Җырчы Руслан Кираметдиновтан интервью алганым юк иде. Без бер ун еллап таныш, әмма журналист һәм җырчы буларак аралашканыбыз юк. Руслан гадел кеше, ул ошыйм әле дип матур сүзләр сөйләүчеләрдән түгел.
«Тормыш бит ул бер төрле генә бармый»
— Руслан, Чаллыда яшисең. Казанга күчәргә теләгең юкмы?
— Юк, Казанга күчәсем килми. Башкалада яшәгән чаклар булды. Студент чакта та тордым. Аннан соң Ильмира белән өйләнешкәч тә, Казанда яшәдек.
— Ник Чаллыга кайтырга булдыгыз?
— Улыбыз тугач, бер ел Казанда вакытлыча арендага фатир алып яшәдек. Бер еллап шулай яшәгәч, Чаллыга кайтырга булдык. Баланы карарга кеше кирәк иде бит. Әле дә ярый әниләр бар, балаларны карауда алар булышты.
— Балалардигәннән, аралашасызмы?
— Әлбәттә, алар бит инде хәзер кечкенә түгел. Барысын да аңлыйлар, кемнең кем икәнен беләләр. Әтиегез начар, дип әйтеп кенә, безнең араларны өзеп булмый. Әлбәттә, аларга авыр инде…
— Балалар белән мөнәсәбәтләрегез өзелер дип курыкмадыңмы?
— Юк инде, алар бит минем белән үскән балалар. Камилгә – 12, Ясминәгә 9 яшь. Алар әле дә: «Әти», — дип торалар. Без алар белән турыдан-туры сөйләшәбез. Ильмира безнең араларга кысылмый.
— Алар хәзер Казанда яшиме? Ильмираның социаль челтәрләрен карап бармасам да, алар Казанга күчтеләр яки күчәргә телиләр, дип ишеткән идем.
— Юк, балалар да, әниләре дә Чаллыда яши. Ильмира Казан, ди инде ул…Балалар белән бер шәһәрдә булгач, күрешүләр дә еш татый. Балалар кая тели – шунда барабыз.
— Карале, Руслан, социаль челтәрләрдә соңгы 3 елда күп укылган, каралган постлар сезнеке. Ильмира белән аерылудан барлыкка килгән гауга тамашачыларыңны арттырдымы, әллә инде, киресенчә, киметтеме?
— Башта мине бик хурладылар. Эчә икән, кыйный икән, диделәр…Әмма, вакыт үткәч, кемнең кем икәнен аңладылар, һәм кабаттан минем яклы булдылар. Дөресен әйтсәк, монда кем яклы булу мөһим дә түгел. Бу бит – безнең гаилә, безнең балалар һәм безнең мөнәсәбәтләр. Хәзер барысы да үз көендә. Дөньяны аңлаучы хатын-кызлар әле дә мине тыңлый, хөрмәт итә һәм концертларыма йөри. Тормыш бит ул бер төрле генә бармый, бер болай баса, бер башка төрле итеп куя.
— Син үзең социаль челтәрләрдә бик актив түгел кебек.
— Нигә кирәк соң ул? Мин чын тормыш белән яшим. Интернетны бүген-иртәгә бетерсәләр, кеше шаша бит. Нәкъ менә шушы интернет булу сәбәпле күпле гаиләләр таркала, беләсеңме?!
«Хәер сорашып йөрү кебек бит инде ул…»
— Без синең белән икебез дә Чаллыда үстек. Син туксанынчы елларда үскән ир-ат буларак, сугышып та йөргәнсеңдер?
— Төрлесе булды инде. Мәхәлләгә мәхәллә сугышкан чаклар да булгалады. Ул яктан чыныккан егет мин.
— Хәзерге тормыш балалар өчен уңайлырак кебек? Шушы ике замана аерыламы?
— Аерыла, әлбәттә. Хәзер алай сугышып йөрүләр юк. Тик шулай да икенче як бар: хәзер бит интернет заманасы. Без үскәндә урамнан кайтып керми идек, хәзер балачаганы урамга чыгарып булмый. Әйе, без сугыштык, тик бездә нәфрәт юк иде. Мәктәпләрдә булган атышлар шушы интернеттан килә бит инде.
— Аңлавымча, алга таба да Чаллыда яшәргә планлаштырасың?
— Әйе, Чаллыда яшибез, тик Татарстанда да, Башкортстанда да эшлибез.
— Нинди планнар белән яшисең?
— Иҗат итәбез, концертлар куябыз. Җырлар да яздырып торам. Шулай ук төзелеш белән бәйле бизнесым да бар. Бу өлкәдә дә үсеш юлында.
— Билетлар сатыламы соң?
— Агымдагы елны башка еллар белән чагыштырсак, хәзер авыррак бара. Шулай да заллар тулы, шөкер. Казанда менә өстәмә концерт куячакбыз.
— Турыдан-туры кассага эшлисеңме? Әллә инде төрле оешмаларга да сатасыңмы билетларыңны?
— Хәер сорашып йөрү кебек бит инде ул…Тамашачы тели икән, бара да ала. Үз-үзеңне хөрмәт итәргә кирәк.
