Чаллы шәһәрендә «Бер сәхнә» дип аталган зур концерт тамашачыны җыйды. Әлеге кичәнең төп «составында» алты төрле йолдыз балкыды: Рәдиф Зарипов, Ләйлә Галиева, Чулпан Юсупова, Рөстәм Асадуллин, Айдар Рәкыйпов һәм Рәфис Калимуллин. Бу проект Уфада һәм Казанда гөрләтеп узган иде инде. Минемчә, ул «Барс медиа» компаниясенең иң уңышлы проектларының берсе. Үзенчәлеге белән аерылып тора.
Кайбер татар солянкаларындагы кебек сәхнәгә унбишәр җырчыны тутырып, тамашачының күзен талдырмадылар. Алтау гына булсалар да, Чаллы халкын биетә дә, елата да алдылар. Иң кызыгы – бу алты артистның һәрберсе бөтенләй төрле амплуада: берсе моңлы итеп суза, икенчесе гитарага кушылып җырлый, өченчесе дәртле җыр белән сикертә. Кыскасы, һәр тамашачы үзенә туры килгән «яраткан җырчысын» тапты.
Программа да бик үзенчәлекле иде: һәр җырчыга бишешәр җыр бирелде. Бу исә артистларның зур концертларының үзенә күрә бер «мини-версиясен» (яки татарча әйтсәк, дегустациясен) хәтерләтте. Тамашачы өчен бу бик уңайлы «шпионлык» чарасы булды: халык залда утырып, җырчыларны җентекләп бәяләде. Хәзер Чаллы тамашачысы төгәл белә: кемнең зур концертына билет алырга кирәк, ә кемнекен — телевизордан карасаң да җитә.
Кабатланмас атмосфера, кайнар алкышлар һәм уртак икътисади уңыш — «Бер сәхнә» концерты Чаллыда менә шулай гөрләп үтте!
Җырчыларның үзләренә күчик.
Сәхнәгә Рәдиф Зарипов чыккач, залда аеруча серлелек барлыкка килде. Бу артист — эстраданың иң йозаклы, җиде кат мөһерле яшерен шәхесләренең берсе! «Өйләнгән» дигән сүзләр ишетелсә дә, ул үзенең шәхси тормышы турында Интерполдан да яхшырак яшеренә. Әллә инде аның җырлавына, чибәрлегенә мөкиббән киткән хатын-кызларның йөрәген яралыйсы килми (һәм билет сатуларын киметәсе килми), әллә чын татар ир-аты буларак «бәхет тынычлыкны ярата» дип, хатынын өйдә өч йозакка бикләп тота… Кыскасы, Чаллы тамашачысы аның җырларын гына түгел, бармагында балдагы бармы-юкмы икәнен дә минокуляр аша җентекләп күзәтте.
Ләйлә Галиева исә бу кичәдә сәхнәдә аккош кебек җилпенде. Концертта аның даими юлдашы — танылган саксофонист Айрат Закиров күренмәде. Аның булмавы Ләйләгә зур файдага гына булды, чөнки халыкның бөтен игътибары нәкъ менә җырчының үзенә юнәлде. Әмма мин бэк-вокалист Айгөлгә күз салмыйча кала алмадым. Үзе әйтүенчә, 30 яшьлек, кияүдәге бу кыз шулкадәр сөйкемле, йомры-түгәрәк гәүдәле! Ике кешенең берсе подиум стандартлары артыннан куган заманда һәр икенче җырчы үз командасына 90-60-90 үлчәмле, ачлыктан егылып баручы моделләр эзләгәндә, Ләйлә бу кануннарга каршы килгән. Ул Айгөлне менә шундый табигый, түгәрәк сызымнары өчен үз иткән һәм бик дөрес эшләгән! Саф ихласлык нәкъ менә шуннан башлана да инде.
