23 февраль – Халыкара ватанны саклаучылар көне. Әйе, ирләребез ватанны да, гаиләләрен дә саклый. Шулай да һәр ир-ат өчен өендә көтеп торучы сөйгән яры булуы мөһим. Нәкъ менә хатын-кыз – ир-егетләрнең тормышына ямь өстәүче, алар өчен маяк булучы. Без татар җырчыларының хәләл җефетләре белән элемтәгә кердек. Кемдер Ватанны кулга корал тотып сакласа, ә җырчылар исә талантлары белән мәдәниятебезнең һәм сәнгатебезнең асылын саклап, аны киләсе буынга тапшыра.
Радик Юльякшинның хатыны Инзилә, гаилә стажлары – 4 ел
Элвин Грей (Радик Юльякшин) армия сафларында хезмәт итмәгән. Аның хатыны Инзилә сүзләренчә, Ватанны саклаучылар көне белән армия сафларында хезмәт итмәгән ир-егетләрне дә котларга кирәк. “Һәр кеше үзенең миссиясен яхшы гамәлләре, мәсәлән, башкаларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтеп, үти”, — ди ул.
Әлбәттә, ире еш гастрольләргә чыгып китү сәбәпле, Инзиләгә Радиктан игътибар да җитеп бетмәгән чаклар була. “Хәзер ияләштем инде. Һәр кич бергә сериаллар карау, иртән яки кич бергә булу теләге миндә дә бар. Тик нишләтәсең…Без тормышыбызның мондый ритмына ияләштек инде. Планнарыбызны Радикның графигына карап төзибез. Шулай да бер-беребез өчен буш вакыт һәрчак табарга тырышабыз. Аудио, видео аша сөйләшеп торабыз. Беләсеңме, без төне буе телефоннан сөйләшеп чыга алабыз. Безнең арада йөзләгән чакрымнар булып та, араларыбызның суынмавы – Радикның миңа карата күрсәткән иң зур игътибары”, — ди Юльякшинның хатыны.
Радикның иҗат, эш өлкәсендә төрле аңлашылмаучанлыклары килеп чыкса, Инзилә һәрвакыт аның янында. “Мин аның борчуларының барысын да белеп бетерә алмыймдыр инде. Күңелендә ни булганын ул үзе генә белә. Шулай да мин һәрвакыт аның янында, һәм ул минем ярдәмемне гел сизә. Радик татар мәдәнияте һәм сәнгате өчен дә мактанырлык хезмәт куя. Әле кичә генә үзенең акцентыннан оялган яшьләр аңа кушылып рәхәтләнеп татарча җырлый. Ул тыңлаучысына сәнгатьнең ни кадәр матур икәнен күрсәтә. Шушы юл белән Радик мирасыбызны саклый. Хатыны буларак мин аның белән горурланам”, — дип сөйләде Инзилә.
Илнат Фәрхуллинның хатыны Регина Гәрәева, гаилә стажлары – ярты ел
Регина Гәрәева үзе дә иҗат кешесе, биюче. Ул Башкорстанның атказанган артисты. Аның сүзләренчә, Илнат армия сафларында хезмәт итмәгән, әмма ул бу соравыма шаяру катыш менә нәрсә дип җавап бирде.
“Илнат биш ел дәвамында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә хезмәт иткән. Ансамбльдә эшләү дисциплина ягыннан армия кебек үк чыныктыра”, — ди ул.
Регина әйтүенчә, Илнат ир буларак та, дус буларак та яхшы кеше. Андыйларны эзләсәң дә, таба алмавың ихтимал, ди ул. “Без өйдә дә, эштә дә гел бергә. Кайчагында уйланып куям: әле дә ярый без икебез дә иҗат кешеләре. Әйтик, ул җырчы булып, мин хисапчы булсам, без икебез ике дөнья кешесе булып, бер-беребезне тулысынча аңламаган да булыр идек. Ә болай тормышка карашларыбыз бер төрле Аллаһка шөкер”, — дип сөйләде Регина.
Илнат белән Регина әле күптән түгел генә, ягъни яшь чакларында ук кавышмасалар да, үзләре яшь парлардан бер дә ким түгел. Мәхәббәт унбиштә дә шул ук, утыз биштә дә шул ук, диюләре хактыр. “Арттырмыйча әйтә алам, без сагынышабыз. Ике сәгатькә генә аерылышсак та, Илнат кайтасыңмы әле, дип шалтырата башлый”, — ди Регина.
