243
Лайк 1
Дизлайк 0

Руслан Кираметдинов: «Киләчәктә бәлки сәхнәдән бераз читкә тайпылырмын»

Руслан Кираметдинов белән очраштык әле. Тырышсаң, хыяллар тормышка аша, ди ул

«Ашарга акча да булмаган чаклар булды»

— Руслан, балаларың ничек? Күрешкәнең бармы?

— Бу арада юк әле…»Кара исемлек»кә тыгып куйганнар. Балаларны туган көннәре белән дә котлый алмадым. Бернишләтеп булмый. Әниемне дә аралаштырмыйлар. Ярый, ябыйк бу теманы.

— Шулай да сорыйм әле. Мин Ильмира Нәгыймова белән башкарылган дуэтыңны тыңлыйм. Менә «Син миңа кирәк» җыры өчен 3-4 млн акча түлибез, дисәләр, ризалашыр идеңме?

— Матур җыр ул, әйе, тик мин ризалашмас идем. Булган, үткән инде. Туйларда әле һаман бииләр аңа. Үзем генә дә башкармас идем ул җырны, үткәндә калган инде ул.  

— Концертларга әзерләнәсеңме?

— Әйе, җырлар яздырабыз, эш гөрли. Башка юнәлешләрдә дә эшлим, тырышам. Җырлап кына акча эшләп булмый.

— Син профессиональ җырчымы?

— Бу хакта халыктан сорарга кирәк. Мин ничек тоям, шулай җырлыйм. Ноталарга карап тормыйм. Йөрәктән килә ул. Аллаһтан килгән сәләт, табигый. Профессиональ музыкаль белемем юк. Иҗат рухи яктан баета мине. Киләчәктә бәлки сәхнәдән бераз читкә дә тайпылырмын.

— Ильмира Нәгыймова матур җырлыймы?

— Ул музыкаль кеше, яхшы җырлый, бер каршы сүз әйтә алмыйм. Тоя ул, үзенчә матур башкара җырларны. Ул да, мин дә иҗат юлыбызны авыллардан башладык. Кадере бар. Кайбер кеше, акчасын түли дә, зур сәхнәгә менә.

— Әле иҗади юлыңның башында «Татар җыры» сәхнәсендә чыгыш ясарга иде, дип хыяллана идеңме?

— Андый теләк бар иде, ул зур фестиваль бит. Хыяллар, тырышсаң, тормышка аша. Беренче тапкыр катнашуымда «Бәгърең таш булса» җырын башкарган идем. Ул җырны әле дә беләләр, сорыйлар.

— Ул вакыттагы Руслан нинди иде?

— 20 яшьлек малай идем. Ал күзлекләрем дә салынмаган иде әле. Үкенечле түгел. Начар юлга кереп, эчеп йөрмәдем. Танышларым, сыйныфташларым арасында югалган егетләр бар…Әкрен генә үз тамашачымны булдырдым, иҗат иттем. Ашыгырга, җыр өстенә җыр чыгарырга кирәкми. Салмак кына иҗат итсәң, тәмен дә тоясың.

— Карале, салмыш хәлдән сәхнәгә чыкканың булдымы?

— Хм… Бер 15 ел элек булган иде. Шуннан соң үземә концерт булган көнне бер грамм да авызга капмыйм дип ант бирдем. Миңа килешми, идән астына кереп китердәй булдым. Мин әз генә капсам да, сиздерәм. Ильмира мине алкаш дип чыгарды инде. Әкият. Без бит аның белән бер тәрилкәдән ашадык, тормышны бергә кордык. Ашарга акча да булмаган чаклар булды. Бергә гомер иткән кешеңне шулай түбәнсетеп, ялганлап, теләсә ни сөйләп йөрмиләр инде. Менә ахыры ничек булды…

— Ник син барысын да ачылып сөйләмисең соң? Дөресрәге миңа сөйлисең, яздыртмыйсың гына.

— Кирәкми, түбәнчелек бит — бу. Ильмира — минем балаларымның әнисе. Мәхәббәт булмады түгел, без яратышып өйләнештек.

— Хатын-кызның хыянәте кабул ителми инде, ир-атныкын, тырышсаң,  аклап була кебек.

— Хатын-кыз башы белән хыянәт итә бит ул. Ир-ат бер минутлык хискә алданса да, өенә кайта. Ә хатын-кыз бөтен дөньясын җимерә, гаиләсен тарката. Егетләр кияүдә булган хатын-кызларга якын да килмәсен, үзләренә гөнаһ алмасын.

— Гаиләдә гел мәхәббәткә генә таянып булмый шул, хөрмәт тә кирәк.

— Әлбәттә. Менә без синең белән яратышып өйләнешик, ди. 2-3 елдан барыбер хис «искерә». Тормыш корыр өчен хөрмәт калырга тиеш. Гел яратышып, үбешеп кенә йөреп булмый бит.

— Мәхәббәт җырларда саклана инде…

— Элек менә композиторлар да көйләрен, их, яза белгәннәр инде. Чаллыда яшәүче Илгиз Закировны гына алыйк. Моң! Юньле җыр табарга җиңелләрдән түгел. Бөтенесе бер, димме соң?! Композиторлар җибәргәли, тик алынырлык җыр бик сирәк очрый.

— Сүгенгәлисең, әйеме

— Мин дә кеше бит инде. Кәнфитләнеп утырасым килми, мин ничек бар, шундый. Ниндидер роль уйнамыйм. Сүгенмәгән кеше юктыр. Әмма сәхнәдә артист тамашачыга үрнәк булырга тиеш. Артист тузга язмаган сүз сөйләү килешми.

— Популярлашыр өчен артистка социаль челтәрләр кирәкме?

— Минемчә, ул социаль челтәрләр, гомумән, кирәкми. Барысын да шул интернет бутап бетерде. Мин үзем фотолар куеп, актив рәвештә интернетта утырмыйм. Кемдер һәр адымын төшерә бит…

— Сиңа акча ягыннан ярдәм итеп торучылар бармы?

— Иганәчеләрем юк, ә дусларча ярдәм итүчеләр бар. Мин бурычны кайтарам барыбер. Алмыйм, кирәкми, дисәләр дә, кире бирәм. Ул бурычлар өчен теге дөньяда да җавап бирәсе бар. Мин шуны да уйлыйм. Башкалар да җавап бирәселәрен онытмасыннар иде.

— Хәзер син мөнәсәбәтләрдәме?

— Бу — минем шәхси эшем. Сөйләнеп йөрмим. Өйләнә калсам, ишетерсез. Әмма бу арада гына өйләнергә планлаштырмыйм әле.

Перейти к верхней панели