Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән аралашып алдык. Вадим акча эшләүне беренче урынга куймаучы һәм репертуар туплауда белгеч була алырлык җырчы икән.
«Читтән караучылар мине хисле дип уйламыйдыр да»
— Концертлар ничек бара, Вадим? Февраль аенда бармы?
— Февральдә юк әле. Сәламәтлек какшап тора бераз. Я бер урыннан чәнчи, я икенче урыннан. Бил дә авырткалап тора, кан басымы да уйный.
— Арытылган?
— Әйе, концерт куеп, гастрольләрдә йөрү бер дә җиңел эш түгел ул. Ә сәламәтлекне сакларга кирәк. Бу арада гына күпме якын дустым китеп барды. Аларны җирләп кайткач, уйландыра. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Киткән дусларым да әле яшь иде. Бер уйламаганда гомерләре өзелде дә куйды. Бер көнлек дөнья, диген.
— Әниегезнең дә китүенә өч ел булды бугай…
— Әни һәрчак янәшәмдә. Шушы өч ел дәвамында юлларыма гел яхшы кешеләр җибәреп тора ул миңа. Улыма авыр булмасын, дип әле дә саклый, яклый. Сизәм һәм тоям мин аны. Моны үз башыннан үткән кеше генә аңлый ала.
— Төшләрегезгә кергәлиме?
— Керә, әмма төшләрнең күбесе исемдә калмый. Матур күлмәк киеп, елмаеп керә, гадәттә. Ул хәзерге тормышымны күреп, сөенәдер дип уйлыйм. Исән чагында кечкенә генә җиңүләремә дә шатлана иде. Җырчы булуымны теләп, миңа гел теләктәшлек белдерә иде.
— Әтиегез ни хәлдә?
— Исән-сау. Әти белән тирәннән утырып сөйләшкән генә юк…Гомумән алганда, әни белән бәйле темага беркем белән дә ачылып сөйләшә алмыйм. Бик авыр…Күңел тула. Читтән караучылар мине хисле дип уйламыйдыр да.
— Концертларның берсендә сез сәхнәдән бик усал итеп кереп киткән идегез…Алып баручы сезнең белән бәйле тозсыз анекдот әйткән иде бугай.
— Ул тозсыз шаяруларга исем китми минем. Күңелгә тигәне – тамашачының алкышларын туктату. Менә залдагылар дәррәү алкышлый гына башлый, әйеме, һәм алып баручы чыга да, аларны туктатып, әллә нәрсә әйтеп куя шунда. Соң менә шушы алкышлар өчен җырлыйм бит инде мин. Бир инде миңа да бераз канатланып алырга, юк, тозсыз сүз сөйләп, шушы мизгелне бозарга кирәк. Әлбәттә, ачуым чыкты, кыздым.
— Кызгач, тиз суынасызмы?
— Биш секунд эчендә суынам. Тик кайчак ачу чыга инде, мин дә кеше бит.
— Концертлар булмагач, банкетларда чыгыш ясыйсызмы?
— Әйе, я юбилей, я бәби чәе. Концертлар булганда, банкетлар алмыйм. Ә хәзер котлап кайтырга вакыт бар.
— Популярлыкны югалтырга курыкмыйсызмы?
— Популярлыкның югары баскычларына менмәгәч, төшүе дә куркытмый. Мин алтын урталыкны таптым, һәм миңа җитә.
— Хм, сез үзегезне татар эстрадасының топ-җырчылар рәтенә кермим дип уйлыйсыз мени?
— Үз кыйблам һәм юлым бар. Стадионнар җыя алучы җырчы түгел мин. Миңа кирәк тә түгел ул. Мактама әле, яратмыйм. Бу сезонда Казанда барлыгы тугыз көн концерт куйдым. Тагын сорыйлар, ләкин мин җитәр дип уйлыйм. Кешене туйдырырга ярамый. Аннан соң мин акча дип йөрмим. Кеше килә, дип, куярга да буладыр, ләкин тугыз концерт та җитәр, дим.
«Күз тиюгә ышанам мин»
— Сез өч кыз әтисе. Малай теләр идегезме?
— Теләк бар иде инде ул, тик шулай да өченчесе дә кыз булгач, бер дә моңсуланмадым. Гөлле йортта яшим.
— Зурысына ничә яшь инде? Кияүләр күренгәлиме?
— 14 тулды менә. Кияүләргә килгәндә, бер тапкыр мәктәпкә барырга туры килде. Кемдер сүз әйткән, кемдер эткән… Шунда миңа: “Кызыгыз бик чибәр, бөтен хикмәт шунда”, — диделәр. Кызларым яклаучылары – әтиләре булуын белсеннәр.
— Гаиләгезне интернетка куймыйсыз бугай?
— Юк, күз тиюгә ышанам мин. Берсендә өлкән кызым ике яшьлек вакытында бик авырды. Температурасы бик югары иде. Хастаханәгә яткыздылар, тик температурасы төшми дә төшми. Шунда бер өшкерүче әби янына бардык, кызыңа күз, тигән диде. Исемә төште: авылда Пасха бәйрәмендә кызымны күтәреп өйдән-өйгә йөргән идек. Ник кирәк булган инде ул миңа, дим. Шушы әби безгә ярдәм итте, рәхмәт аңа. Хәзер шуңа берсен дә куймыйм.