Шулай ук Регина фикеренчә, Илнат татар сәнгатен һәм мәдәниятен саклауга да үз өлешен кертә. Һәм аның хезмәте Ватанны саклаучылар белән бер дәрәҗәдә мөһим. “Ул аена 15-20 концерт куя. Илнат Себер якларына да бара, Башкортстанны да калдырмый. Аның хезмәте татар телен һәм мәдәниятне саклау өчен кирәк. Балалар, яшьләр аның җырларын тыңлый”, — ди ул.
Әнвәр Нургалиевның хатыны Ирина, гаилә стажлары – 27 ел
Әнвәр Нургалиев армия сафларында иҗат иткән. Без аның хатыны Ирина ханым белән элемтәгә кердек. Алар инде утыз ел таныш икән.
“Әнвәр гаиләдә әти буларак бик таләпчән, кайчанында усалрак та, ә кызыбызга йомшаграк. Ир буларак Әнвәр гомер буе бик тырыш булды. Яши башлаганнан ук бер эштән дә куркмады. Идән себерүче булып та эшләде, үз куллары белән җиһазлар да ясый иде. Җиһазларның беренчеләрен әти—әнием һәм аның Рәйсә апасы сатып алганнар иде дип хәтерлим. хәзер аңлыйбыз: алар шушы җиһазларны безгә ярдәм итәбез дип кенә алган булганнардыр. әнвәр гаилә дип янып йөрүче кеше. Аңа тиз кызып китүчәнлек хас, әйе. Әмма, утыз ел таныш булгач, хәзер мин аның уңай якларына гына игътибар бирәм.
Аннан соң аңларга кирәк: артист бит ул вакытының күбесен гаиләсез үткәрә. Юллар, концертлар…Аның күпчелек тормышы гастрольдә, эштә үтә. Минем аңа: “Син бит безнең кунак”, — дип шаярып әйткәнем дә бар. Ул өйдә булмаганда, әлбәттә, безгә кыен. Без, көннәрне санап, аны көтәбез. Кайтыр көне җиткәч, кызым белән йөгереп-йөгереп әзерләнәбез, яраткан ризыгын әзерлибез. Кунак килә, имеш. Кайткач, өйдә рәхәт булсын, мине көткәннәр икән дигән уйдан күңеленә җылы керсен, дип тырышабыз. Ул үзе дә өйгә ашкына…Ялга кайтса, театрга, концертка барабыз. Чәчәк бәйләмнәрен дә бүләк итәргә өлгерә ул. Ул өйдә булганда, мин үзем аш-су бүлмәсеннән чыкмыйм. Аны сыйларга тырышам. Кичләрен гаилә белән кичке аш ашыйбыз, сөйләшеп утырабыз. Бергә булган чак- иң кадерле чак”, -дип сөйләде Ирина ханым.
Шулай ук Ирина ханым Әнвәр Нургалиевны татар сәнгатен һәм мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә дип уйлый. “Әнвәр концертларга программа төзегәндә халыкчанлыкны югалтырга тырышмый. Авыл, әти-әни темаларны кагылган җырлар башкара”, — дип сөйләде ул.
Рөстәм Асадуллинның хатыны Гөлназ, гаилә стажлары – 10 ел
Рөстәм Асадуллинның хатыны Гөлназ аның администраторы да икән. Гөлназ белән Рөстәм быел җәй көне кургаш туйларын билгеләп үтәчәкләр.
“Рөстәм армиядә хезмәт итмәгән. Ул аллергик, шуңа күрә аны алмаганнар. Ә безнең гаиләбез өчен ул, әлбәттә, яклаучы һәм саклаучы. Рөстәм әти буларак бик игътибарлы. Улларыбызның өчесе белән дә ул, уртак тел табып, төрле темаларга сөйләшә ала. Бу арада гастрольләре күбәйгәч, игътибар ягы кимеде инде, нишләтәсең. Без аны аңлыйбыз, җырчы булу аның хыялы иде бит. Шуңа күрә мин дә, балалар да шатланабыз гына”, — дип сөйләде Гөлназ.
Асадуллина сүзләренчә, Рөстәм татар музыка дөньясына яңа сулыш өргән. “Ул башка җырчылардан аерылып тора бит. Үзенең стиле белән ул татар эстрадасын үзгәртте. Әлбәттә, ул да татар сәнгатен заманлаштыруга, аны яшьләр арасында популярлаштыруга үз өлешен кертә”, — ди ул.




«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!