Ләйләнең биючеләре исә аерым бер комедия театры иде. Һәрберсе — үзен зур йолдыз дип хис итә, ахры. Сәләтләре ташып торса да, сәхнәдә «синхрон бию» яисә «дисциплина» дигән төшенчәләр турында алар бөтенләй ишетмәгән кебек. Берсе уңга сикергәндә, икенчесе сулда «шпагатка» утырырга мөмкин. Салют кебек һәркайсы үз ягына ата! Ләкин бу хореограф хатасы түгел, бу — югары дәрәҗәдәге индивидуальлекне саклау алымыдыр (ягъни, «мин беркемгә дә буйсынмыйм» дигән татарча фетнә!). Барыбер халык Ләйләне солдатлар кебек тигез атлаучы биючеләр өчен түгел, ә җырларын чын күңелдән, йөрәге белән башкарганы өчен ярата.Барыбер халык Ләйләне биючеләр өчен түгел, ә иҗатын чын күңелдән, ихластан башкарганы өчен ярата.
Мишәр егете Рәфис Калимуллин сәхнәгә чыккач, Чаллы тамашачысы башта бераз катып калды. Күзәтүләрем буенча, халык аның беренче ике җырын сагаеп кына кабул итте. Ләкин мишәрне барьерлар белән куркытып буламы соң? Рәфис тиз арада бу бозны эретеп кенә калмады, тулысынча җимерде! Аның төп коралы — искиткеч вокал гына түгел, ә… эстрадада тиңе булмаган бию таланты. Турысын әйтергә кирәк: бу егет үзенең «бишенче ноктасы» белән шулкадәр оста сикертә һәм селкетергә белә, татар сәхнәсендә аңа бу юнәлештә көндәшләр бөтенләй юк! Марат Яруллин да читтә оялып кына тәмәке тартып торадыр, мөгаен. Халык бу утлы хәрәкәтләрне күргәч, кулларындагы телефоннарын ташлап, үзләре дә сикерә башлады.
Рәфис легендар Габделфәт Сафинның «Япь-яшь чаклар» җырын заманча итеп яңарткан. Иң кызыгы — ул бу әсәрне сәхнәдән нәкъ менә залда утырган «мужик»ларга багышлап җырлады! «Җырлар аша гел хатын-кызларга мәхәббәт аңлатабыз, яисә аерылышулар турында елыйбыз. Ә мин менә ир-атларга багышлап җырлыйм!» — дип әйтте. Залдагы ирләр, ниһаять алар турында да искә төшергәннәренә сөенеп, күккә кадәр сикерде. Бу җырны Рәфискә Габделфәт абый үзе бушлай (яки олы хөрмәт йөзеннән) бүләк иткән икән бит! Күрәсең, Сафин да Рәфиснең «бишенче ноктасы» хәрәкәтен ошаткан.
Айдар Рәкыйпов «Кайту» җырын сузды. Чаллылар бу җырны аңа кушылып башкарды. Сүз уңаеннан, тамаша узган урын турында да әйтеп үтәргә кирәк: ремонттан соң яңарып киткән Сара Садыйкова исемендәге концерт залы бүген аеруча җемелдәп торды. Айдар да моны аерым ассызыклады: «Сара апа Садыйкова исемен йөрткән зал нәкъ менә шундый затлы булырга тиеш! Безнең халык та әнә шундый мәһабәт залларга йөрсен, карагыз әле, урындыклары нинди рәхәт һәм йомшак!» — дип, хал директорларын сөендереп куйды.
Йомшак урындыклардан тыш, Айдар тамашачыга үзенең яңа тормыш статусны да ачты. Баксаң, ул Чаллыга соңгы тапкыр килгәндә әле буйдак егет булган икән. Хәзер исә ул сәхнәгә затлы ир һәм җаваплы әти статусында чыкты. Безнең алдагы «серле рыцаребыз» Рәдиф Зарипов кебек хатынын яшереп, Интерпол уйнап ятмады Айдар — сәхнәдән үк сөеклесен тутырып мактап алды! Әлбәттә, монда да ирләрчә хәйләкәрлек бар иде: «Мактыйм инде, әле бит бергә яшисе бар!» — дип шаяртты ул. Залдагы ир-атлар аның бу тактикасын дөнья күргән акыллы ир адымы дип хуплап алкышлап та алды хәтта.
