Уфада «Яшьлегем моңнары» концерты булды. Һәрберебез аңлый: яшьлек – кеше тормышындагы хыялый чак. Яшьлек хәтта ялгышлыкларны да кичерә, диләр бит. Мин дә Уфага барып кайттым. Бездән өлкәнрәк буынның яшьлек җырлары нинди булган микән, дидем. Әмма шуны аңладым: яшьлектә башкарылган җырлар дип, моңланган җырчылар үзләре дә яшьләрдән калышмый икән. Ә яшь җырчыларыбыз өлкән буынның җырларын беләләр икән.
Концертның үзенә күчик.
Сабина исемле бер җырчының «Унҗиде яшь» җырын хәтерлисезме? «Унҗиде, тик унҗиде яшь, Яшь әле, без әле бик яшь» – дип җырлый иде. 1999 еллар булган бу. Җырчының үз исеме Сабина булды микән, әллә тәхәллүсе генә булганмы?! Мин белмим. Шунысын беләм: бу җырчы Оскар Усмановның хатыны. …идеме, әллә инде хәзер дә хатынымы? Утыз елга якын вакыт үткән. Ярый, хәзер бу җырны Наилә Славина башкара. Наилә әле мәктәптә укый. Мин аны 2021 елда узган «Мини Мисс Россия» бәйгесеннән үк беләм. Ул гран-при яулаган иде. Кызганыч, аның белән татарча аралашып булмый, ул безнең телне белми. Бу концертка Наилә әбисе белән килгән иде. Мин онытылып, Наиләгә татарча эндәшкәч, дәү әни шул вакытта ук минем сүзләрне тәрҗемә итәргә тотына иде. Бәлки Наилә татарча беләдер дә ул, аңа мине аңларга мөмкинчелек кенә бирмәделәр. Тәрҗемә итеп бирү җиңел бит. Тел белмәгән килеш татар эстрадасында алга таба күтәрелү җиңелләрдән булмас шул.
Аның репертаурында «Ай җаный, вай җаный» җыры бар. Татар халык җырын башкармаган, димәсеннәр дип, яздырды микән ул аны? «Татар җыры»нда да шушы җыры белән чыгыш ясады бугай. Ә менә «Унҗиде яшь» җыры Наиләгә туры килә. Яшь әле, димәк, барысы да алда. Ретро-җырның кабат сәхнәгә кайтуы да әйбәт.
Мин бу концертка шәхсән үзем Айгөл Сагынбаеваны күрәчәкмен дип очынып килдем. Мин аның фанаты. Әмма нәкъ ул башкарган җырлардан мин канәгать калмадым. «Хыянәт», «Кайда икән алар?» һәм башка тагын бик күп нәкъ менә «Яшьлегем моңнары» концерты концепциясенә туры килә торган җырлары бар ич аның. Ул башкарган бу ике җыр заман җырларыннан бер дә аерылмый. Әле Сагынбаева «Без биш бала үстек» җырын ничек башкара бит! Берәү дә битараф калмас иде.
Айгөл ханым, Гомрә хаҗына (кече хаҗ) барып кайткач, яулык ябынган. Аңа бик килешә (яулык кемгә генә килешми икән инде ул…). Яшьлек барысын да кичерә, дигән идем бит. Айгөл ханымның да кыскарак итәк киеп чыккан чаклары булгандыр. Ә хәзер ул бары тик озын күлмәкләрдән һәм итәкләрдән, яулыктан. Әлһәмдүллиләһ, дип кенә тора. Айгөл ханым белән аралашканда аның бер үкенечен белдем. Ул яшь чагында – әле Казанда популяр булган чагында сыйфатлы концерт куя алмаганына үкенә икән. Ул вакытта бүгенге кебек ут һәм тавыш ягыннан шоу ясау мөмкинчелекләре булмагандыр да ул. Әмма Айгөл ханымның концертларына барыбер йөргәннәр бит. Шоу юк, экраннар балкымый, дип тормаганнар. Шуңа күрә аның бу үкенече «пүчтәк» кенә.
Сагынбаеваның чыгышыннан соң кабат башкорт теленең йомшак тел булуына инандым. Үзем Актаныштан булганга, ул тел миңа якындыр, күрәсең.
Ә канәгать калмавыма килгәндә, Айгөл ханымның шәхси концертына барасы булыр инде бер. Бәлки бер-ике елдан Казанга да килер әле.
Ә менә бу концертта көтелмәгән сюрприз минем өчен Нәзифә Кадыйрова булды. 72 яшен тутырган Нәзифә ханым кайбер кырык яшьлек ханымнарны да читкә этәрлек хәлдә икән. Күз тимәсен. Грация, сәхнә культурасы, тамашачыга хөрмәт – барысы да бар. Гашыйк булып кайттым. Әле дә ярый барганмын. Иярмәсәм, татар-башкорт дөньясында мондый бриллиант барлыгын белми калыр идем. Мин Нәзифә ханымнан интервью алдым. Аның кебек сәләтле һәм үз халкына хезмәт итүче артистларның тормышы, гадәттә, югалтусыз, кайгысыз булмый. Монда да шул ук хәл. Анонс кебек кенә язып үтәм: Нәзифә ханым үз баласын сап-салкын җиргә иңдергән кеше… Мин бу хакта түкми-чәчми язармын әле, укырсыз.
