Яңа 2026–2027 елгы концертлар сезоны бик күпләр яраткан «Татарча солянка» тамашасы белән башланып китте. Программаның ике өлешенә дә баянда башкарылган кабатланмас татар халык көйләре старт бирде. Илаһи моң агылган бу мизгелләрдә һәр татар җанлы тамашачы җаны белән күккә очкандай хисләр кичергәндер. Сәхнәдә чын милли рух тудырган Башкортстан бөркетләре — Айдар һәм Алмаз Юнусовларга, Разил Камаловка тамашачы исеменнән рәхмәт белдерәсе килә.
Концертның ике өлеше дә күңелле башлангач, язма да шундый күтәренке кәеф тә язылды.
Халык колагы белән генә тыңламый шул…
Әле һаман да татар эстрадасында беренче адымнарын ясаучы Гүзәл Салаватова бик иртә арабыздан китеп барган Эльмира Сөләйманова репертуарыннан “Ярата сүзсез генә” җырын башкарды. Копия, гадәттә, беренче варианттан уңышсызрак була инде ул…Өстәвенә зур сәхнәдә бу җырны Гүзәл беренче тапкыр башкарды. Каушагандыр, дидем. Әмма ялт-ялт килгән итәге искиткеч матур иде. Шулчакта уйлап куйдым: сәхнәдә кемдер тиешенчә матур итеп җырларга, ә кемдер балкып торган итәк кияргә тиеш инде. Нәрсәсе кызык — вокалы тамашачыны артык җәлеп итә алмаса да, күлмәге бөтен залны яктыртты! Ни генә дисәң дә, безнең халык концертны колагы белән генә тыңламый шул, иң элек күзе белән күзәтә.
Син дә мулла, мин дә мулла…
Айгөл Закирҗанова исә, узган сезондагы кебек үк, үз тотрыклылыгы белән шаккатырды — бер дә үзгәрмәгән! Шул ук тавыш, сәхнәгә чыгар алдыннан каушауның, борчылуның да шул ук таныш «фирменный» стиле…
Инде нишләмәк кирәк, монда да җырчыны битәрләп булмый. Ходай һәркемгә үз юлын сызган: кемдер гомер буе үзешчән булып тамашачының күңелен күтәрергә, ә кемдер меңнәрчә заллар җыеп йолдыз булып балкырга тиештер. Шушы урында татарның бөек бер мәкале искә төшә: «Син дә мулла, мин дә мулла — атка печән кем сала?» — диләр бит.
Барысы дә берьюлы йолдыз булып китсә, эстрада утларында янып, сәхнә артында каушап торучы тыйнак җырчыларыбызны каян табар идек? Кыскасы, Айгөл әле дә атка печән салучылар ролендә калды — ансыз да концерт тулы булмас иде!
Ә менә «Ямьле» кызлары мине, чыннан да, телсез калдырды! Музыка теориясендә «тавышны партияләргә бүлү» дигән катлаулы термин бар. Алар бу алымны шундый югары дәрәҗәдә кулланалар. Кайбер дуэтларның берсен-берсе ишетмичә, сәхнәдә кем кычкырып уза дип көрәшкәндә, бу кызлар бер җан булып җырлый! Сәхнәдә бер-береңне ишетү дигәнең нәкъ менә шушы инде ул.
Минем өчен алар бу концертның абсолют батырлары булып калды. Безнең эстрадада дуэтлар, триолар җитәрлек ич инде, әмма бердәм хор сыман болай сыйфатлы җырлаучыларны көндез ут белән дә табып булмый. Берсе җырлаганда икенчесе күлмәк карап тормый, кыскасы — чын профессионаллар!
«Ирле хатын — канатлы хатын»
Ә менә Чәчкә җыр сайлый белү буенча абсолют батыр була ала. Алдарак мин язган Гүзәл белән Айгөлгә ашыгыч рәвештә Чәчкә белән дуслашырга кирәк. Барып, аннан бераз сабак алсыннар. Чәчкәнең үз вокал студиясе бар, ул балаларны җырларга өйрәтә, тәҗрибәсе зур.
