11
Лайк 0
Дизлайк 0

Резедә Шәрәфиеваның якты истәлегенә

Бу елның июль аенда татар дөньясында кайгылы хәбәр таралды. Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева китеп барды. Артистлар, җырчының якын кешеләре Резедә апаның авыруын белсәләр дә, бу мәгълүмат интернет киңлекләрендә таралмады. Бу Резедә апаның үтенече иде. Ул авыруын тамашачысына белгертергә теләмәде. Бу җырчының тәрбиясе һәм кайбер принципларга тугры калуы турында сөйлидер. “Хайп”, “пиар” артыннан куып, булган хәлне күпертеп сөйләмәде ул.

Үткән ялларда узган “Татар җыры” тамашасында Резедә Шәрәфиеваны искә алдылар. Режиссерлар бик уңышлы номер уйлап тапканнар. Зөлфирә Шәйдуллина, Алинә Кәримова, Эльмира Кәлимуллина һәм Алия Карачурина Резедә апаның төрле елларда башкарган популяр җырларыннан поппури төзегән. “Ачуланма”, “Синсез яшәү – яшәү түгел ул”, “Бер тутырып карадың”, “Юк, өзмә өметең” җырлары яңгырады. Алар сәхнәдә җырлаганда экраннардан Шәрәфиеваның фотолары күрсәтелде. Ул шундый ягымлы итеп елмая иде…Үзе генә түгел, аның күзләре дә елмая иде. Шушы фотолар аның елмаюын саклап кала алган. Әйтерсең лә, бу кичне безгә Резеда апа үзе карап, мине онытмагыз, дип васыять әйтте.

Җырчы кызлар белән сәхнә артында сөйләшеп алдык. Алар да Резедә апаны ягымлы һәм елмаючан итеп истә калдырган. Зөлфирә әйтүенчә, ул сәламәт яшәү рәвешен алып барган. “Бергә поездда барырга туры килгән иде безгә. Унике сәгать эчендә ни бер кешене сөйләсен яки берәр нәрсәдән зарлансын!.. Әле юлда миңа ничек гимнастика ясарга кирәген күрсәткән иде”, — дип искә алды ул.

Шулай ук тамаша залында Резедә Шәрәфиеваның әнисе Рәйхана апа да бар иде. “Татар җыры”н оештыручылар аны махсус чакырган. Җырчының кызы Зөләйха гына бу кичне күренмәде.

“Зөләйхага әнисе урынына калдым инде хәзер…Әле бүген дә Зөләйха: “Әбием, ник елыйсың?” – ди. Ииһ, мин әйтәм, исән булса, ул да җырлар иде…Әле, китәр алдыннан, үзе дә Мәскәүләргә барып чыгыш ясаячагын, планнарын сөйли иде. Язмышыңа язылса…” – дип елый-елый сөйләде Рәйхана апа.

Әнисе сүзләренчә. Резедә Шәрәфиева авырганда да бирешмәгән, тереләсенә ышанган. “Мин чирләмим, дип бармак селти иде. Балакай…Белгертмәде бит, белгертмәде», — дип сөйләде ул.

Сөйләшүебез ахырында Рәйхана апа Резедә Шәрәфиеваның тамашачысына, дусларына чиксез рәхмәтен белдерде. “Шундый ярдәм иттеләр, әле дә ташламыйлар. Бик зур рәхмәт”, — диде ул.