавапны да үзең бирәсең.
— Ни сәбәпле 2013 елда иҗат итүдән туктаган идегез?
— Институтны тәмамлагач, өйләндем. Без хатыным белән Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә яши башладык. Гаилә булгач, җаваплылык та артты. Ир-ат буларак мин акча эшләргә тиеш бит инде, ә иҗат ул, киресенчә, үзе чыгымнар таләп итә. Без чәчәкләр сатабыз, шулай ук ландшафт дизайны белән шөгыльләнәбез. Бизнеска кереп киткәч, буш вакыт та кимеде, кызыксынулар үзгәрде.
— Күптән чәчәкләр сатасызмы?
— Мин студент чакта ук нәрсә белән шөгыльләнеп карарга микән дип уйлана идем. Әлбәттә, укыганда әти-әниләр матди яктан ярдәм итеп торды, әмма минем гел аларга гына таянасым килмәде. Эштән беркайчан да курыкмадым. Әти-әнигә дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт. Без муллыкта үстек, әмма абыем белән акчаның кадерен белдек. Хәзер үз балаларыбызны да шулай тәрбиялибез.
Икенче курста укыганда, чәчәкләр сату эшенә керештем, шул ук вакытта машина юу салонында да эшли идем. Һәм нәкъ шул чорда рэпер буларак сәхнәдә дә чыгыш ясый башладым. Треклар яздырыр өчен акча кирәк иде, шуңа күрә кичке сигездән иртәнге сигезгә кадәр машина юдым.
— Дөрес аңласам, хәзер сез акча ягыннан кытлык күрмисез. Димәк, треклар яздырырга мөмкинлегегез бар.
— Шушы бер дистә ел эчендә билгеле бер багажым тупланды, рэп аша тамашачыга әйтәсе сүзләрем, җиткерәсе уй-фикерләрем бар. Мин бит текстларны бары тик үзем язам. Текстлардагы һәр сүз – ул әйтергә теләгән фикерем.
— Иң беренче рэп ничек «туган» иде?
— Ул вакытта без хатыным Лилия белән әле очрашып, аралашып кына йөри идек. Берсендә безнең аралашуыбыз никтер кимеде, һәм мин шул вакытта кичергән бар хисләремне шигырьгә салдым. Бу – минем беренче тәҗрибәм иде. Әбри Хәбриев безгә кияү буларак туган, һәм ул шигырьләремә көй язып бирде. Шулай итеп «Сагыш керде күңелемә җыры» барлыкка килде. Менә шушы рэптан соң әкренләп китте-китте…Без хәтта «Татнефть-Арена»да чыгыш ясаган идек.
— Хәзер элегрәк язылган текстлары, рэплары тыңлагач, ни уйлыйсыз?
— Бик яхшы сорау. Ул елларда язылган текстлар сыйфат ягыннан аксабрак тора… Аннан соң 2010 елларда минем сәхнәдә ешрак чыгыш ясыйсым, тамашачы алдыда күбрәк күренәсем килә иде. Хәзер исә андый теләгем юк. Бу – минем өчен хобби. Трекларның да күп булуы, гел чыгып торуы кирәк түгел. Ә менә сыйфат кирәк. Текст та, музыка да камил булырга тиеш.
— Психологик аңлатманы кулланып, гештальтыгызны ябасыз дип әйтикме?
— Әйе, нәкъ шулай була да. Эш җайланган, балалар да әзме-күпме үсте, өйгә кайткач, иҗат итәргә, язылган текстларны караштырырга вакыт бар. Татар сүзләре онытылып киткәндә, сүзлек кулланам. Татар телен тагы да камилләштерер өчен әдәбият укырга кирәк әле менә.
— Татарча камил сөйләшәсез, мактыйм.
— 10-11 сыйныфта укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фоатовна мине беренче тапкыр сәхнәгә чыгарды. Ул вакытта мин татар телен тагы да камил белә идем. Нәкъ менә укытучым мине сәхнәдә каушамаска өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле. Икенче елга мәктәпне тәмамлаганга егерме ел була. Аның янына чәчәк бәйләмнәре белән барасы булыр.
— Хатыныгыз иҗат итә башлавыгызга ничек карый?
— Элегрәк каршы иде, сине сәхнә белән бүләсем килми, дия иде. Көнләшкәндер, күрәсең. Мин аны аңлыйм, әгәр дә минем хатыным артист булса, мин дә көнләшер идем. Хәзер исә Лилия бары тик теләктәшлек кенә белдерә. һәм бу — бит хобби, кабатлап әйтәм. Үз эшем барыбер беренче урында.
— Балаларыгызга ничә яшь? Хатыныгызга ярдәм итәсезме?
— 11, 8 һәм 4. Бер кыз һәм ике малай. Балаларны үстерү хатыным Лилия җилкәләренә төште инде. Мин акча эшләдем, ул балалар белән өйдә утырды. Гаиләдә ир-ат баш булгач, финанс сорауларны да нәкъ ир-ат хәл итәргә тиеш.