Чәчкәнең ире дә бар! Андый ирләр тирә-якта аунап ятмый, бөтен хатын-кызга да бирелми шул! Сәхнә артында ул Чәчкәнең күлмәген дә рәтләп йөри, ә Чәчкәсе, “ирле хатын – канатлы хатын” дигәндәй, бөтен кеше алдында иренең өстенә аягын да суза. Менә бу чын мәхәббәт инде!
Ә менә Зәринә Хәсәншина, ниһаять, кияүгә чыга. Әлегә никах һәм туй көннәрен билгеләмәгәннәр. Эшләре күптер, вакытлары юктыр инде — артист тормышы бит. Зәринәнең бармагындагы йөзеге ай-һай матур балкый. Күзләр камашырлык! Алданрак ире күлмәк рәтләп йөргән Чәчкәне язган идем, Зәринәнең дә тиздән шундый ярдәмчесе булыр, күрәсең. Бәхетле булсыннар!
Туй, дигәннән, аның чыгымы да ат бәясе бит хәзер. Әнә, Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов улы Рүзәлне өйләндерде күптән түгел. Туйларында 170ләп кеше булган, ди. Әле дә ярый ике як та яшь парга туй итәргә матди яктан ярдәм итәргә сүз куешкан. Ә “хотя”, кем белгән, Зәринә берәр миллионерга кияүгә чыкмый микән. Теләсә кемгә кияүгә чыгар өчен бик оза-ак сайланды бит.
Мактыйк
Күз тимәсен, Чулпан Юсупова шулкадәр ябыккан — артистлар арасында диета буенча мастер-класс сата башласа да була. Көнләшеп утыра торгач, күзләребез агып төшә язды. Ул гына да түгел, Чулпан концертларга үзенең шәхси микрофон стойкасы белән йөри икән. Моның сере гади: безнең филармонияләрнең иске стойкаларына ышанып булмый — җил иссә, Чулпан хәзерге авырлыгы белән очар да китәр, таянырга яхшы стойка кирәк. Ә үз стойкаң — икенче эш: җырларга да җайлы, егылып китмәс өчен тотынып торырга да ышанычлы.
Чулпан бу концертлар сезонында Казанда да, Уфада да (6 октябрь), Чаллыда да (28 октябрь) булып алырга планлаштыра. Микрофон стойкасын, һичшиксез, үзе белән алыр. Ә сез Чулпанның моңына күмелер өчен, тамашага килегез.
Нәкъ менә Чулпан Юсупова, Рәсим Низамов, Зөлфия-Җәвит Шакировлар, Альберт Вәлиуллин, Сиринә Зәйнетдинова кебекләр шушы «солянка»ны чын тәмле кафеларда-рестораннарда бирелә торган солянкасы итәләр дә инде. Бу артистлар килеп, концертны үз урынына утыртмаса, тамаша тәмле ризык булудан туктап, ниндидер тозсыз, майсыз, пешер-пешмәс бәрәңге боламыгы гына булып калыр иде. Ярый әле алар бар, тамашачының ашказанын… юк, күңелен коткардылар!
Ахырдан барыбызга да яхшы таныш булган Рифат Фәттаховны да бер мактап, гөнаһларын юып алыйм әле. Бу фикер башыма Рәнис Габбасов, Гөлсирин һәм Азат Абитовның чыгышыннан соң килде. Тапкан бит Рифат абый бу талантларны! Нәкъ үз вакытында күрә белеп, зур сәхнәгә чыгарган. Искиткеч тавышлар, чын һөнәри җырчылар! Нәкъ менә безнең яшьтәге әлеге артистлар чыккач, колаклар ишетеп кенә түгел, җан белән рәхәтләнеп ял итте. Сәхнәдә ясалма кылануларсыз, чын сәнгать күрсәттеләр. Мондый җыелма концертларда алар ешрак катнашсын иде, тамашачы чын рәхәтлек алсын!
