251
Лайк 0
Дизлайк 0

Рифат Зарипов: «Яшь чакта эчәсе әйбернең барысын да эчеп карасам да, вакытында дөрес юлга бастым»

Татар эстрадасының танылган артисты Рифат Зариповны тамашачы сәхнәдә гел тиктормас, шаян һәм шат күңелле итеп күрергә күнеккән.

Әмма тормыш һәрчак кызыклы тамашадан гына тормамый. Көндәлек мәшәкатьләр, җәмгыятьтәге шомлы үзгәрешләр һәм күңел тынычлыгы дефициты иҗат кешесен дә тирән уйлануларга сала…

«Унике ел туйлар алып бардым, җитте. Мин ул баскычны атлап, өскәрәк мендем»

— Рифат, сөйләшүне бераз моңсурак сораудан башлыйм әле: синең дә бәхетсез, күңелсез көннәрең булгалыймы?…

— Бәтәч, нишләп булмасын инде. Кайбер көннәрне үземә урын таба алмый йөрим, күңелемдә тынычлык булмый. Яшь чакта менә акчам булса, дип хыяллана идек. Аллаһка шөкер хәзер акчасы да бар, дөньясы да бөтен, әмма күңел тынычлыгы юк. Ул элеккеге рәхәтлек һәм эчке җылылык пандемия башлангач бетте.

— Артистларга да бер дә җиңел түгел.

— Кичә без бер төркем җырчылар җыелма концертта катнаштык. Элек сәхнә артында узара сөйләшеп, чәйләп утыра торган гадәт бар иде. Хәзер исә җырлыйбыз да, кайтып китү ягын гына күзлибез. Шул концертта тамашачы буларак таныш табиблар да килгән иде. Хәл-әхвәл сорашканда: «Концерт ничек соң?» – дип сорадым. Әй, Рифат, нинди концерт инде, ике пациент китеп барды, шуны уйлап утырабыз, ди. Тагын бер таныш гаилә: «Концерт әйбәт, кайтасы гына бар, ә бензин юк», — дип сукранды. Һәркемнең үз борчуы, үз йөге бар. Артистларга үзләренчә тамашачыны башка проблемасыз дөньяга алып китәргә тырышасы гына кала инде.

— Бераз салып килгән тамашачы артистка иярәдер…

— Андыйлар булгалый, әйе. Кайвакыт мин үз-үземә сорау бирәм: әллә мин үзгәрдемме инде, дим. Моннан 2-3 ел элек кенә чыгыш ясаганда тамашачының җылысы сәхнәгә кадәр килеп җитә иде. Рәхәтләнеп кабул итәләр иде. Хәзер исә кулларны да теләр-теләмәс кенә чабалар кебек… Кешеләр арыган.

— Әле менә без очраштык әле, үзебезчә кыймылдарга тырышабыз.

— Шулай яшәргә кирәк тә. Мин хәзер үзем тупас һәм кирәкмәгән мәгълүмат тупламаска тырышам. Үз эшемне башкарып йөрим. Әмма тормышлар үзгәрә. Бер 15 ел элек Илфак Шиһапов: «Килер бер көн – кешенең урманда яшисе киләчәк. Ул вакытта кешегә ут та, газ да, кәрәзле телефон да кирәк булмаячак. Мин бу көннәрне күрмәм, тик сез күрәчәксез», — дигән иде. Шул көннәр килеп җитә бугай.

— Аралашырга кирәк шул.

— Элегрәк Салават абый, Риаль Садриев һәм башкалар белән сөйләшеп утыра идек. Алар әйткән һәр сүз – китап булыр иде. Хәзер, кешене күрсәң, дежур берничә фраза белән алмашасың да саубуллашасың. Хәзер дөньясы шундый: һәркемнең бушанасы килә, ләкин беркемнең дә тыңлыйсы килми.

— Стресс, нервлар…

— Хәтта юлларда да, бөкедә утырганда да машина йөртүчеләр бер-берсенә юл бирми. Кешегә ачуланып, кызып китәр өчен хәзер бер секунд та җитә. Кредитлар кысымы, түбән хезмәт хаклары, билгесезлек… Бу барыбер кеше психологиясенә тәэсир итә.

— Ярый, әйдә, концертларга күчик. Билетлар сатыламы?

— Билетларның сатылуын төгәл белгән районнарга һәм шәһәрләргә генә йөрим хәзер. Төркемемдә 17 кеше, һәр концерт саен аларга гына 160-170 мең түләргә кирәк.

— Иҗаттан тыш берәр башка бизнесың юкмы соң?

— Юк, минем беркайчан да башка өлкәдә эшләгәнем яисә бизнесым булмады. Бары тик туйларга, зур юбилейларга чакыру буенча барабыз. Мин үз иҗат юлымның башында мәҗлесләрне алып бара идем. Хәзер инде ул классик «тамадалыкка» кире кайтасым килми. Бәйрәмнәрдә бары тик җырлап кына китәм. Алып баручы итеп бик еш чакыралар, тик мин гел баш тартам. Заманалар үзгәрде, эчке теләгем дә юк

— Әгәр дә алып бару өчен яхшы гына бәя тәкъдим итсәләр?

— Тәкъдим итүчеләр бар, тик мин үз-үземә каршы бармыйм. Мин бары тик күңелемә ләззәт, рухи канәгатьлек ала алсам гына, теге яки бу эш белән шөгыльләндем. Унике ел буе алып бардым, җитте. Дөрес аңлагыз, моның белән мин алып баручыларны берничек тә кимсетмим, һәр һөнәр кадерле.

