397
Лайк 0
Дизлайк 0

«Синең дулкын» концертыннан репортаж: мең шөкер, шөкер..

Татар эстрада дөньясында яңалык – «Барс медиа» компаниясе «Синең дулкын» дип аталган өр-яңа проект тәкъдим итте. Нидән гыйбәрәт соң ул? Бу проектта яшь җырчылар катнаша. Монда метрлар юк. Араларында әле популяр булмаганнары да бар иде. Популяр түгео дип, мин белмәгәннәре дип әйтсәк, яхшырак булыр. Яшь дип әйтүем, 25-35 яшьтәге җырчылар.

Бер җөмлә белән әйтсәк, шатландым. «Барс медиа» компаниясе үзе һәм башка оешмалар оештырган концертларның күбесендә әзме-күпме зал тутыра алган җырчылар чыгыш ясый. Шул ук «Татарча солянка»ны алыгыз, «Татар җыры»н әйтеп тә торасы юк инде. Ә «Синең дулкын» проектында андый критерийлар юк.

Нагимованы, Айдар Рәкыйповны, Илшат Сафинны чакырганнар. Алар башка җырчылардан танылуы белән бер-ике, әйдә ике-өч булсын, баскыска өстәрәк. Мин шулай дип беләм. «Кассовый» артистлар һәм җырлары тиз ритмлы булганга, чакырганнардыр. Анннан соң Зәринә Хәсәншина да бар иде. Ул башкарган җырлар эстрада таләпләренә туры килсәләр дә, халыкчанрак. Зәринә үзе дә халыкчан инде ул, елмаюы да, йөзләре дә чын татар кызыныкы.

Яшьләр, әле танылып килүчеләр

Татар эстрадасында кемнәр бар соң? Яңалардан дип әйтүем. Санап карыйк: Миләш, Дамин, Скани, Самат Набиуллин. Боларны мин белми идем. Хәзер менә мине дә, тамаша кылырга килгәннәр дә белде. Сез үзегез дә сизәсездер, минем дә бу хакта берничә тапкыр язганым булды: яшь өметле җырчыларга кытлык заманасы хәзер. Барысы да бик кыйммәтләнү белән бәйледер бу. Танылыр өчен акча сарыф итәргә кирәк булуы сер түгел. Ә хәзерге заманда ашамлык, кирәк-ярак бәяләре дә артканнан-арта бара. Игътибар иттегезме: өстәрәк китерелгән исемлектән өч җырчы никтер тәхәллүс, ягъни псевдоним белән җырлый. Күз тиюдән куркалар микән? Үз исемең белән җырламасаң, күз тими дигәннәрен ишеткәнем бар.

Ә! Равил Закировны төшереп калдырганмын. Давыллы җил кебек килеп керә ул гел грим бүлмәсенә. Блогерлар да җырлый икән дип язасы иде дә бит…Миләшнең дә чыгышын бик аңламадым. Без чама белән бер яшьтәрәк булса да, аның чыгышыннан соң мин үземне Миләштән бер ун яшькә өлкәнрәк ханым кебек хис иттем. Яшьләр вайбын аңламыйм икән, ләбаса. Сканиныкын да, Даминныкын да. Әмма боларга аерым тукталмыйк. Яз бит, кәеф яхшы! Аннан соң мин үзем дә яшь бит әле. Һәм яшьләрне сүгәргә ярамый дигән кагыйдә яклы мин! Татарча җырлыйлар бит. Ничек тә булса, татар дискотекалары гөрләп үткән вакытларны кайтарасы иде. Сез белсәгез иде, шушы татар дискотекаларында танышып, күпме гаиләләр барлыкка кигәнен. Чын әйтәм.

Бизнесмен җырчылар

Аннан тагын бер төркем җырчылараны язып үтик. Зарина Асылкаева, Искәндәр Вәлиев, Миләүшә Сафина, Лилиана Ирназарова. Болар – эшмәкәр-җырчылар. Һәрберсенең яхшы гына кереп китерә торган бизнеслары бар. Зарина кибет ачкан иде, хәзер япты бугай, әмма шушы кибет урынында башка берәр нәрсә ачып куяр әле. Искәндәр Вәлиевнең берничә бизнесы бар. Аннан интервью алдым, ул миңа җырлавының хобби буларак булуы әйтте. Алга таба…Миләүшә Сафина челтәрле бизнеста эшли. Лилиана Ирназарованың ике рестораны бар. Болар акча булганга җырлый. Нәфкать абый бер матур итеп әйтән иде – эстрадада җырлар өчен башка җирдә акча эшлибез, дип.