— Ялгышмасам, хәзер җырчыларның күбесе билет сатылмый, дип зарлана…
— Тормыш мәшәкатьләре артты хәзер. Кибеткә керәсең, бераз ашамлыклар, кирәк-яраклар җыясың, 1-2 меңеңне «тучны» калдырып китәсең. Шунда уйлыйсың инде: тамашачы шушы 1-2 меңгә гаиләсен ашатсынмы, әллә инде билет сатып алсынмы?!
«Бар нәрсәмне калдырып чыгып киттем»
— Карале, Руслан, син җыр өстенә җыр чыгармыйсың. Сайланасыңмы?
— Авторлар күүүп җибәрәләр. Әмма араларында җырларның бер-икесе генә алынырлык була. «Мәтрүшкәләр»не тыңлаганда да икеләнгән идем. Җырның мәгънәсе булырга тиеш. Нәрсә җырлаганын аңлап җырлаучылар бик сирәк. Шуңа күрә мин җырларны төпченеп тыңлыйм һәм сайлыйм.
— Киләчәктә айлар буе гастрольләрдә йөрер идеңме?
— Тамашачылар килсә, әлбәттә, йөрер идем. Үз эшемне белеп һәм яратып башкарам. Популярлыкның шушы баскычына менәргә әзерләнәбез менә. Алай ел дәвамында гастрольләрдә йөргәнем юк әле.
— Озак тапталып торам дип уйламыйсыңмы?
— Һәрнәрсәнең үз вакыты. Эшлибез, тырышабыз. Салават абый да тиз арада танылмаган. Әкрен генә танылуның кадере күбрәк аның. Әмма иҗаттан тыш башка эшләрем дә бар.
— Ипилек тә акчаң булмаган көннәрең бар идеме?
— Тәәк…Аерылышкач, булды андый чак. Мин саран кеше түгел. Эшләнгән акчаларны, табылган малны гел гаиләгә алып кайттым. Соңыннан менә штансыз калдым инде. Бар нәрсәмне калдырып чыгып киттем.
— Иҗаттан тыш башка эшем бар, дисең. Төзелеш белән бәйле, дип аңладым.
— Әкрен генә аякка баскач, татар эстрадасыннан бераз читләшер идем мин. Пычраклык, көнчелектән туйдым. Башта синең яныңда елмаялар да, аннан соң аркаңа пычак кадыйлар. Төзелеш белән бәйле эшем бар, әйе. Җырлаудан туктый алмам, сәләт бирелгән бит. Күңел тарта. Районнарда, авылларда йөреп арыдым инде, бераз туйдырды, кисеп әйтсәк. Шулай да төп эшем итеп бизнесымны сайларга планлаштырам.
— Алга таба өйләнергә уйлыйсыңмы?
— Юк. Болай да рәхәт әле. Үз-үзең өчен җаваплы буласың, иреклеге дә бар.
— Ә гашыйк булсаң?..
— Хм, кем белгән. Бәлки…Әмма хәзер мине җитди мөнәсәбәтләр кызыксындырмый.
— Болай гына йөрисеңме?
— Бу соравың интервью өченме, үзең өчен генәме? (Көлә). Аралашам инде. Хатын-кызлар ошый инде миңа. Күзем бар бит! Әмма мин кызлар белән үзем танышмыйм. Аннан соң ир-егетләргә дә кызлар артыннан чабып йөрергә киңәш итмим. Соранып йөрергә кирәкми. Хатын-кызга ярыйм, дип чабучыларны хөрмәт итмим.
— Иҗат кешесенә кабат өйләнер идеңме?
— Юк, эстрададан кеше кирәкми. Беркемгә дә киңәш итмим. Мин хәзер дөньяга башка күзләр белән карыйм.
— Гадел һәм усал бугай син. Синең белән яшәү җиңелләрдән түгелдер.
— Усал түгел инде, кайдан алып әйтәсең аны. Мин бит иҗат кешесе, хыялыйлыгым да бар. Мин үпкәли белмим, шуңа күрә минем белән, киресенчә, яшәве рәхәт булырга тиеш. Горурлыгым да күп түгел. Минем белән якыннан таныш булучылар ачу һәм уч сакламавымны белә.
— Руслан, беләсеңме, әйдә болайрак тәмамлыйк. Ямьсез сүзләрсез, гаепләмичә…Ильмирага гашыйк булган чакларыңны искә төшер әле.
— Хисләр булды, әлбәттә, яшерен-батырын түгел. Без яратышып өйләнештек. Балалар да чын ихлас мәхәббәттән туды. Теләп табылды алар. Ильмира да бу чакларны хәтерлидер. Хәзер балалар өчен яшибез.
— Гаиләнең таркалуы, ничек кенә булмасын, барыбер трагедия бит инде?
— Әлбәттә. Балалар да бар бит…Кызганыч, гаиләне саклап кала алмадык. Әмма шулай язылган, нишлисең. Әле дә ярый яшь чакта аерылыштык. Икебезнең дә тормышы алда. Корасын корып була, мин дә әле аякка баса алам. Балаларга гына тәрбия бирә алмыйм. Менә шунысы бик кызганыч. Әйе, без аралашабыз, очрашабыз, мин аларга акча белән булышып торам, тик тәрбия ягыннан гына аларга берничек тә ярдәм итә алмыйм. Балаларым бәхетле булсын һәм әтиләренең барлыгын белеп үссен.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!