Сәхнә артындагы «мәдәни шок»
Ринат Тейның Татарстанның халык артистлары янында корсеттан гына йөрүе миңа ошап җитмәде. Шул чакта: «Журналист кеше концертны залдан гына караса яхшырак икән, күзләр дә, нервлар да тынычрак булыр иде», — дип уйлап куйдым. Әмма мин, кызыксынып туя алмаган җан, гадәттәгечә җиңел юллар эзләмәдем һәм бу тамашаны тулысынча сәхнә артыннан — «күренешләр хаосы» эченнән күзәттем шул. Корсет белән халык артистлары арасындагы бу «мәдәни шок»ны күргәч, журналистлык кызыксынуым бер кат кайнап алды инде!
Таныш булыгыз
Ә ахырда сезне Башкортстан җырчысы Айсылу Такыянузова белән таныштырып үтәсем килә. Айсылу ханым Чакмагыш районында яшәп иҗат итә икән. Аның шәхси җыр студиясе бар, шулай ук “Балалар иҗат үзәге”ндә вокал укытучысы булып та эшли. Концерт тәмамланып, өйгә кайтканда да гел Айсылу ханым турында уйлап кайттым. Бу ханым тормышта күпне күргән, сыналган кеше. Алар ире белән өч ир бала тәрбиялиләр, ә менә кызлары бу дөньяда яшәр җан булмаган… Туып, тирән бер сулыш та ясый алмаган бала анасы турында мин аерым язып үтәргә тиеш дип санадым. Күз яшьләре аша алга таба атларга, яшәргә кайлардан гына көч алган икән ул?.. Бу ханым белән без иркенләп, яхшылап сөйләшергә сүз куештык. Нәрсәсе кызык — бу минем аны тормышта беренче тапкыр гына күрүем иде, ә күңелдә җылы эз калды.
Концерт сәхнәсе үзенең төрлелеге белән җәлеп итә. Биредә һәр тамашачы үз таләбенә туры ниндидер кызыклык таба алгандыр. Мәсәлән, һәрвакыт үзенең иплелеге һәм зыялылыгы белән аерылып торучы тыйнак Рамил Галимҗанов чыгышыннан соң зал бер мәлгә тынычланып, моңга чумды. Сүз уңаеннан, Рамил 5 ноябрь көнне Казанда үз концертын тәкъдим итәчәк. Ул шундый тыйнак ки, хәтта үз концертына билетлар сатыла башлаганын сәхнәдән залга әйтә дә алмады. Аның урынына моны без әйтик: билетларны алып өлгерегез, дуслар.
Бу тынлык күңеленә ятышлы булмаган башкалар өчен — «энерджайзер» Рафис Кәлимуллин булды. Менә шушындый контрастлар тамашаны кызыклы итә инде. Алардан калышмыйча, Лилиана Ирназарова да үзенең үзенчәлекле стиле белән тамашачының күңелен ача алды. Артистлар күп, ә аларны бербөтен итеп бәйләп торучы «солянка» кәефе дөрес юнәлештә иде.
Һәм иң соңгысы… Минем язганнар нәкъ менә минеке инде яме, кадерле укучыларым, берүк йөрәгегезгә якын алмагыз. Мине туры сүзле булганга «журналист буларак яза белми» дип тә әйткәлиләр әле… Әйе шул, кагыйдә буенча, коры отчет итеп яза белмим шул! Әгәр шулай итеп җанлы язуны «яза белми» дип атыйлар икән — мин моңа шат кына! Бу язмам бернинди дә тәнкыйть түгел, ә бары тик сәхнә артындагы чын солянка иде. Кемдер мине яза белми дип бәхәсләшкән арада, мин чираттагы концертның сәхнә артына яңа кызыклар эзләргә киттем! Шулай тәмамлыйк!
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!