Лилианага аерым тукталыйм әле. Ул бер ун ел элек популяр иде. «Мин җыр булып сиңа кайтырмын» җырын хәтерлисезме? Тыңлап карагыз әле сез аны. Ул утыз килога ябыккан, сәхнәгә кире кайтырга уйлый. Дүрт бала әнисе әле ул, сүз уңаеннан. Әмма бер дә яшьләрдән калышмый. Менә монда бер шелтә язып үтим әле. Лилиана җырлаганда бер төркем кызлар биеде. Әле репетиция барганда шушы бию төркеменнән ике кыз миңа килде дә: «Сез Лилиана Ирназарованы беләсезме? » – дип сорадылар. Шушы «Мин җыр булып сиңа кайтырмын” җырын тыңлаттым. Ишетеп беләләр икән. Кайсысы җырчы җырлаганда биегәнне белмичә сәхнәгә чыккан кызларның биюләре дә пешмәстер инде аларның. Минем өчен бу хәл ят кебек тоелды. Җаваплылык кирәк. Лилиана колагына инде бу сүзләр – барысын да контрольдә тотарга кирәк.

Төркем-төркем җырчылар

«Ямьле» һәм «Мингазов кавер» төркемнәре дә бар иде. Хәзер ялгыз җырчылар бик күп бит. Ә төркемнәр аз. Шуңа күрә боларга бары тик мактау сүзләре генә. «Ямьле»ләрне, гомумән, хөрмәт итәм. Вероника Кузнецова да хәзер башка. Тундырма ашатмадың, дип эстрадага килеп кергән җырчы хәзер татар теле, татар халкы турында җырлый. Менә бу үсеш! Әнә теге Миләшләр, Сканилар да шушы дәрәҗәгә җитсеннәр иде киләчәктә. «Ямьле»ләр еш кына башка төбәкләрдә җырлый. Алар, бәлки, тулы залга концерт куя алмасалар да, татар халкының бер йөзек кашы кебек.

«Мингазов» төркеме – төрле мәҗлесләрдә җырлый торган менә дигән проект. Алар популяр җырларны яңартып башкара. Әйбәт бит! Шулай солистлары үзе дә аерым җырлар яздыра. Молодцы!

Тагын кемнәр бар иде? Давлян. Ул җырлар авторы, аранжировкалар язучы. Илсөя Бәдретдинованың саунд-продюсеры иде кайчандыр. Бәлки, хәзер дә улдыр. Белмим. Минемчә, Давлян яхшы продюсер була алыр иде менә бу Сканиларга һәм Даминнарга. «Вкус» бар.

Игорь Дмитриев та әкренләп популярлашып килә. Ашыкмый гына. Казанда концерты да яхшы гына үтеп китте. Өйләнергә йөри. Туй булмый, диде. Җылы якка баруны сайлаганнар. Тигезлек кенә телибез.

Алинә Давыдова! Чибәр инде. Мин Алинәнең «Әниемә» җырын башкарганын ишеткән идем бер. Тавышы матур, сәләте дә бар. Күбрәк менә шундый аның сәләтенең тирәнлеген һәм күләмен күрсәтә алырлык җырлар башкарсын иде. Бераз пиар кирәк, диде ул миңа. Берәр нәрсә уйлап карарга кирәк булыр. Ул кияүдә, шулай ук әкрен генә үз максатына таба атлый. Максаты дип, танылуны әйтәм инде.

Илдус Садыков «Кайтам инде авылыма» җыры белән килеп кергән иде. Башка җырларын белмим. Алар юк та бугай, үзе дә икенче җыр итеп концертта «Эх, сез матур кызлар» җырын башкарды. Юктыр инде.

Бетте шуның белән. Проект уңышлы дип уйлыйм. Шундый яңа проектларга йөрергә кирәк. Күбебез татар эстрадасы үсештә булсын, дибез бит. Үсеш өчен тамашачының да булуы кирәк. Шуңа күрә сез дә татар җырларын тыңлагыз, яшь җырчылар белән кызыксыныгыз.

Алып баручыларга килгәндә, Рәдиф Әхмәдиев, Байбулат һәм Олеся Лесная алып барды. Олесяга аерым тукталыйм әле. Молодец! Блогер буларак башлаган иде, менә хәзер сәхнәгә дә менде. Журналистларның күбесе хатын-кыз алып баручылар дип телгә ала. Менә бит! Әлбәттә, Олесяга бераз сәхнә теленә, нәфис сүз дәресләренә йөреп алырга кирәк. Үҗәтлеге бар, кыюлыгы да җитәрлек. Алга таба да уңышлар телим.

Менә шул. Әле җырлыйбыз әле! Татарча җырлар тыңлагыз. Үзебезнекеләр дә бар, шөкер!

… Концерт Рамазан аеның соңгы көнендә үтте. Яшьләр ураза тота, мин дә алар белән бергә авыз ачтым. Җырчыларның күбесе ифтар вакытында өстәл янында җыелды, кулларын куш очлап тотып, дога кылды. Итәгатьле инде татар яшьләре, монасына мең шөкер.