— Үзегезгә күз тияме?
— Булгалый. Кайчак төннәрен йоклый алмыйм, саташам. Ышанам инде мин күз тиюгә. Миләш яфрагын да тагып, сәхнәгә чыкканым бар. Сакланырга кирәк, тамашачының да төрлесе булырга мөмкин.
— Дин турында сорау бирим әле. Сез мөселманнар җыелган ашларга йөрисезме?
— Чакырсалар, барам, әлбәттә. Тик берсендә бер хәзрәт күңелемә тиде…Якын дустымның ел ашына җыелган идек. Мин дә мәчеткә кайттым, өстәл янына утырдым. Шушы хәзрәт мине “адашкан, башка юлдан киткән”, дип бөтен 50-60 кеше каршында шелтәли башлады. Шулчак чыгып китәргә теләгән идем, кеше ни уйлар, дип, башымны иеп, утырдым инде. Кыен булган иде. Әле дә хәтеремдә шул.
«Кыенлыклар очраганда да акчага табынмадым»
— Хатыныгыз Лариса өйдә утырамы, эшлиме?
— Ул берничә урында эшләде, тик хәзер өйдә утыра. Ул өйдә булгач, миңа тынычрак. Балалар каралган, өйләр тәртиптә. Мөмкинлек бар бит, утырсын.
— Яхшы гына акча эшли алырлык җырчы дәрәҗәсенә күтәрелдегез шул.
— Без хатыным белән әле йөри генә башлаганда, мине җырчы буларак беркем белми иде. Тормыш булгач, төрле чагы булды, яшермим. Акчасызрак вакытлар да булды. Шулай да кыенлыклар очраганда да акчага табынмадым. Хәзер, әйе, эшләп торабыз. Банкетлар да булгалый, концертларга да кеше йөри. Әмма мин беркайчан да акча дип кенә йөрмәдем һәм йөрмәячәкмен дә. Ихлас күңел белән иҗат итсәң генә, тамашачы сиңа килә, сине сайлый. Халыкны алдап булмый аны. Зөһрә апа Шәрифуллина да мине нәкъ менә шулай ихластан эшләргә өйрәтте.
— Зөһрә апада озак эшләдегезме?
— Зөһрә апаның төркемендә өч ел эшләү дәверендә утыз еллык тәҗрибә тупладым. Зөһрә апа, кимчелек күрсә, килеп әйтә иде. Кайбер кеше синең җитешсез ягыңны күрсә дә, алга таба да шулай ялгышып йөрсен әле, дип, әймичә калырга мөмкин. Аннан соң мәрхүм Илфак Шиһапов та мине күпкә өйрәтте. Урыны оҗмах түрендә булсын.
— Сезнең уңыш нидә?
— Җыр сайлый беләм мин. Репертуар туплаганда ялгышырга ярамый. Җырны тыңлаганда, каз тәннәре чыгарга тиеш. Композициянең синеке булу-булмавы беренче ноталардан ук аңлашыла ул. Һәм, әлбәттә, тамашачыны берничек тә алдап булмый. Ул үзе сизә. Мин алар белән ихлас. Элегрәк билетлар сатылмаса да, йөрдем. Авырсам да, концертларны кичектермәдем.
— Тән температурагыз күтәрелеп, авырсагыз дамы?
— Сәхнә – сихри урын ул. Үзе терелтә. 39 иде берсендә температурам, җырладым – чыгыштан соң температура төшкән иде. Тавышны югалткач кына, концертларны кичектергәнем булды. Фонограммага да җырлап булгандыр, ләкин мин “плюс”ка җырлый белмим. Авыз ачып басып тору җиңел түгел ул.
— Сезнең йолдызланган чагыгыз булдымы?
— Юк дип әйтә алам. Әти гел: “Борыныңны артык күтәрмә”, — дия иде. Менә синең дә йолдызланган, кәттәләнгән җырчыларны күргәнең бар ич. Мин дә кайбер концертларда күрәм аларны. Бер дә матур түгел бит инде. Миңа туры килми ул.
— Шулай да тамашачы белән җырчы арасында да барьер булырга тиештер бит?
— Менә шушы барьерны тотарга берничә ел элек өйрәндем. Бөтен кеше белән кочаклашып, туганлашып йөреп булмый. Вакыты-вакыты белән мине Вадим булганга түгел, ә халык артисты булганга гына хөрмәт итүчеләр дә чыккалады. Хәзер андыйларга алданмыйм инде.
— Хәйрия белән шөгыльләнәсезме?
— Беләсеңме, җаныем, ул яктан бигрәк “штансыз” мин. Балалар йортларына да барабыз. Махсус хәрби операциядәге егетләргә дә булышабыз. Бары тик бу хакта сөйләмибез, интернетка бик куймыйбыз. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хәленә керәм. Берсендә кибеттә бер бала әнисеннән уенчык сорый. Ий, елый инде бала. Әнисенең шушы уенчыкны сатып алырлык мөмкинлеге булмаган, күрәсең. Балакайга теләгән уенчыгын алып бирдем шунда. Еламасын гына. Моңа булыштым, тегеңә ярдәм иттем дип, сөйләп йөрергә кирәкми. Изгелек эшлә дә суга сал; халык белмәсә – балык белер, ди халык мәкале. Ходай бар бит, ул барын да күрә һәм белә.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!