5 июль көнне Казанда популяр төрек җырчысы Рафет әл-Романның концерты булды. Рафет әфәнде Татарстанда яшәүче тамашачысына рәхмәт йөзеннән Татарстанның атказанган артистлары Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Данир Сабировларны да үз концертына чакырган. Сәидә безгә бу чыгышы турында сөйләде.
— Син Рафет әл-Романның үзе белән һәм иҗаты белән күптән танышмы?
— Үзе белән кичә концертта таныштым, ә менә иҗаты белән балачактан ук таныш. Мин төрек лицей-интернатында белем алдым. Укыганда безгә төрек теле дәресләре дә керә иде. Шушы дәресләрдә без төрек җырларын да тыңлый идек. Шул исәптән, Рафет әл-Романның җырлары да дәресләрдә яңгырый иде. Һәм менә нәкъ шушы мәктәп елларында мин Рафет әфәнденең «Kalbine Surgun» («Йөрәгеңнән сөрелгән» — тәрҗ.) җырын яратып тыңлый башлаган идем.
— Дуэтны башкару идеясе кемнеке иде?
— Миңа Төркиянең Татарстандагы Генераль консулы шалтыратты һәм Рафет әфәнде белән дуэт җырларга тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, теләп ризалаштым һәм нәкъ бу җырны да үзем сайладым, чөнки, әйтеп үткәнемчә, ул «плейлистымда» күптән бар. Шулай ук бу концертта ике татар җырын да башкардым. Махсус кунак буларак тагын Данир Сабиров та чакырылган иде, ул да Рафет әфәнде белән дуэт башкарды.
— Белүемчә, синең репертуарыңда төрек җырлары бар.
— Әйе, мине шуңа сайлаганнардыр да. Әмма төрек теле хәзер онытылып бара, чөнки аны көндәлек тормышта кулланганым юк. Ә мәктәптә укыганда бу телне яхшы гына белә идем.
— Сорыйм әле: хәзер бит төрек сериаллары бик популяр. Син карыйсыңмы аларны?
— Юк, алар минем өчен би-ик озын. Ә менә Корея һәм Кытай сериалларын карыйм.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!