«Мин Диләрәгә ышанган кадәр үземә дә ышанмыйм»

— Хәзер яшьләр гаилә корырга да бик ашкынмый кебек…

— Минем төркемдә 22-23 яшьлек егетләр эшли. Нәкъ менә аларның кызлар белән очрашырга артык ашкынып тормаганын күрәм. «Кызлар  белән очрашсаң, кафега, кинога алып барырга кирәк, чәчәге дә зарур», — диләр. Хәзерге яшьләр интернетта текә машиналар, затлы йортлар күзләүче кызларны күреп, куркып беткәннәр. «Бөтен кызлар да андый түгел, тормышта гадиләре дә күп», — дип тынычландырам үзләрен. Яшьләр виртуаль дөнья тудырган иллюзия белән реаль тормышны бутамасыннар иде

— Гаилә тормышлары ничек соң?

— Аллаһка шөкер, тыныч кына яшәп ятабыз. Без вакытында өйләнештек, гаилә кордык. Диләрә – минем чын дустым да, әтием дә, әнием дә, сөяркәм дә. Аның миннән акча талаганы юк. Ул минем белән бергә иҗатта кайный, миңа булыша. Улыбыз Исламның укуын да тулысынча ул контрольдә тота. Эшләми, өйдә утыра. Ул экономлы хатын, мин кайчак күп туздырып җибәрсәм, шунда ук кисәтеп куя.

— Диләрә – профессиональ биюче. Аның кире сәхнәгә кайтасы килмиме?

— Элегрәк әйткәли иде, хәзер андый теләге юк. Ул үз тормышын тулысынча гаиләбезгә багышлады. Бу адымына бер дә үкенмидер дип уйлыйм. Бөтен нәрсәнең үз вакыты. Быел өйләнешүебезгә нәкъ 13 ел булды. Әзме-күпме, белмим, алга таба барабыз.

— Үзара мөнәсәбәтләрдә кочаклашулар, үбешүләр сакланамы әле?

— Булгалый инде… Әмма, әлбәттә, яңа йөри башлаган чактагы кебек үк түгел. Урамда гел кулга-кул тотынышып йөрмибез. Өйләнешкәч, еллар узган сайын мөнәсәбәтләр барыбер икенче дәрәҗәгә күчә бит ул. Хәзер уйларыбыз, ниятләребез уртак, юнәлешебез бер — менә шунысы минем өчен иң мөһиме. Диләрә белән миңа бик рәхәт, күңелем тыныч. Мин аңа ышанган кадәр үземә дә ышанмыйм. Ул — искиткеч тыныч һәм сабыр кеше.

— Ислам да үсеп килә, аңа ничә яшь булды инде?

— 11 яшь тулды, үзен бик кочаклатмый да хәзер. Минем өчен ул барыбер бала булып кала. Мәктәптә ошаткан кызлары бармы, дип тә сорашкалыйм, әмма әлегә алай ачылып, төгәл җавап биргәне юк.

— Сиңа хатын-кызлар хатлар язамы соң?

— Язалар. Кайберләре турыдан-туры: «Танышыйк», — диләр. Иҗатымны мактап язучылар да күп. Мин беркайчан да гаиләле булуымны яшермәдем. Аннан соң, намазга баскач, үзеннән-үзе андый кирәкмәгән, оятсыз хатлар язучылар саны шактый кимеде. Ислам дине шәхесне саклый. Ә менә яшьрәк чакта төрле хәлләр булгалады. Рестораннардан кайтып кермәгән көннәр дә бар иде. Әмма мин ул рестораннарга Диләрәсез бармый идем. Улым да безнең белән йөи иде.

— Аралашучан булгансыңдыр син?

— Кызларның күбесенә җавап бирә идем, яшермим. Диләрә алай көнләшми иде, чөнки миңа ышанды. Хәтта кайбер кызлар белән Диләрә үзе дә языша иде әле. Башкортстан ягыннан бер кыз аеруча еш язгалады. «Кил, болай итәбез, тегеләй итәбез», — дип чакырып торды. Хәтта Диләрәгә турыдан-туры: «Рифатны миңа бир», — дип язган. Мин ул кызны бөтенләй хәтерләми идем.

— Ахаа, димәк, хәтерләмәгән очраклар да булгаладымы?

— Булгалады инде… Ул кыз туктаусыз язгач, мин аны «кара исемлек»кә керттем. Ул икенче көнне үк башка номердан яза башлады. Һәм гел «пошлый», этикага сыймый торган хатлар җибәрде. Мөнәсәбәтне төрлечә сурәтли иде, имеш, болай итәрбез, тегеләй итәрмен…Бәлки, аның психик сәламәтлеге ягыннан проблемалары булгандыр. Хәтта Диләрәгә: «Мин Рифатның сөяркәсе», — дип тә ялган сүзләр язды.

— Ул рестораннарда салгалап йөргән чаклар өчен оят түгелме?

Шөкер, вакытында ул юлдан тайпылдым. Һәм моны яшереп тә утырмыйм: яшь чагында эчәсе әйбернең барысын да эчеп, татып карадым. Ул этапны уздым, вакытында дөрес юлга бастым. Кабып карагач, ул эчүләрнең миңа бер дә тулы килмәвен төгәл аңладым. Бүген тормышым да, уйларым да бөтенләй башка. Аллаһка шөкер вакытында ул юлдан тайпылдым. Хатала

Перейти к верхней панели