Программаның киләсе йолдызы — Чулпан Юсупова чыгышы чын «техник драма»га әйләнде. Күзәтүче буларак, мин аның концертларга гел үзенең шәхси микрофон стойкасы белән йөрүе турында бер язган идем инде. Бу юлы Чулпан куркыныч хата ясады — үзенең тугры стойкасына хыянәт итте! Үз стойкасын Чаллыга кадәр йөкләп алып килгән булса да, сәхнәгә «җирле» (местный) стойка белән чыгарга карар кылды. Менә шунда башланды да инде тамаша: башта микрофоны кушылмады, аннан соң җырчы шул ят стойканың тишегенә микрофонын тыга алмыйча интекте. Техниканың «тыңламавына» карамастан, Чулпан сынатмады: бу кыенлыкларны чын профессионалларча ерып чыгып, үз чыгышын югары дәрәҗәдә башкарды.
Әлбәттә, артистның командасын да җентекләп күзәттек. Чулпанның яшь баянисты шулкадәр кызык селкенә — бөтенләй музыка ритмына туры килми. Ну, яшьлек-юләрлек инде, хәрәкәтләрне музыкага туры китереп тоярга әле өйрәнер яшьтә ул. Менә гитаристы исә — чын «мощь»! Аның уенына сокланмыйча мөмкин түгел. Сүз уңаеннан, без аның белән якыннан таныш, ләкин… ул өйләнгән. Шул урында өметле кызлар өчен әкият тәмам!
Чулпанның иҗатына килгәндә, залда утырып тупланган шәхси фикерем: мин аннан чираттагы сагышлы көйне түгел, ә чын, чын күңелдән бәхетле мәхәббәт турындагы шатлыклы җыр көтәм. Җырларында гел моң-зарга урын бирелгәч, «Әллә бу кыз мәхәббәткә бөтенләй ышанмый микән?» дигән уй да башка килде. Чулпан, ишет безне, безгә бәхетле җырлар кирәк!
Концертны Рөстәм Асадуллин тәмамалады. Биредә барсы да тотрыклы («все стабильно»), Рөстәм үз амплуасында тамашачыны тагын бер кат сокландырды. Шулай да зур яңалык бар: аның бэк-вокалисты Ландыш тиздән әни булачак! Куанычлы хәбәр, әмма артист өчен зур сорау туа: Рөстәм алга таба Ландыш кебек үзенчәлекле, кабатланмас тавышлы иҗатдаш таба алыр микән? Киләчәктә аны кем алмаштырыр — бу әлегә зур табышмак булып кала.
Рөстәм хәзер эстраданың иң популяр, тамашачы җыя торган артистларының берсе. Ләйлә дә заллар җыя, калган җырларның да үз тамашачысы бар. Күзәтергә һәм үзем өчен төрле нәтиҗәләр ясарга яраткан кеше буларак, миңа бер сорау аеруча кызык: турыдан-туры менә шушы кайнар состав һәм аерым алганда Рөстәм Асадуллин бер биш елдан соң эстрадада нинди урында булырлар икән? Тагын нинди трансформацияләр көтә безне? Күзәтербез, күрербез.
Әлегә исә — кабатланмас атмосфера, кайнар алкышлар һәм уртак кооператив уңыш! «Бер сәхнә» концерты Чаллыда менә шулай гөрләп, халыкның күңелен ачып һәм зур уңыш белән үтте!
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
«УФА Арена» 21 Ноября 2026 г
Мы свяжемся с вами в ближайшее время!