— Балалар юк дигәнне беләме?
— Алар акча саный белә, акчаның күктән төшмәгәнен дә аңлый. Без җәен җиләк үстрәбез. Менә балалар шушы җиләкне җыеп, сатып акча эшли һәм үзәнә кирәкне безнең ярдәм белән сатып ала.
— Казанга күчәргә планлаштырмыйсызмы?
— Әлегә юк, Ижевск безне кабул итте һәм әлегә җибәрми. Аннан соң эшебез дә җайлаган. Кызым исә Казанга, сәнгатькә тартыла. 11 яшьтә генә булса да, ул безнең эшебездә хәзер үк ярдәм итә. Күзаллавы бар, бәлки ул киләчәктә эшебезне дәвам итә алыр.
«Татар телле тамашачыга рэп кирәкме?»
— Әти-әниегез Балтачта яшиме?
— Әйе, без кайтып йөрибез. Бертуган абыем да Балтачта яши. Ул да чәчәкләр сата, мин студент чакта башлап җибәргән чәчәк сату эшен ул дәвам итте һәм әлегәчә шуның белән шөгыльләнә.
— Аңлавымча, сез хатыныгыз белән авылда танышкансыз?
— Әйе, ул Балтач райоы Шода авылына кайтып йөри иде. Миңа әле ул вакытта 14 яшь кенә иде. Без аралаша, очраша башладык. Лилия унберенче сыйныфны тәмамлагач, Казанга күчте. 23 яшемдә аңа өйләндем.
— Лилия белән сүзгә килеп, шапылдатып ишек ябып чыгып киткәнегез булдымы?
— Юк, балаларны да уйларга кирәк. Аннан соң мин гафу үтенүне көчсезлек билгесе дип уйламыйм. Әгәр дә минем гәебем бар икән, мин гафу үтенәм. Гаиләне кадерләргә кирәк. Хатынны да мин үзем сайладым бит, мине беркем дә көчләп өйләндермәде. Хыянәт итеп, гаилә бозып йөрү – минем өчен бик сәер күренеш. Ир-ат үз-үзен хөрмәт итә икән, ул үзенең сайлавына тугры калырга тиеш. Дин ягыннан да барысы да аңлаешлы итеп язылып калдырылган.
— Туганнарыгыз белән аралашып торасызмы?
— Әлбәттә, аралашабыз, шәҗәрә төзергә иде. Олыгая баргач, туганлык җепләрен саклап калуның никадәр мөһим булуын аңлый башлыйсың. Безнең туганнарыбыз Кытайда да бар икән. Балалар да аралашсыннар, белсеннәр иде.
— Сезнең белән очрашуга килгәндә яңа җырыгызны тыңладым. Ул рэпта сез хәзер яшьләрнең ретро-җырларны яңартып башкарулары турында әйтәсез кебек.
— Мин шундый каршы бу күренешкә. Әйтик, әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясаучы җырчы берәр танылган артистның җырын башкара да, яшь тамашачы шушы җырны аныкы дип кабул итә. Ә җырның популярлашуына күпме көч түккән артистның хезмәте онытыла. Шуңа күрә мин «Бу ремейк чын йолдызларның артында бары тик фейк», — дип яздым.
— Концертларда чыгыш ясауларыгызны күрербез бит әле?!
— Артык еш чыгыш ясарга теләгем юк. Бәлки «Барс медиа» оештырган берничә концретта чыгыш ясармын. Хәзер мин теге яки бу җырны чыгарганчы озаклап уйлыйм, тикшерәм. Текстларга аерым игътибар бирәм. 2010 елларда мин трекларны гел чыгып торсын дип яза идем, ул вакытта нәкъ менә материалның күп булуы миңа мөһим иде.
— Рэп кирәк инде, сагыдырган.
— Татар эстрадасында рэп юк бит инде хәзер. Әгәр дә иҗатым тамашачыга кирәк булса, бәлки мин дә күбрәк иҗат итәрмен. Рэп форматы югалмасын иде. Без башлаганда төркемнәр күп иде бит. Син дә аларны хәтерлисеңдер. Кая китеп беткәннәрдер?! Аңлыйм, рэп башка төрлерәк формат. Татар телле тамашачы башка форматка тартыла. Шулай да иҗат итеп карыйм әле. 2026 елда тагын биш җыр чыгарырга плалаштырам.
— Нинди темалар хәзер актуаль?
— Лирикага тукталасым килә. Әзер текстларым бар. Менә хәзер рэпның кушымтасын җырлаучы берәр артист кирәк. Алга таба карарбыз, әле үзем дә иҗат дөньясында яңа кеше кебек. Бер ярты елдан ниндидер нәтиҗәләр чыгарып булырдыр. Күбесе тамашачыдан тора. Минем иҗатымны кабул итәрләрме, юкмы?!
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!