Зәринә Хәсәншина – минем чордаш. Ул җырлаганда, уйлап куйдым: без картайгач, нинди булырбыз микән? Кызык. Зәринә үзгәрмәс инде ул. Нәзифә ханым, әйтик, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова кебек үз-үзенә тугры калып, иҗат итәр. Зәринәнең «Моңайма, дускаем» җыры казахларныкы икән. Дөресрәге, көе шул яктан. Ә сүзләрен шагыйрә Гөлинә Шәйхи язган. Зәринә сөйләвенчә, бу җыр бик күп төбәкләрдә төрле телләрдә башкарыла икән.
Ә менә Фирүзәдән мин бераз көнләштем. Балаларын үстерде дә рәхәтләнеп үз-үзен артист буларак таныта, тырыша. Ә мин аның тырышуы турында язар өчен, башта кечкенә улымның йоклап китүен көтәм, аннан гына ноутбукны ачам. Әле Фирүзәгә Башкортстанда музыка сәнгатен популярлаштыруы өчен рәхмәт хатын да тапшырдылар. Хатын-кызның язмышы шул инде аның. Фирүзә дә «Шулмы сөю?» җыры белән популярлашып киткән иде бит. Аннан соң аны оныттылар, хәзер менә ул янәдән эстрадага кайтты. Лилиана Ирназарова да шулай ук – үзенә кабаттан эстрадада урын булдыра. «Санама, кәккүк» җырыннан кала башкаларны ишеткән юк әле. Чибәр ханым җырлап туплыйдыр. Ире дә гел янында, теләктәшлек белдереп тора.
Җырчылар арасында, өлкәнәя баргач, фонограммага җырлый башлаучылар бар. Тавыш яшь чактагыча көр түгел, сулыш алу техникасы да аксый башларга мөмкин. Ә менә Татарстанның халык артисты Наил Шәймарданов бер дә аптырамаган, чыкты да үзе җырлады. Булсын кытыршыклары, аңа кемнең исе китсен инде. «Бәхеттә-шатлыкта» җырын идеаль башкаруны күңел кабул дә итмәс иде инде ул, чөнки ул җыр дуслык җыры кебек. Туганнарның түгәрәк өстәл янына килеп җырлашып утыруын тасвирлый торган җыр ул. Рәхмәт, Наил әфәнде!
Ә менә Асаф Вәлиевкә мин аптырыйм: ул бер үзгәрми! Ни тазармый, ни ябыкмый, өстәвенә картаймый да кебек. Җырлары да гел шул. Асаф әфәндегә яшь чагында уңыш елмайган инде. Ул җырларның иң-иңнәрен генә сайлап ала белгән. «Трамвайчы кыз», «Сагынганда ак болытка кара», «Эх, сез матур кызлар» һәм башкалар… Җыр сайлый белү җырлый белүдән дә отышлырак бит.
Рәсим Низамов та Асаф абый кебек. Гел шул ук. Әле өлкән улын өйләндереп йөри икән. Килен Минзәлә ягыннан. Яшьләрнең туйлары август аена билгеләнгән. Тигезлек телик. Рәсим абыйны хөрмәт итәм (гарчә, минем хөрмәтем аңа кирәкмидер дә.) Ул аралашканда беркайчан да үзен өстен куймый, сеңел белән аралашкан кебек сөйләшә. Соңрак интервьюыбызны укырсыз әле…
Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар бар иде. Динә-Рафаэль Латыйповларны да күрдек. Парлы җырчылар үзенчә бер матур күренеш инде. Бер дулкында, дигән сүз бит ул. Динә апа бик акыллы ханым. Ул кешене бер караштан да аңлый аладыр, һәм бөтен кеше белән дә уртак тел таба беләдер. Тимербаевларны мин белеп бетермим. Алар җырлаган чорда үсмәдем. Бер мөмкинчелек булгач, Фәридә ханымны үзем өчен ачарга кирәк булыр әле.
Тагын бер генә әйтер фикерем бар: әле дә ярый Лилия Хәмитова Винариска кияүгә чыккан. Лилия апа моңа кадәр Арчада яши иде, улын үстерә иде. Винарис белән кавышкач, ул башка яктан ачылды. Җырчы Лилия Хәмитованың янәдән сәхнә тормышы башланды. Ул тамашачы белән үзе арасында тиз арада күренми торган җеп суза. Аның юморы халыкка бик якын. Сүз уңаеннан, мин бу ике яшь парның туйларында булган идем. Аллаһ боерса агач туйларына чакыру көтәм.
Истә калганнар шулар. Яхшы проект. Әле киләсе елларда да кабат куелыр дип өметләнәм. Тамашачы гына йөрсен. Әгәр дә теләктәшлек белдереп торучы бар икән, оештыручылар әллә ниләр уйлап табарга мөмкиннәр. Иҗат кешесенә мәйданчык кына кирәк ул. Менә журналистның язмасы теге яки бу басмада урын таба икән, бармаклар үзләре яза башлый бит. Очынасың. Оештыручылар, җырчылар белән дә шул ук хәл. Һәм аннан соң тамашачы да, теге як та бер үк вазифаны үти. Ул вазифа татар мәдәниятен, сәнгатен, булсын әйдә, эстрадасын саклау һәм шушы эшне дәвам итүдән гыйбәрәт. Менә шул.
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
«УФА Арена» 22 Нооября 2025 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!